Логотип Магариф уку
Цитата:

Ял көнендә бизәкле прәннек пешерәбез

Бу рецепты безгә 2017 елда WorldSkills Russia чемпионатының региональ этабында «Кондитерлык эше» компетенциясе буенча җиңүче булган Айгөл Вяльшина тәкъдим итә. Бүгенге көндә ул Казанның Кече эшмәкәрле...

Бу рецепты безгә 2017 елда WorldSkills Russia чемпионатының региональ этабында «Кондитерлык эше» компетенциясе буенча җиңүче булган Айгөл Вяльшина тәкъдим итә. Бүгенге көндә ул Казанның Кече эшмәкәрлек һәм бизнес көллиятендә производствога өйрәтү остасы булып эшли. «Мин – рәссам, мин шулай күрәм», – ди ул үз рецептлары, үз эшләү алымнары белән таныштырып.
Уртада Айгөл Вяльшина Фото: collegembip.com
Бизәкле прәннек ясау өчен:
200 г бал
300 г шикәр комы
3 күкәй
200 г ак май
700 г он (һәм өстәмә аз гына сибү оны)
20 г какао (теләк буенча. Прәннекне какао салмыйча гына пешерергә уйласагыз, тагын 20 г өстәмә он алырга кирәк булачак).
1 бал кашыгы сода
5 бал кашыгы тәмләткечләр (безнең очракта: дарчин, имбир, канәфер, кардамон, бадьян, ак борыч һәм мөшкәт чикләвеге)
1 бал кашыгы әфлисун я лимон цедрасы
бер чеметем тоз кирәк булачак.
Әзерләү
Иң башта кәстрүлгә бал салабыз һәм сүрән утта бераз эретеп алабыз. Уттан алганнан соң, балга барлык тәмләткечләрне һәм цедраны салабыз. Әйбәтләп болгатабыз. Кечкенә кисәкчекләр итеп туралган ак майны һәм шикәрне өстибез. Катнашманы кабат утка куябыз һәм шикәр комы эреп беткәнче болгатабыз. Уттан алгач, сода өстибез һәм әйбәтләп болгатабыз. Бу вакытта сода сүнә башлый, ә катнашманың күләме арта. Суытабыз. Катнашма бик куе күренсә дә, кайгырмагыз, күкәйләрне өстәгәч, ул сыегаеп китәчәк. Күкәйләрне туглап күпертәбез һәм суынган катнашмага салабыз. Әйбәтләп болгатабыз. Иләнгән онны һәм какаоны бергә кушып болгатабыз. Әз-әзләп катнашмага салабыз һәм камыр басабыз. Йомшак камыр аз гына кулга ябыша торган була. 10 минутка суыткычта куеп торабыз да иҗатка тотынабыз. Мондый камыр суыткычта 3 айга кадәр вакыт дәвамында саклана ала. Суыткычтан алган камырны кул белән бераз йомшартабыз һәм он сибелгән тактада 4-5 мм калынлыкта җәябез. Прәннекләрне махсус формалар яисә кәгазь калыплар ярдәмендә пычак белән кисәбез һәм пешерү өчен кәгазь салынган табага, бер-берсенә бик якын китермичә, тезәбез. 7-9 минут дәвамында 190 С та пешерәбез. Әзерлеген бармак белән басып тикшерергә була: эз калмый икән, димәк, прәннек әзер, киресенчә булган очракта кабат мичкә озатабыз. Әзер прәннекләрне суытырга кирәк. Озаграк саклансын өчен аларны капкачы яхшы ябыла торган контейнерга салыгыз.

Бизәү өчен айсинг, ягъни корольләр глазуре әзерләргә кирәк. моның өчен 1 күкәй, 170 г шикәр вагы һәм бер лимон кирәк. Башта күкәйнең агын аерып алабыз. Агын җиңелчә күпертәбез. Берничә тамчы лимон согын һәм иләнгән шикәр вагын өстибез. Глазурьны миксерның түбән тизлегендә күпертәбез. Глазурь яхшы итеп ябылган контейнерда 3 көнгә кадәр саклана ала. Махсус ризык буягычлары ярдәмендә төс алган глазурь белән прәннекләребезне бизибез.

Тәмле булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ