Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшь кызлар мәктәбе» ачылды

Казанның 7 нче балалар клиник хастаханәсе базасында эшли башлаган әлеге мәктәпкә бүген Авиатөзелеш районында яшәүче үсмер кызлар йөри. «Тәҗрибә уңышлы килеп чыккан очракта, шәһәрнең башка районнарында...

Казанның 7 нче балалар клиник хастаханәсе базасында эшли башлаган әлеге мәктәпкә бүген Авиатөзелеш районында яшәүче үсмер кызлар йөри. «Тәҗрибә уңышлы килеп чыккан очракта, шәһәрнең башка районнарында яшәүчеләрне дә кабул итү мөмкинлеге бар, ә бәлки безнең тәҗрибәне хезмәттәшләребез дә күтәреп алыр», – ди проект авторы – хастаханәдәге педиатрия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Әлфия Әхмәтҗанова.
Беренче дәрескә килгән укучылар хатын-кыз организмының төзелеше һәм яшь үзенчәлекләре белән танышты, психологик тест эшләде. Киләчәктә гинеколог һәм башка белгечләр белән аралашу, шәхси гигиена, җенси мөнәсәбәтләргә багышланган лекцияләр уздыру күздә тотыла.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ