УҢЫШ ФОРМУЛАСЫ – «ӨЧПОЧМАК»

Баулы каласында җиде мәктәп, тугыз балалар бакчасы эшли. 7 нче гомуми белем мәктәбе – шуларның иң яше. Аны моннан ундүрт ел элек шәхси йортлардан торган «Яшьлек» микро- районына йөз тотып җиткергәннәр. Чынлап та, бирегә күпчелек шул тирәдә яшәүче белемле яшь гаиләләрнең балалары тупланган. Заманча җиһазландырылган 32 кабинет, уку залы белән 2 китапханә, спорт залы, 300 урынга исәпләнгән актлар залы – болар, чыннан да, монда укучы 526 балага тирән белем һәм тәрбия бирүне тәэмин итәрлек шартлар.

НЕФТЬЧЕЛӘРДӘН БҮЛӘК

– Кай яктан карасаң да, алдыра торган, лидер мәктәп, – дигән иде ул уку йорты турында районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Дарина Зәйтүн кызы Ганиева. Без 35 укытучыдан торган педагогик коллективның эшчәнлегенә менә шул бәя югарылыгыннан чыгып карадык.

Моңа кадәр 3 нче мәктәптә биология укыткан Нәфисә Мансуровна Латыйпованың җитәкчелек дилбегәсен үз кулына алуына унбер ел вакыт узган. Шул чорда мәктәп «Республиканың 100 көчле мәктәбе» рейтингында 59 нчы урында ныклап урнашкан. Моннан биш ел элек «Транснефть – Приволга» АҖ, үзенең мәктәп мәгарифен үстерү буенча корпоратив проекты нигезендә, Самара, Саратов, Волгоград, Ростов, Оренбург өлкәләре һәм Татарстан мәктәпләре арасыннан укытуда яхшы күрсәткечләргә ирешкән 20 мәктәпне сайлап, финанс ярдәме күрсәтүне бурыч итеп куя. Программаның шарты буенча алар үзләре сайлап алган мәктәпләрдә төгәл фәннәр укытыла торган классларны ремонтлау һәм лабораторияләр, күргәзмә әсбаплар, җиһазлар белән тәэмин итү күздә тотылган булган. Шулай итеп, әлеге проект 2018 – 2019 уку елында финансланган. Өч кабинетны ремонтлауга – миллионнан артык, җиһазлауга дүрт миллион сумлап акча тотылган. Бу инде – хәтта ишек, тәрәзәләре, диварлары, электр челтәрләре, идән-түшәмнәре дә яңартылган һәм заманча лабораторияләр белән тәэмин ителгән физика, химия һәм математика кабинетлары дигән сүз. 2010 елдан бирле Баулының 7 нче гомуми белем мәктәбе Татарстан Республикасының Электрон белем бирү компетенциясе үзәге булып тора. Тирә-яктагы районнарның мәктәп укытучылары анда оештырылган конференция, семинарларда IT-технологияләр буенча белемнәрен чарлый.

«Мәктәп ул – үсеп килүче буынның фикере формалаша торган остаханә. Әгәр дә киләчәкне кулдан ычкындырасың килмәсә, аны кулда нык тотарга кирәк», – дигән бер акыл иясе. 7 нче мәктәп җитәкчелегенең дә карашын киләчәккә төбәп фикер йөртүе укыту- тәрбия процессын үзенчәлекле оештыруда чагыла. Биредә, әти-әниләрнең

һәм укучыларның теләкләрен искә алып, бер елны физика-математика юнәлешендәге класс туплауга өстенлек бирсәләр, икенче елны социаль-гуманитар яки социаль-икъдисади юнәлеш сайлана. Гомумән, бу уку йортында эш нигезен «өчпочмак» тәшкил итә: баланың теләге + әти-әнинең булышлыгы + укытучының тырышлыгы. Бер математика укытучысыннан өчпочмак ул – иң тотрыклы фигура дигәнне ишеткәнем бар иде. 7 нче мәктәпнең хезмәт нәтиҗәләре белән танышкач, моңа үзем дә инандым. Елның-елында район укучылары арасында БДИны 100 баллга тапшыручылар шушы мәктәптә «борынлый». Әйтик, төрле елларда Рәмзил Галиев – физикадан, Диана Гайсина, Альбина Мифтахова, Алия Ишбулдина рус теленнән 100 балл җыйганнар. Физикадан 98 балл туплауга ирешкән Ленар Гыйльмановның исемен дә укытучылар горурлык белән искә ала. «Безнең медалистлар» диләр алар турында. Мондый балалар, Татарстанның гына түгел, Россиянең иң абруйлы вузларына укырга кереп һәм анда уңышлы белем алып, педагогларын шатландырып торалар.

ДИРЕКТОРДАН «РЕЦЕПТ»

– Имтихан бирәсе елны гына тырышлык куелса, андый тотрыклылык- ка ирешеп булмый, – ди мәктәп директоры. – Без балаларны уңышка башлангыч сыйныфтан ук әзерли башлыйбыз, чөнки белемнең нигезе шунда салына. Безнең башлангыч сыйныфларда РФ нең мактаулы хезмәткәре, ТР ның атказанган укытучысы Сәрвәр Шәвәлиевна Ганиева; ТР ның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен йөртүче Наталья Николаевна Берникова кебек тәҗрибәле, балаларны яратучы, үз хезмәтләренең фанатлары булган укытучылар эшли. Шунда белем, тәрбия нигезе какшамаслык итеп салынганга күрә, аларның укучылары белән V сыйныфтан XI гә кадәр эшләү кыен түгел. Әгәр балалар башлангычтан югары сыйныфка әзерлексез «менә»ләр икән, алар белән V – VI сыйныфларда кабатлауга вакыт күп сарыф ителәчәк. Вакытны шуңа исраф итмичә, яңа темалар үтү һәм үзләштерүгә бирсәк, укучылар имтиханга тизрәк һәм көчлерәк әзерләнә. Ел да нәтиҗәләр бер үк булмый, билгеле, әмма ул күрсәткечтә беренче бишлектән дә аска төшкән юк.

Уңышлары турында сөйләгәндә, Нәфисә Мансур кызы кат-кат ата-аналарның роленә тукталды. «Укытучы түккән тир бәрабәренә генә яхшы нәтиҗәгә ирешеп була дип уйлау дөрес түгел», – дигән фикерне алга сөреп, ул «Уңыш нигезе – «өчпочмак» формуласын ныгытты. Шулай да директор исемләп телгә алган педагоглар турында әйтеп китмичә ярамас. Менә алар: мәктәп ачылганнан бирле эшләп, лаеклы ялга чыккан математика укытучысы Гүзәл Шәмсиева, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, инглиз телчесе Галина Миңнуллина белән рәттән, Сәрвәр Ганиева, Ольга Матянина, Наталья Якунина, Вилүзә Кәримова, Алина Давыдова, ТР ның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен йөртүчеләр Наталья Хрисанова, Наталья Берникова, Роза Абдрахманова – барысы да педагоглык мәйданында үз-үзләрен аямыйча хезмәт куючылар затыннан. Хәзер хөкүмәт тарафыннан гомерләрен шундый тынгысыз һәм җаваплы һөнәргә багышлаган укытучыларны стимуллаштыруның төрле алымнары кулланыла башлады. 7 нче мәктәп коллективында да андый мөмкинлектән файдаланучылар бар. Физик культура укытучысы Руслан Хәмитов – «Укытучы-остаз»; рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алина Давыдова һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Айгөл Канипова «Укытучы-мастер» грантына ия булганнар.

Мәктәп тормышына БДИ килеп кергәннән бирле, укытучылар арасында гына түгел, уку йортлары арасында да көндәшлек көчәйде. Күп җирләрдә үз уңышларының серен ачып салырга ашыкмыйлар. Ә менә Нәфисә Мансуровна алай «саранланып» тормады. Имтиханнарда югары нәтиҗәгә ирешүнең ул таныштырган бер «рецепты» журналны укучы педагоглар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. Бу турыда директор менә ничегрәк сөйләде:

– Беренче сынау имтиханнарын уздырып караганнан соң, үзебез өчен эчке эш графигы төзибез. Монда һәр укучының мөмкинлекләре һәм йомшак яклары искә алына. Шуның буенча укучыларны, «көчлерәк» һәм «уртача» дип билгеләп, ике төркемгә бүләбез. Көчлерәк төркем катлаулырак биремнәр белән эшләвен дәвам итә. Йомшаграклар белән эш җиңелрәк биремнәрдән башланып, тора-бара, катлауландырыла бара. Соңгы консультацияләр вакытында бу ике төркемнең көчләре тигезләшә, һәм без аларны берләштерәбез…

МЕДАЛЬГӘ ДӘГЪВА

– Быел алты укучыбыз медальгә дәгъва белдерә, – дип сөйли математика укытучысы Ольга Михайловна Матянина. – Бездә укучыларга заманча белем бирү өчен бөтен шартлар бар. Монда төгәл фәннәр укытыла торган класслар тулысынча заманча лабораторияләр, күргәзмә тупланмалар, әсбаплар белән тәэмин ителгән. Кабинетларда мультимедиале комплектлар: проекторлар, интерактив такталар, ноутбуклар, төсле принтерлар, стендлар – түгәрәкләп әйткәндә, танып белү һәм фәнни тикшеренү компонентын актив рәвештә тормышка ашыру мөмкинлеген бирерлек җиһазлар җитәрлек күләмдә. Аларның укучыларны чыгарылыш имтиханнарына әзерләү сыйфатын арттыруда ярдәме тими калмый, билгеле.

– Яңа технологияләрне кулланып, заманча дәресләр уздырудан тәм табам. Балалар белән уртак проектлар, презентацияләр өстендә эшлибез. Математика белән җитди шөгыльләнүче укучыларым күп, – дип сүзен дәвам итә Ольга Михайловна, укучыларның уңышында укытучының ролен шәрехләп. – Бу уку елында, әйтик, Володя Хрисанов «Олимпка юл» республика олимпиадасында призер булды. Аларның сыйныфын VII класстан бирле укытам. Дәресләрдә һәм консультацияләрдә кайбер очракларда интернеттан да файдаланабыз. Мәктәпкә робот техникасы алу турында хыяллана идек, ремонттан соң анысы да булды. Хәзер биш тупланмабыз бар. V – VII сыйныфлар робот техникасы түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Инде күзгә күренгән нәтиҗәләре дә бар икән: яшь программистларның район бәйгесендә катнашып, робот техникасын өйрәнүче малайлар 1 нче урын яулаган.

Мәктәптә укыту-тәрбия эше татар халкының гореф-гадәтләренә, милли йолаларына таянып алып барыла. Мондый юнәлештәге тәрбия эшчәнлегендә һәм укучыларның татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өлеше зур. Мәктәпнең III сыйныф укучылары Тимур Әсәдуллин һәм Сәмирә Кашапова «Яруллин укулары»нда катнашып, 1 һәм 2 нче урыннарга лаек булганнар. Рафаэль Мостафин иҗатын өйрәнүче Илһам Юнысов «Каюм Насыйри укулары»нда Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына ия булган.

– Татар теле укытучылары үзләренең квалификацияләрен күтәрү өстендә даими эшлиләр. «Җәлил укулары»нда М.Җәлил музеена барып, ачык дәресләр үткәрәләр, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар. Шуның нәтиҗәсе буларак, биш татар теле укытучысының дүртесе югары квалификация категориягә ия. Гомумән, бу предмет укытучылары активлыклары белән аерылып тора, – дип сөйләде мәктәп директоры.

Тел мәсьәләсендә туган катлаулы вазгыять күңелле булмаса да, аңа карап педагоглар күңелләрен төшермәгән. Күршеләре – Оренбург өлкәсе, Башкортстан республикасының татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелә торган төбәкара семинарларда бу мәктәп укытучылары да үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Яңа ел каникуллары үтүгә, районның биш мәйданчыгында, шул исәптән 7 нче мәктәптә дә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинар-киңәшмәсе узган. Эш нәтиҗәләре буенча Мәгариф министрлыгының рәхмәт хаты, билгеле инде, аларга канатланыбрак эшләү өчен күптөрле стимулларның берсе булып тора.

ШӘҺӘР ЭЧЕНДӘ МӘКТӘП ЯНЫ БАКЧАСЫ

7 нче мәктәптә робот техникасы түгәрәге бердәнбер түгәрәк түгел, билгеле. Алар, саный китсәң, 34 кә җыела икән. Биредә башлангычтан ук һәр баланың сәләтен ачыкларга һәм үстерергә тырышалар. Резидә Шәвәлиева җитәкчелегендәге хор түгәрәгенә 50 ләп бала йөри. Анда шөгыльләнгән укучылар «Без бергә», «Ватан», «Созвездие – Йолдызлык» бәйгеләрендә катнашып алган лауреат исемен горур йөртәләр. Бу уку йорты укучыларының тырыш булуына тагын бер сәбәп бар, минемчә. Мәктәп шәхси секторда урнашканлыктан, анда укырга күпчелек физик хезмәткә күнеккән безнең милләт балалары килә.

– Безнекеләрне шәһәр җирендәге элитный мәктәпнең эш белмәгән балалары белән чагыштырып булмый инде. Җәй көне мәктәп яны кишәрлегендә балаларны кайнар аш белән тәэмин иткәндә файдаланырлык кишер, чөгендер, суган үстерәбез. Иртә яздан, үсентеләрне өлгертү өчен, кечкенә генә булса да рассадник та ясап куйдык. Кемнең вакыты бар, барыбыз да шөгыльләнә бу эш белән. Мин биолог, хезмәт укытучысы түгел дип тору юк, – дип сөйли укытучылар.

УЕНЧЫ ТРЕНЕР

Хәзер бер-бер спорт төрендәге командада уйнауны тренерлык эше белән бергә алып баручыларны шулай уенчы тренер дип йөртәләр. 7 нче мәктәптә дә бар андый шәхес. Ул – Руслан Хәмитов. Казан педагогика университетының физкультура факультетын тәмамлавына егерме елга якын вакыт узса да, ул әле бүген дә шәһәрнең баскетбол һәм волейбол җыелма командаларында уйный. Андый кешенең балаларны спортка җәлеп итү көче зур була. Баштарак мәктәптә егетләрдән торган баскетбол командасы оешкан булса, хәзер инде кызлар да, аларга кызыгып, үз командаларын туплаганнар. Шулай итеп, мәктәптә 5 команда барлыкка килгән. Тулы бер лига дигән сүз бу. Үз эмблемаларын, сайтларын булдырганнар. Мәктәпне тәмамлаучылар да, шәһәрнең эшче яшьләре дә баскетболга яратып йөриләр. «Мәктәпнең спорт залында кичке җиде-сигезгә кадәр ут сүнгәне юк», – диләр коллективта. Баскетболчыларның уңышлары турында коридордагы киштәләрдә диварның буеннан буена тезелеп киткән кубоклар сөйли.

2010 елдан республикада «Мәктәп баскетбол лигасы «КЭС-БАСКЕТ»ка старт бирелү бу спорт төренең Баулыда үсеш алуына тагын да зуррак этәреш биргән. 2012 елда ук республиканың бронза призерлары буларак танылган мәктәп командасы соңгы өч елда даими рәвештә республика баскетбол ярышларыннан көмеш призер булып кайта. Әле күптән түгел генә егетләр, «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының Азнакайда үткән Татарстан чемпионаты финалында уңышлы чыгыш ясап, 8 команда арасында икенче урын яулаганнар.

Камиллекнең чиге юк, диләр. Бу – 7 нче мәктәпкә дә кагылмый түгел. Моны коллектив үзе дә яшерми. Мәктәп көн дәвамында кайнап торса да, аны тулы көнле итү мөмкинлеге юк икән. Моның төп сәбәбен ашханәнең кечкенә булуыннан күрәләр. Бер утыртканда, нибары 120 баланы гына сыйдыра ул. Төркем-төркем бүлеп алты тапкыр ашатырга мәҗбүрләр. Шуңа да мәктәп директоры якын киләчәктә янкорма төзетүне, берочтан спорт залын зурайтуны максат итеп куя.Быел исә, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, укытучылар, укучылары белән бергәләп якташлары – Советлар Союзы Герое Иван Зиновьев турында материал туплый башлаганнар. Алга таба мәктәптә музей ачу ниятләре дә юк түгел.

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Добавить комментарий