Слава Бибишев исемендәге «Крошка*КАРтошка» Казан карикатура һәм мультфильм мәктәбе Яңа 2021 елны аллы-гөлле үгезләр даирәсендә күтәренке рухта каршылый.
2016 елдан бирле эшләп килүче әлеге позитив мәктәптә күңелендә юмор хисе булган һәркем шөгыльләнә ала. Биредә балалар карикатура, комикслар, шаржлар, китап иллюстрацияләре, логотиплар ясарга өйрәнәләр. Бер үк вакытта кулланма гамәли сәнгать белән шөгыльләнәләр. Берләшмәнең директоры Айрат Ситдыйков, мәктәпнең әйдәп баручы белгече Иза Сәйдәшева әйтүенә караганда, балалар бик теләп йөри. 5-12 яшьлекләр «КАРклуб»ның беренче баскычы булып саналса, 12-18 яшьлекләр икенче баскычны тәшкил итә. Монда да генерал булырга хыялланган солдатлар шикелле үк, һәр бала эчтән генә булса да профессиональ рәссам-карикатурачылар – атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Әҗемов, РТ Рәссамнар берлеге әгъзасы Владимир Тихонов кебек бик күп осталар яулаган өченче баскыч турында хыяллана.
Карикатурачылар үзләре турында әледән-әле искәртеп торалар. Аларның «Әкият» балалар үзәгендә; рәссам Илдар Зарипов галереясында узган күргәзмәләрен тамашачылар әле булса хәтетерлиләрдер. Карикатурачыларның Хуҗа Насретдинның тууына 810 ел тулуга багышлап Төркиянең Казан баш консуллыгында; Халыклар дуслыгы йортында төрек-татар рәссамнарының уртак күргәзмәләре дә күңелләрдә җылы хатирәләр саклый.












