Логотип Магариф уку
Цитата:

«Якты үзән», мәгърифәт нурын чәч, сабыйлар дөньясына!

Бөтендөнья Белем көненә олы куаныч өстәп, башкалабызның Совет районындагы «Якты үзән» торак комплексы янәшәсендә 800 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп ачылды. Заманча технологияләр буенча төзелгән белем й...

Бөтендөнья Белем көненә олы куаныч өстәп, башкалабызның Совет районындагы «Якты үзән» торак комплексы янәшәсендә 800 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп ачылды. Заманча технологияләр буенча төзелгән белем йорты бүген 1 нче-8 нче сыйныфларда укыячак 600 гә якын баланы үзенең бусагасына туплады. Шуларның 180ләбе — беренче сыйныф балалары. DSC00771Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган урта белем мәктәбе халкыбызның фидакярь улы, милли мәгарифебезне үстерүгә үз гомерендә биниһая лаеклы өлеш керткән оуг галим Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов исемен йөртәчәк. 28 кешедән торган укытучылар коллективы бер кабинетта академик Мирза Мәхмүтов музей-почмагын да төзеп куерга өлгергәннәр. Шушы мәртәбәле исемне лаеклы йөртү өчен, мәктәп балаларны бик тә җитди өч профиль – химия - биология, биология – география һәм мәглүмати технология буенча укытырга җыена. Биредә аеруча экологик белем бирүгә зур игътибар биреләчәк. Димәк, биредә укып тәрбияләнгән яшь буын киләчәктә әхлаклы, мәдәниятле, кайсы гына тармакта хезмәт куйса да, заманча технологияләргә нигезләп эш итә белүче , тирән белемле, туган җирне, туган телне, хезмәтне ихлас ярата торган шәхес булып өлгерергә тиеш булып чыга. Менә шундый ерак киләчәккә төбәлгән юл сайлаганга күрә дә, ата-аналардан балаларын мәктәпкә укырга алуларын сораган гаризалар керүе әле дә дәвам итә. «Якты үзән» торак комплексы үзе 5 мең халык яшәгән территоряне колачлый. Янәшәдәге «Яз» торак мәйданында, Олы һәм Кече Кылык авылларында яшәүчеләр дә үз балаларының белем чишмәләрен шушы уку йортыннан башка күз алдына да китерми.DSC00779Өч кактлы яңа мәктәп өлкән һәм кече яшьтәге сыйныфларга йөрергә уңай булсын өчен ике аерым холлдан тора. Монда шулай ук иркен спорт залы, медицина пункты, зур китапханә бар. Дүрт дәрес узганнан соң, ашханәдән кала, кафе-ресторанда тамак ялгарга мөмкин.DSC00787


Ә мәктәп ачылу бәйрәменә исә бик күп мәртәбәле кунаклар килгән иде. Тантанада беренче сүз башлау хокукы ТРның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтыновка бирелде. «Мәктәп – һәркайсыбыз гомеренең иң гүзәл чоры,- диде Юрий Зимелевич. – Мондый әкияти уку йортында уку үзе зур бәхет. Вакытыгызның кадерен белегез, яшь буын!». Аннары микрофон ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминовка тапшырылды. Ул балаларга уку өчен барлык шартлар тудырылуына, Мирза Мәхмүтов исемен лаеклы йөртергә кирәклегенә басым ясады. Аннары «Евротөзелешхолдинг» ҖЧА җәмгыятенең генераль директоры Владимир Александр улы Казилов мәктәп директоры Эльвира Мәхмүт кызы Сәлаховага символик белем ачкычы тапшырды. Иң соңгы, иң төпле сүзне Мирза аганың хәләл җефете Диләрә Мансур кызы әйтте. Диләрә ханым балаларны тырышып укырга өндәде, заманага лаеклы буын булып үсүләрен теләп калды.


DSC00775


Инде тырышып укыйсы гына калды. Хәерле, изге юл сезгә, балалар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ