Логотип Магариф уку
Цитата:

Урының җәннәттә булсын, Зөфәр ага!

Шатлык белән кайгы янәшә йөри, диләр. Яңа елны каршылауга бәйле  мәшәкатьле бу көннәрдә мондый олы югалту хәбәрен һич кенә дә көтмәгән  идек. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының иң актив ав...

Шатлык белән кайгы янәшә йөри, диләр. Яңа елны каршылауга бәйле  мәшәкатьле бу көннәрдә мондый олы югалту хәбәрен һич кенә дә көтмәгән  идек. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының иң актив авторы – 45 ел гомерен мәгариф системасына багышлаган ветеран мөгаллим, Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы Зөфәр Барый улы Хисамов 78 нче яшендә бу якты дөньядан  китеп барган. «Мәгариф» журналы белән 30 елдан артык иҗади хезмәттәшлектә яшәде. Аның биологиядән никадәр дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чара үрнәкләре, ребус-кроссвордлары журналыбыз битләрендә дөнья күрде. Кылган изге гамәлләре хакында сүзне озынга сузмыйча, аның хакында «Мәгариф» журналының 2011 ел, июль санында дөнья күргән элекке хезмәттәшебез Мәҗит ага Вәлиуллинның «Данлы мәктәпнең тырыш мөгаллиме» дигән язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Бу язма Зөфәр аганың рухына бездән изге дога булып барып ирешсен иде.


«Әле күптән түгел генә төсле рәсемнәр белән бизәлгән «Нәниләргә әлифба» дигән китап белән танышырга туры килде. Кызыксынып аның битләрен ачам. Һәр бите балаларга яңа ачыш-табыш алып килә. Биредә балага һәр хәрефне җиңел үзләштерерлек алымнар табылган. Оста рәссам һәр биттә алфавиттагы хәрефләрне аерым, аннары исемнәренә теге яки бу хәреф кергән әйберләрнең рәсемнәрен ясаган, сүзләр язган, исемендә билгеле бер хәреф булган предметның рәсемен ясау өчен урын да калдырган. Балаларның күңеленә хуш килерлек бу рәсемнәрне кайсы рәссам ясаган дисезме? Буа районы Түбән Наратбаш урта мәктәбендә 45 ел биология, химия фәннәреннән белем биргән Зөфәр Хисамов бизәгән бу китапны. Ул узган гасырның 80 – 90 нчы елларында ук дәресләрдә терәк схемалары куллана башлады. Бу эшкә республикада беренчеләрдән булып кереште. Ул аларны бигрәк тә биоллогия дәресләрендә киң файдаланды. Нәтиҗәдә укучылар тәҗрибәләрне аеруча зур кызыксыну белән үткәрә башлады. З.Хисамов җитәкчелегендә үткәрелгән тәҗрибәләр бихисап: бөртеклеләрнең һәм кузаклыларның яңа сортларын чыгару, аларны сынау, минераль ашламаларны дөрес һәм үз вакытында куллану... Бу эшләрнең барысы да балаларда җирне, табигатҗне, барлык тереклек дөньясын ихтирам итү хисе тәрбияли, чын кеше булып үсәргә ярдәм итә.

– Зөфәр Бариевич – алтын куллы кеше, – диләр хезмәттәшләре аның турында. – Ул ясаган негатоскоп, электр белән эшли торган тренажерлар, приборлар һәм башка әсбаплардан без дә файдаланабыз. Химия, биология кабинетларында аның җитәкчелегендә ясалган приборлар, дидактик материаллар һ.б. күрсәтмә әсбаплар дәресләрдә киң кулланыла.


Шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Чөнки аларга укытучының һәм аның укучыларының күңел җылысы салынган. Тагын шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр: бу әсбапларның барысы да укучылар авыррак үзләштерә торган темаларга ясалган. Укучылар алар ярдәмендә дөньяны, табигатьне танып белергә өйрәнә, белемне җиңелрәк үзләштерә. Күрсәтмә әсбаплардан файдалану, программалы укыту элементлары кертү, төп нәтиҗәләрне тәҗрибәләр ярдәмендә аңлату – Зөфәр Хисамовның педагогик эш системасының нигезен тәшкил итә. Хәзер лаеклы ялда булса да, ул туган мәктәбендә еш була: үзенең эш системасы турында укытучылар белән әңгәмәләр үткәрә, яңа технологияләр турында сөйли, дәресләргә анализ ясауда катнаша.


Зөфәр Хисамов дистә еллар дәвамында химия, биология укытучыларының район методика берләшмәсенә дә җитәкчелек итте. Ул, методик берләшмә җитәкчесе буларак, укытучыларның иҗади эшләүләренш нык игътибар бирде. Шул уңайдан ачык дәресләр, педагогик семинар, конференцияләр үткәрелде. Боларның барысы да укытучыларның педагогик осталыгын арттырырга, укучыларга тирәнтен белем бирергә, алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнергә, гомумиләштерергә, таратырга ярдәм итте. Республикбыз һәм Россия Федерациясенең башка өлкә, республика укытучыларының, мәгариф җитәкчеләренең педагог туплаган алдынгы тәҗрибәне өйрәнергә килүе һәм бу тәҗрибәне мәктәпләрдә куллануы Түбән Наратбаш мәктәбе данын еракларга таратты. З.Хисамовның «Мәктәптә биология дәресе», «Яфрак белән яфрак сөйләшә» дигән китаплары, «Мәгариф» журналында дөнья күргән күпсанлы мәкаләләре укытучыларга дәресләрне нәтиҗәле үткәрергә ярдәм итә.


Зөфәр Бари улын соңгы елларда авыл тарихы, сугыш һәм хезмәт даны музеена җитәкчелек итә. Тырыш педагогка монда да эш җитәрлек. Ул укучылар белән экскурсияләр оештыра, яңа экспонатлар, якташлары турында яңа мәгълүматлар туплый. Ул төзегән кроссворд, чайнвордлар әледән-әле республика газета, журналларында басыла, китап нәшриятларында ул бизәгән китаплар нәшер ителә».


Һәр айның 5 се я 6 сында Зөфәр ага Казанга килеп, редакцияләргә кереп, Буадан кайнар сәламнәрен тапшырып, яңа төзегән сканвордларын калдырып китә, басылган язмалары өчен гонорарын да алып китә торган иде. Әле менә өстәлемдә – ул ясап калдырган дистәгә якын сканвордлар. Аларның берсе «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар санында  дөнья күрәчәк әле. Тик аны инде Зөфәр ага үзе генә күрә алмас шул. Тик әле аның кылган изге гамәлләре, язмалары без – исәннәргә озак вакытлар якты маяк булыр әле. Юкка гына кеше китә – җыры кала, димиләр шул. Тыныч йоклагыз, Зөфәр ага! Авыр туфрагыгыз җиңел, урыныгыз оҗмакта булсын! Хәләл җефете Фәридә ханымның, балалары, туганнары, якыннарының кайгысын  уртаклашабыз. Зөфәр аганың якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ