Урам короле

Наркоманиянең җир йөзендәге миллионлаган гаиләгә бәхетсезлек китерүен белсәк тә, бәйдән ычкынган төркемгә иярсәң, шушы хәсрәтне үз кулларың белән җитәкләп, тормышыңа кертәсең. Ә бу «кунак» бик озакка һәм китмәскә дип килә. Шуңа күрә дә үз җилкәләрендә татучылар каһәр суккан ул агуны «Аллаһы Тәгаләнең күз яшьләре» дип атый. Кайчандыр Казан урамнарының «короле» булган Мостафа Касыйм исә аны «нарком» дип йөртә. Тыңлыйк аны. Тетрәник.

Паханның әмере шундый

Мин Казанның Горки микрорайонында туып үстем. Өч бертуган – мин, Вафа һәм Шамил – әни белән генә үстек дисәм дә була. Вафа миннән – өч, Шамил алты яшькә кечерәк иде. Әнием Миңзифа 16 нчы заводта хезмәт куйды. Эшкә иртән китә, кич кайта. Әтиебез кеше җаны кыйган өчен төрмәгә эләкте. Чыкса да, бер-ике ай эчеп йөри иде дә, ниндидер мөгез чыгарып, тагын кереп утыра иде. Шулай төрмә сукмагын таптый-таптый үлеп тә китте бугай. Шуңа күрә әтисез үстек. Безнең өстән бернинди күзәтү булмады. Ә бу исә шанлы 1985 еллар иде. Казандагы төркемнәрнең бөтен илгә шаулаган мәле! Ишегалды малайлары белән тәмәке тартырга, аракы эчәргә өйрәнеп йөргән чагыбыз. Бервакыт «Горки» төркеменең Бертуган Касыймовлар урамы «короле» килде дә безне бик нык кисәтте. «Әгәр дә тагын бер кырын эшегезне сизәм икән, тартканга – 500, эчкәнгә 1000 сум штраф чәпим. Паханның әмере шундый. Һәр көнне мәктәп стадионына футбол уйнарга җыелачакбыз», – диде ул.

Футболдан соң, гадәттәгечә, тимер таяклар белән коралланып, йә кайсыдыр төркемне акылга утыртырга, йә яңа территорияләр яуларга дип, күрше микрорайоннарга юнәлә идек. Менә шулай стенага-стена бәрелешләрендә өч ел көч туплагач, уңышлы һөҗүмнәребез өчен безгә дә акча биргәли башладылар. «Тәмәке тартып, аракы эчеп үпкә череткәнче, атнага бер героин кадасыннар. Паханның сүзе шундый», – диде «король». Әфьюннең куркыныч агу икәнлеген ишетеп белсәм дә, кул гына селектем. Бер тартып карыйм да теләгән вакытымда туктармын дип уйладым. Тагын нәрсә уйлыйм инде? Мәктәп укучысы гына булсам да, кесәдә төргәге белән акча, кочагымда – кызлар. Ә паханның сүзе дәрәҗәле, тыңламыйча ярамый. Ул бөтен Казан өчен зур авторитет иде. Акчаны төркемгә керергә теләмәгән мәктәп укучыларыннан җыйдык. Шәһәрнең бер эре банкы да безнең «Горки» канаты астында торды. Кибетләр, кафелар бастык. Һәр «эш» азагында героин белән «сыйланырга» ияләштек. Көннәрнең берендә үземне Бертуган Касыймовлар урамының «короле» итеп билгеләделәр. Мәктәпне әнә шулай миллионер «король» булып тәмамларга йөргәндә генә, бик затлы бер автомобильне урларга әмер килде. Урладык без аны. Уңышлы операция шатлыгыннан беләкләргә героин кададык та, шул машинага утырып, шәһәр буйлап элдерттек. ГАИ туктаткач кына аңыбызга килгәнбез. Бүлектә барысы да ачыкланды: машинаның урланган булуы да, героин эйфориясендә йөрүебез

дә. Беренче тапкыр тотылганга күрә, мине шартлы рәвештә генә хөкем иттеләр…

«Хәзер улым төрмәдә»

Ул арада офыкта 90 нчы еллар пәйда булды. Тормыш итүләр кыенлашты. Кесәләр такырайды. Төркемнәр таралды. Күбесе зиратларга мәңгелеккә «пропискага» керде. Байтагы, яшәү рәвешен үзгәртеп, үзләренең бизнесын корды, акционерлык җәмгыятьләре төзеде. Мин дә әнием эшләгән заводка эшкә кердем. Әни, элекке дусларымнан аерырга теләп, Авиатөзелеш районыннан бер бүлмәле фатир алып бирде. Үткәннәр белән алыш-бирешемне өзәргә теләп, өйләнеп җибәрдем. Озакламый улыбыз Дәүли туды. Әмма завод үзгәртеп кору җилләренә бик тиз биреште. Самолет моторлары җитештерү тукталды, завод ябылу чигенә җитте. Яшермим: вазгыятьнең болай үзгәрүе миңа бик кулай кебек тоелды, шуңа күрә башка эш эзләп тә йөрмәдем. Элеккечә бик җайлы гына яшәп китәрмен төсле иде. Әмма әүвәл акчаны сорамыйча да биргән танышларымның күбесе миңа аркалары белән борылды. Банк директоры бер юлга акча бирсә дә, башка кермәскә кушты. Акча алып кайтмагач, хатыным да баласын күтәреп китеп барды. Ә «нарком»га әвәслек исә боек күңелемнең түренә иркенләп кереп утырды. Әйе, мин бәхет өчен нәкъ менә «нарком» җитмәвен сиздем. Ә аны табу өчен акча, күп акча кирәк иде. Нишләргә? Мин төннәрен урамда ялгыз йөргән бәндәләрне талый башладым. Чәчәк кибетләренә дә һөҗүм оештырдым. Шундый «операция»ләремнең берсе уңышсызлыкка очрады. Бер кибетне басканда тотылдым. Шуның нәтиҗәсендә өч ел төрмәдә утырып чыктым. Алга таба бу турыда озаклап сөйләп тормас өчен, шунысын гына әйтеп узам: 45 яшьлек гомеремнең 16 елы төрмәдә үтте минем. Әмма мин беркайчан да кансыз атам кебек кеше җанын кыйганга утырмадым. Таш капчыкка эләгүемнең бөтен сәбәбе наркотиклар белән бәйле иде. Менә хәзер беренче никахтан туган улым Дәүли дә төрмәдә утыра. Мин аны кырын эшләрендә тамчы да гаепли алмыйм, чөнки ул әти тәрбиясе, минем тәрбиямне күрмичә үсте. Аның барлык гөнаһлары мин югында, минем бирән нәфсемне тыя алмаган өчен кылынган. Җиде юл чатларында калган иң кыен чакларымда әтием безнең белән бергә яшәсә, мин дә «үлем уенында» 16 ел гомеремне сарыф итмәгән булыр идем. Гаиләләрен ташларга җыенган әтиләр, ишек тоткасына үрелгәнче, минем шушы үкенүемне исләреннән чыгармасыннар иде дип телим.

Үлем уены: кем җиңәр?

2009 елда казна йортыннан кайткач, мин тагын шул хәерсез шөгылемә тотындым, чөнки кесәмдә җилләр уйный, бәдәнем үтереп наркотик таләп итә. Башта өйдәге барлык өс киемнәрен, йорт җиһазларын сатып бетердем. Аның акчасы бер еллап яшәргә җитте. Аннары әни янына йөри башладым. Ул өйдә югында өч литрлы банкаларга тутырылган кайнатмаларны, микродулкынлы мичне чыгарып саттым. Читлектәге тутый кош та «өч тиенгә» озатылды. Соңгысында килүемне әни сагалап торган икән. Телевизорны күтәреп алуым булды, килеп тә керде. «Булмый болай, улым, хәзер үк больницага китәбез», – диде ул, гозерләнгән, әмма нык тавыш белән. Үзем бу хәлемнән туймаган булсам, әни сүзенә генә карап тормас

идем, анысы… Мине Казандагы наркология диспансерының детоксикация бүлегенә салдылар. Шунда канымны чистарттылар. Төрле уколлар кададылар, көчле дарулар бирделәр. Хәлем күзгә күренеп яхшырды. Сулыш алуларым иркенәйде, кан басымым нормальләште. Яшисе килеп китте. Ай ярымнан соң, эчемнән генә, башка бу агуны мәңге тормышыма кертмәм дигән уй белән өемә юнәлдем. Әмма терелеп чыгуым белән «котларга» килгән дусларым бер атна эчендә кабат элекке хәлемә кайтардылар. Мин янә «кадала» башладым.

Дуслар биреп калдырган «күчтәнәч» нәфесне кузгатты. Мулдан калдырдылар. Ул беткәнгә чаклы башымда бер хәсрәтем булмады. Рәхәт иде. Әмма рәхәт белән михнәт һәр кешегә аралашып килә. «Бәхетле» көннәр дә тиз үтеп китте. Тора-бара фатирым аракы эчәргә урын эзләп йөргән сәрхүшләрнең сыену урынына әйләнде. Үземә дә акчасыз эчәргә рәт чыкты. Наркотиклар булмаганда, аракы да ярап тора икән. Хәмер героин хәтле тәэсир итә алмый алуын, чөнки организм аңа тиз генә ияләшми. «Хәзер синең өчен иң яхшысы – фанфурик. Аларда юләрләндерерлек җен көче бар», – диде шешәдәшләрем. Аны алырга да акча кирәк бит. Инде өйдә сатыр әйбер дә күзгә күренми. «Фатирны сатыйммы әллә», – дип уйладым. Аннары кайда яшәрмен? Әни янында энекәшләр тора. Туктале, кешедән дә сорап була ич. Гомердә теләнгәнем юк иде. Соңгы чиккә җитеп, ишегалдындагы күрше-күләннән фанфурик алырлык акча сорап йөри башладым. Атналар буе шулай «Дүләнә төнәтмәсе» эчеп, аңгыраеп йөргәннән соң, элекке дусларымның балалары урап алды да барысы бертавыштан кычкырырга кереште:

– Мостафа, кайчан ташлыйсың бу гадәтеңне?!

– Син безне оятка калдырасың!

«Әйдә, өйгә кайтыйк!»

Әйе, ташларга, үзгәрергә кирәк иде. Әмма ничек? Аның өчен ихтыяр көче генә җитми. Аякка басу, кешечә фикер йөртерлек халәткә керү өчен иң элек акча табарга, айнырга кирәк иде. Яшьләр мине аңлый аламыни соң? Мин башкача уйларлык хәлдә түгел идем. Үзем дә сизмичә, чоңгылның төбенә үк тәгәрәгәнмен бит. Көннәрнең берсендә минем янга, әнигә ияреп, сыйныфташ дустым Мәхмүт килеп чыкты. Без кайчандыр аның белән Казан урамнарында «король» булып йөргән идек. Әмма 90 нчы елларда ул, бездән аерылып, бизнес дөньясына чумды.

– Әйдә, өйгә кайтыйк әле, – диде миңа әнием.

Без туган йортка юнәлдек. Диванда уртанчы энем Вафаның җансыз гәүдәсе ята иде.

– Менә, улым, бу чиләккә энең бөтен үпкәсен косып бетерде. Хәзер без аны – зиратка, ә сине тернәкләндерү үзәгенә алып китәргә тиеш, – диде әни, пышылдаган кебек кенә итеп. Ул еларлык хәлдә түгел иде.

– Ә ул сиңа охшарга тырышып яшәде, – дип үрсәләнде энем Шамил. – Әнә, гомерен дә ничек төгәлләде. Борчылма, син дә үләчәксең!

– Юк, алай димә, Шамил, – диде аңа әнием. – Абыең яшәр…

Менә шул көн минем бөтен язмышымны үзгәртте. Мәхмүт мине наркология диспансерының тернәкләндерү үзәгенә илтеп тапшырды. Чыгымнарын күтәрде. Үзәк дигәне хәрби лагерьне хәтерләтә иде. Тәртип кырыс. Анда ай

ярым кардадагы хайван хәлендә йөрдем. Уйлану, фикерләү хисеннән мәхрүм идем. Бәхеткә, үзәктә кайчандыр дошман төркемнәрдә кара-каршы сугышкан Витяны очраттым. Аны безгә җаваплы итеп билгеләделәр. Бәхеткә дим, чөнки ул мине беренче тапкыр дошманы итеп түгел, бәлки бер язмышны уртаклашкан туганы итеп кабул итте. «Бернәрсәгә карамыйча, кушканны үтә, шунсыз җиңеллек килмәячәк», – диде ул. Безгә монда мөнәсәбәт биш яшьлек сабыйга караган кебек иде. Көн иртәнге физзарядкадан башланып китә. Аннары бит юабыз, теш чистартабыз. Лагерь территориясен себерәбез. Сәгать унда дәресләр башлана. Дәресләрне психологлар уздыра. Аннары рәсем дәресе, җыр, математика… Төштән соң табиблар карый. Менә шулай вакыт узган саен әкренләп акылыма кайттым. Үземне кеше кебек хис итә башладым. Элек, ишегалдында фанфурикка акча теләнеп йөргәндә, үземне өрәк кебек тоя идем. Әйе-әйе, мин дөрестән дә үтә күренмәле өрәк идем. Кешеләр янымнан узып китә, ә минем барлыгымны беркем дә абайламый. Әллә бар мин, әллә юк. Ә бүген миңа урамда юл бирәләр. Димәк, мин бар. Үзеңнең барлыгыңны тоюдан да зур бәхет юктыр бу дөньяда. Кабат өйләндем. Шушы ук диспансерда социаль хезмәткәр булып эшлим. Дәваланучы авыруларга лекцияләр укыйм. Аларга мин узган юлның киләчәге булмавын аңлатам. Ә үзем һаман да бер ялгыш адымым белән «үлем уены» ягына күчәргә мөмкин булуыма куркып яшим.

Добавить комментарий