Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елына яңа мәктәп

Мамадыш трактының  «Весна» микрорайонында яшәүче әти-әниләр дә, балалар да  үзләрендә яңа мәктәп салынуын белгәч, җиңел сулап куйганнардыр. Чөнки моңа кадәр  шәһәр мәктәпләренә йөрергә мәҗбүр булган а...

Мамадыш трактының  «Весна» микрорайонында яшәүче әти-әниләр дә, балалар да  үзләрендә яңа мәктәп салынуын белгәч, җиңел сулап куйганнардыр. Чөнки моңа кадәр  шәһәр мәктәпләренә йөрергә мәҗбүр булган алар.
«Торак һәм милли» проекты буенча, төзелүче яңа уку йортында 1500 балага исәпләнгән. Мәктәпне төзүгә тәгаенләнгән 1 млрд сум  акчаның 70 % ы Россия һәм 30 % ы Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелгән. Зурлыгы (31 мең. кв. м.) һәм заманчалыгы буенча ул Казанда моңа кадәр булган мәктәпләрдән аерылып торачак. Яңа мәктәптә 5 спорт залы, заманча суыткычлар һәм заманча җиһаз белән тәэмин ителгән һәм берьюлы 500 әр балага хезмәт күрсәтүче ике ашханә, зур китапханә, кече һәм зур зал, хореографиия залы, пневматик тир да булачак. Шунысы да игътибарга лаек: 500 балага исәпләнгән актлар залы да  амфитеатрны рәвешендә булачак.
Мәктәп 1 сентябрьгә өлгерәчәк дип вәгъдә итәләр.
Әлегә эчке эшләрне төгәлләү һәм территорияне төзекләндерү, спорт мәйданчыгы,  футбол кыры һәм хоккей коробкасы төзү кебек эшләрне башкарасы бар. Төзелеш эшләрен Казанның «Ак Таш» компаниесе башкара.

Расиха Фаизова


Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ