Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа 2021 елда бөтен укытучыларга сәламәтлек телим!

Бүгенге вазгыятьне исәпкә алсак, безнең гимназия  бик нәтиҗәле эшли.  Дистанттан соң балаларның ничек итеп мәктәпне, укытучыларын, сабакташларын сагынуларын күреп торабыз.  Педколлектив...

Бүгенге вазгыятьне исәпкә алсак, безнең гимназия  бик нәтиҗәле эшли.  Дистанттан соң балаларның ничек итеп мәктәпне, укытучыларын, сабакташларын сагынуларын күреп торабыз.  Педколлектив та мәктәптә балалар белән узган һәр минутның кадерен белергә өйрәнде.   Икенче яктан караганда    укытуның дистанцион  форматы уку процессындагы кайбер җитешсезлекләрне дә күрсәтте, чөнки   без моңа әзер түгел идек.    Шуңа да карамастан укытучыларыбыз оператив төстә яңача эшләүгә күчте. Моның өчен аларга “5”ле!

Киләчәккә планнар бик күп. Иң төп юнәлешләрнең берсе –  татар телендә онлайн-мәктәп булдыру. Хәзерге вакытта  аның  концепциясен эшләү төгәлләнеп килә. Әлеге проектны язга эшләтеп җибәрербез дип өметләнәм. 
Без   дистантта  булган  барлык укучыларга да психологик  һәм, әлбәттә инде,    педагогик ярдәм күрсәттек.    Аларга ничек авыр булуын әле булса  искә алабыз. Шул ук вакытта  укытуның әлеге форматы кабат әйләнеп кайтмас дип тә әйтеп булмый. 
Яңа 2021 елда бөтен укытучыларга сәламәтлек телим! Бу   – иң мөһиме.  Бүгенге көндә табиблар гына түгел укытучылар да – геройлар.    Пандемия чорында укытуның авырлыгын алар үзләре генә белә.  Яңа елда югарыдагы җитәкчеләр укытучы һөнәренә,  гомумән, мәгариф системасына  күбрәк игътибар бирсәләр икән.  Укытучылар үзләре дә иң кирәкле, иң игелекле  һөнәр сайлауларын һәрдаим белеп торсын.    
Рамил ГАЙНУЛЛИН,

Казан шәһәренең  Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар  гимназиясе директоры    

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ