Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елына – яңа дәреслекләр

Казан федераль университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов – ярты гасырдан артык гомерен  педагогик хезмәткә багышлаган олпат зат. Инде сигезенче дистәсен вакласа д...


Казан федераль университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов – ярты гасырдан артык гомерен  педагогик хезмәткә багышлаган олпат зат. Инде сигезенче дистәсен вакласа да, өлгерлеге, елдамлыгы белән хәтта 18 яшьлекләрне дә көнләштерерлек. Әле ул бүген дә  үзенең яраткан хезмәтен һич тә ташламый,  иҗат эшчәнлеген дәвам итә.

Бердән, «Мәгариф» журналының иң актив авторларының берсе ул. Татар мәктәбендә уку-укытуның актуаль проблемаларын күтәргән, экологик мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим иткән язмаларын укучыларыбыз көтеп ала, яратып укый. Шуның өстенә, фәнни җитәкчеләре буларак, елның-елында Казандагы 155 нче татар гимназиясендә Бөтенроссия экологик конференция уздыруны үз җаваплылыгына ала. Икенчедән, Мәскәүдәге коллегалары белән уртак тел табып, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга да өлгерә. Дәреслекләре дә нинди генә әле! Татар мәктәбе мөмкинлекләрен күздә тотып, татар милли рухында язылган алар.


Әйтик, яңа уку елы алдыннан Татарстан китап нәшрияты тарафыннан А.А.Плешаков, М.Ю.НовицкаяҖ.А.Хөсәенов авторлыгында I – IV сыйныфлар өчен «Әйләнә-тирә дөнья» перспектив уку әсбаплары татар телендә басылып чыкты.



Ни өчен дигәндә,  әлеге уку әсбапларының роле шактый зур. Без –татарлар өчен татар теле туган тел санала. Әмма татар телен бары тик татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә өйрәнү бүгенге көн балалары өчен бу бик аз. «Рухи байлык чыганагы атнасына 2 – сәгать булган татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә була алмый. Без аны яшь буынга төрле предметлар аркылы тапшырырга тиешбез. Шул исәптән, яңа басылып чыккан «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслекләре белән укытканда да», – ди Җәүдәт ага Хөсәенов.


Чыннан да, телне үзләштерүне, халкыбызның рухи байлыгын балага җиткерүне «Әйләнә-тирә дөнья» предметы аша да дәвам итеп була. Чөнки Әйләнә-тирә дөнья  ул – урман, бакча, кыр, болын,  диңгез, елга һ.б. Әйләнә-тирә дөньяның байлыкларына балаларның күзләрен ачу өчен туган телдәге сүзләр көчле коралга әверелә. Бала әлеге предметны өйрәнү барышында, табигать белән бәйләнешле рәвештә, туган телдә күргәненең һәм ишеткәненең матурлыгын сизә һәм кичерә. Балалар табигать дөньясының иң нечкә төсмерләрен үзләштерә, туган телдәге сүзләр аша матурлык аларның күңелләренә үтеп керә. Әлеге предметны өйрәнү барышында балалар үз хисләрен һәм кичерешләрен белдерәләр. Аларда тагын да әйләнә-тирә дөньяның  матурлыгы турында үз телендә – татар телендә  сөйләү теләге туа. Шул яктан караганда, әлеге уку әсбапларының роле бәһасез зур. Һәм бу дәреслекләр татар башлангыч сыйныф мөгаллимнәре тарафыннан җылы кабул ителер, дип уйлыйм.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ