Яшәсен мәктәп!

Бүген дистанцион рәвештә балалары белән бергәләп “укыган” әти-әниләр беравыздан шулай диде. Вотсаптагы әти-әниләр группалары, инстадөньядагы постларны караштырып чыккач та, шул ук фикер сызылып уза. Белем бирү системасы турында иң күп белгечләрдәй кыланып, ничек укытырга кирәклеге турында мөгаллимнәргә даими “киңәш” биреп йөдәткән әти-әниләрнең дә кикриге шиңәр чак җитте. “Бу әти-әниләр балаларын хет бер көн үзләре укытып карасын иде!” дип тузынган укытучыларның теләкләре фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгән, күрәмсең.

Без дә укыдык бүген. “Без” дип ялгыш язмадым, чөнки 4 сыйныфта укучы бала техник яктан үзе генә бу эшне башкарып чыкмас та иде, мөгаен. Нәтиҗә ясарга булдым. Дистанцион уку барышында нинди кыенлыклар белән очраштык һәм нинди уңай яклары бар?

1. Оештыру. Укытучы иң элек әти-әниләрне бер йодрыкка туплап, төгәл күрсәтмәләр бирде. Әлеге система белән якыннан таныш башка әти-әниләрнең ярдәме дә ярап куйды, чөнки күпләр Учи.ру (ә дәрес биредә барды) платформасы белән дә якыннан таныш түгел иде.

Дөресен, әйткәндә, онлайн дәресне кызым тыңларга теләмәде, чөнки ул аның өчен бик җиңел тоелды. Өстәвенә, чит укытучы сөйләве дә аңа кызык булмады, шундук биремнәргә күчтек. Ә менә биремнәрне бик теләп үтәде. Математика буенча әлеге платформада шөгыльләнә башлагач, белеме буенча алга китеш сизелә. Инглиз теле буенча биремнәрне – вотсапка, ә рәсем дәресеннән электрон почтага юлладылар. Көч-чак аларны барлап бетергәч, инде өй эшләренә тотыныр вакыт җитте.

Нәтиҗә: өйдә баланың укуын оештыру һәм контрольдә тоту өчен аерым бер кеше кирәк.

2. Интернет. Апробация вакытында ярты биремне дә үтәргә өлгермәгән булсак, бүген “Задание от учителя” дигән өлешне тулысынча эшләп бетердек. #өйдәкал шигаре астында үзизоляциягә авылга кайтып киткән идек, шәһәрдән читтә булса да, Таттелеком түзде алай да. Сыйныфташлары арасында нәкъ менә техник сәбәпләр аркасында биремнәрне үти алмаучылар күп булды.

Нәтиҗә: дистанцион укуның ярты уңышы – интернет тизлегенә бәйле.

3. Дисциплина. Менә монысын оештыру өчен, үзе дә дисциплина белән дус булган өлкән кеше кирәк. Атналар буе иркенлеккә чыккан балаларга өйдә укуның мәктәпкә йөрү кебек үк җитди һәм кирәкле шөгыль икәнлеген кабул итү җиңел түгел. Күбесе өчен – бу бер уен гына. “Мәктәпкә йөрмичә көне буе компьютер каршында утырырга” дип теләгән балаларның хыялы тормышка ашты. Тик җаваплылык кына аларның кәефен җибәрә. Шуңа күрә бар эшне кичтән планлаштырып кую хәерле.
Кызым бию белән шөгыльләнә. Форманы югалтмас өчен, көн саен разминка ясау мәҗбүри. Өстәвенә атнасына өч тапкыр тренеры биремнәр юллый, аларга җавапны фото һәм видеоотчет рәвешендә даими юллап барырга кирәк. Аңа күңеллерәк булсын өчен үзем, дәү әнисе, кечкенә энесе дә бергәләп шөгыльләнә башладык. Юкса, бала бик тиз ялкаулана. Шуларга өстәп, дәресләрнең дә расписаниесен көйләдек.

Нәтиҗә: өйдә утыру мәктәпкә һәм түгәрәкләргә йөргәнгә караганда да вакытны һәм җыелганлыкны күбрәк таләп итә.

Дистанцион укуның беренче көненнән кызым канәгать түгел, мәктәпкә барып кайтуга җитми ди. Белем алу дәрәҗәсе дә аерыла һәм ул өйдә уку файдасына түгел. Ярый әле вакытлыча дип үзебезне юатабыз. Өйдә узган вакытларыбыз файдага узсын. Иң мөһиме – көндәлек тормыштагы вак мәшәкатьләрдән зарланмыйча, кадерен белеп, сөенеп яшәргә өйрәник. Өйрәнеп киләбез бугай инде. Изоляциядән чыккач кына, онытып җибәрмәсәк иде.

Ләйсән Низамова

Добавить комментарий