Логотип Магариф уку
Цитата:

WorldSkills Kazan 2019: Татарстан – беренче!

Узган атнада Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионат гөрләде. Татарстан Республика җыелма командасы бу ярышларда беренче урынга лаек булды. Икенче урында – Мәскәү шәһәре...

Узган атнада Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионат гөрләде. Татарстан Республика җыелма командасы бу ярышларда беренче урынга лаек булды. Икенче урында – Мәскәү шәһәре, өченчедә – Мәскәү өлкәсе.
Чемпионатта барлыгы 91 компетенция буенча 26 илдән килгән 1300 конкурсант көч сынашты. WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин белдерүенчә, 22-27 август көннәрендә узачак дөнья чемпионаты алдыннан әзерлекне тикшереп карау өчен дә бер дигән форсат булган. «Оештыру болай да иң югары дәрәҗәдә булса да, дөнья чемпионатына әзерлек өчен үзебезгә яңа бурычлар куелды», – ди ул.
Сүз уңаеннан, 30 майдан WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына билетлар сатыла башлаячак.
ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов: «Һөнәрнең тәмен белә башлагач кына, яхшы белгеч чыгачак. Өстәвенә ул һөнәре аның гаиләсен дә туендырырга тиеш», – дигән фикердә. Менә шундый белгечләрне чемпонатка ни рәвешле әзерлиләр дигән сорауга «Визуальный мерчендайзинг» компетенциясе буенча эксперт Вероника Сафина җавап бирде. «Татарстан данын яклаучы егет-кызларыбыз өчен бар яклап та бөтен шартлар тудырылды. Әйтик, куллары белән бик яхшы итеп эшли белә, ләкин шуны аңлатып бирә алмый торган белгечләр бар. Без остазларны барлаганда хәтта шул якка да игътибар иттек. Беркайчан да «Иң мөһиме – катнашу» дигән сүз яңгырамады. Без катнашырга түгел, җиңәргә тиеш идек».Ипи пешерү компетенциясе буенча чыгыш ясаган Владислав Павличенко атнасына 30 сәгатьтән дә кимрәк әзерләнмәдек ди. Ярышлар вакытында «Табышмак-икмәк» дигән модуль иң кыены булган икән: ярыш башланырга 15 минут кала гына ипине нинди темага багышлап әзерлисе турында хәбәр ителгән.
Иң кызыгы, Россия экспертлары безнең катнашучыларга баллар бирә алмый, безнекеләрне Бразилия, Кытай һәм Һиндстан белгечләре бәяләгән. Шулай булуга карамастан, Татарстан медальләр саны буенча– беренче!
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ