Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы дәресне кызыклы итеп укытса...

Туган телне өйрәнүне гаиләдән башларга кирәк дип белдерде Рафис Борһанов. Бүген ТР мәгариф һәм фән министрлыгында йомгаклау матбугат-конференциясе оештырылды.  — Мин татарча укымадым. Рус телле балала...


Туган телне өйрәнүне гаиләдән башларга кирәк дип белдерде Рафис Борһанов. Бүген ТР мәгариф һәм фән министрлыгында йомгаклау матбугат-конференциясе оештырылды.  
— Мин татарча укымадым. Рус телле балалар бакчасына йөрдем. Рус мәктәбен тәмамладым.  Без укыганда татар телендә белем бирүче вузлар да юк иде. Телне белү гаиләдән килә. Без моның турында оныта башладык. Белемнең нигезен ата-аналар салмаса, аннары авыррак. Мәктәпкә дәреслекләр, әсбаплар бар. Укытучы да дәресне кызыклы итеп укытса, балалар телне тиз өйрәнәләр, - диде министр
Шулай ук Рафис Борһанов бертуганнарны бер мәктәп яки бакчага кертү турында законны уңай бәяләвен әйтте.


— Нормаль, дөрес кешелек логикасы өстен чыкты. Армиядә дә хәтта шулай иде, бертуганнарны бер частька җибәрә иделәр, - дип өстәде Рафис Борһанов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ