Яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйловага операция ясаганнар. Бу хакта хатын-кыз социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Дуслар, операция уңышлы узды! Ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәт!» — дип яза Фазыйлова.
Айгөл Фазыйлова улы Әмирне тәрбиягә алачак ата-аналарны табу өчен «Туры эфир» программасына мөрәҗәгать иткән иде.
Хатын-кызның үпкәдәге метастазлар белән сөт бизенең яман шеше дүртенче стадиядә. Фазыйлова инде дүрт ел чир белән көрәшә. Бәхетсез ана алты яшьлек улын балалар йортына алып китүләреннән курка.