Укытучы белән  җанлы аралашу җитми

Мөгаллимнәребез дистанцион укыту турындагы үз фикерләре һәм үз тәҗрибәләре белән ураклашуны дәвам итәләр.

Соңгы вакыйгалар яктылыгында кешелек яшәешнең яңа шартларына җайлашырга мәҗбүр – үз-үзеңне изоляцияләү режимында ерактан торып эшләргә туры килә. Мәгариф өлкәсендә килеп туган хәлдән чыгу юлы булып дистанцион укыту тора.

Дистанцион укытуга күчү өчен күп кенә сорауларга җавап табарга кирәк иде. Ничек укытырга? Көндәлек режим нинди булырга тиеш? Укучыларның белемнәрен  бәяләү?  Күп балалы гаиләләрдә укучы балалар белән расписаниега сыешып булачакмы?

Әлеге сорауларның күбесенә җавапны Мәгариф министрлыгы җибәргән хатлардан һәм боерыклардан таптык. Аларны өйрәнү һәм практикада куллану, дистанцион укыту платформаларының мөмкинлекләрен күрсәтү өчен, киңәйтелгән методик совет җыелышы үткәрелде. Күп кенә сораулар ачыкланды. Укытучыларда үз көченә ышану артты.

Уку башланыр алдыннан укучыларның һәм укытучыларның дистанцион укыту формасына әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирүче мониторинг үткәрелде.   Техник җиһазларның һәм интернет челтәренең сыйфаты турында сораштыру оештырылды. Үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсендә барлык укучыларның да дистанцион укыту форматында онлайн-дәресләрдә катнашу өчен кирәкле техник чараларның җитмәве ачыкланды. Бигрәк тә бер гаиләдә өч укучы укыган гаиләләр, әлбәттә. Шуңа күрә укыту процессы  ике сменада оештырылды, СанПин таләпләре нигезендә расписание төзелде. Башлангыч класслар, әлбәттә, көннең беренче яртысында укый. Шул исәптән минем класс та.

Башлангыч сыйныф укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе утырышында дистанцион укыту платформалары билгеләнде, укучыларны бәяләүнең бердәм критерийлары эшләнде һәм куллануга тәкъдим ителде. Мин Яндекс.Учебник, Учи.ру, zoom платформаларына өстенлек бирәм, http://tatar.com.ru, belem.ru сайтларын кулланам. Әлеге платформаларда укучы белән  әңгәмә оештыру, укучыларның эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү, ә балалар өчен – үз хаталарын анализлау мөмкинлеге бар. Укучы белән укытучы арасында җанлы аралашу форматында  уку материалын тапшыруның уңышлы  ысулы-видеоконференция, дип саныйм.  Анда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар, ә укытучыга яңа теманы аңлату, эшләрне тикшергәннән соң туган төгәлсезлекләргә аңлатма бирү мөмкинлеге бар.

Дистанцион укыту режимында эшләүгә карамастан, ата-аналар белән элемтә өзелми. Иң беренче аларга практик ярдәм күрсәтү максатыннан, ата-аналар өчен киңәшләр җыентыгы эшләнелде. Ә инде уку процессы башлангач, һәр иртәне үзем эшли торган платформаларда ата-аналар белән элемтә, видеоочрашу минутлары оештырам. Мондый очрашуларда ата-аналар балаларның эш нәтиҗәләре, аларның уңышлары һәм уңышсызлыклары белән танышалар,  чыккан кыенлыклар турында сөйлиләр.

Дистанцион укытуны оештыруда кыенлыклар берничә укучы булган күп балалы гаиләләр өчен аеруча актуаль. Балаларны бер үк вакытта укыту һәм ата-аналарның өйдә эшләү формасы,  гаиләнең барлык әгъзаларын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү катлаулы. Минем классымда шушындый гаиләләр өчәү, ә гимназия буенча аларның саны 137 гә җитә.

“Безнең гаиләдә дүрт бала, аларның өчесе  шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә белем ала. Безнең 5 класста укучы кызыбыз икенче сменада укый. Ә өченче укучыбызга туганнарыбыз үз компьютерларын биреп торды. Авыр ситуациядән чыктык, гаиләбездәге һәр укучының үз уку урыны бар. Ләкин укытучы белән  җанлы аралашу җитми”, – ди Фәнис Нәбиуллин. Бу җәһәттән ата-аналар фикере бер яклы: укытучы белән укучы арасындагы җанлы элемтәне берни дә алыштыра алмый. Лазаревлар гаиләсенең фикере дә моңа дәлил булып тора: “Безнең гаиләдә дүрт бала, аларның берсе –студент һәм өч укучы. Минем фикеремчә, җаваплылыкның зур өлеше ата-аналар җилкәсенә төшә, чөнки уку эшчәнлегенең төп өлешен балалар мәктәптә башкардылар, ә хәзер бөтен укыту процессы өйдә бара, һәм еш кына ата-аналар тиешле ярдәмне күрсәтә алмый. Бераздан, мәктәпкә барып укуга  әйләнеп кайта алырбыз, дип уйлыйм”.

Шулай булса да, уку процессы дәвам итә: олимпиадалар үткәрелә, өстәмә белем бирү түгәрәкләре дә үз эшен дәвам итә, класстан тыш чаралар да оештырыла, конкурслар да үткәрелә.

Лилия САРИМОВА,

Лениногорск шәһәрендәге 11нче гимназиянең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Добавить комментарий