Яшенле яңгыр һәм томан фаразлана

Татарстан синоптиклары киләсе тәүлектә һава торышының үзгәрүе турында кисәтә. Кайбер районнарда яңгыр һәм томан көтелә. 

8 нче майда көннең аязлы-болытлы булуы фаразлана. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, төнлә Түбән Кама, Әлмәт,  Аксубай, Апас һәм Арча районнарында яшенле яңгыр булуы ихтимал. Шулай ук көндез Татарстан территориясендә секундына 15-17 метрга кадәр тизлектәге җил көтелә.

Һава температурасы 26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Добавить комментарий