Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшле булыр өчен тел өйрәнергә кирәк

Элек мәктәптә укучы һәр малай очучы булырга теләгән кебек, бүген күп кенә кызлар стюардесса формасын кияргә хыяллана. Бу һөнәрнең романтикасы тарта аларны! Интернеттагы вакансияләрне ачып карасаң, стю...

Элек мәктәптә укучы һәр малай очучы булырга теләгән кебек, бүген күп кенә кызлар стюардесса формасын кияргә хыяллана. Бу һөнәрнең романтикасы тарта аларны! Интернеттагы вакансияләрне ачып карасаң, стюардессаларга ихтыяҗ шактый зур икәнлеген күрәсең.
Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылында туып-үскән Гөлия дә кайчандыр, кулын каш өстенә куеп, көн дә бер үк вакытта оча торган самолетларны күзәтергә яраткан. Әмма туган көне 10 ноябрь – Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә туры килгәнгәдер инде, кечкенәдән хокук саклаучы булам дип үскән. Шул хыялын чынга ашыру өчен, КФУда юрист белеме алган. Ләкин, күкләрдә язылган булса, язмышың каршыңа үзе чыга, диләр. Гөлия моннан берничә ел элек чит илгә тәүге тапкыр сәяхәткә чыкканда, самолетта яшь һәм мөлаем егет-кызларның бортпроводник булып эшләп йөргәненә игътибар итә. «Шуннан әлеге һөнәр белән кызыксына башладым. Кечкенәдән юлга чыгарга, чемоданнар җыярга маһир идем. Чемоданлы кәеф минеке инде ул! Юлны, сәяхәтләрне бик яратам. Ул вакытта иптәш кызым аэропортта эшли иде. Аның янына кунакка барсам, тәрәзә төбеннән төшмичә, самолетларга карап утырдым, – дип, соңлабрак чынга ашкан яшерен хыялының тарихын сөйләргә керешә Гөлия. – Бермәлне Казандагы Бортпроводниклар әзерләү мәктәбе ачык ишекләр көне игълан итә дигән рекламага юлыктым! Башта әллә ни игътибар бирмәсәм дә, соңрак шалтыратып карарга булдым. Дус кызымның: «Төбәгән уең булгач, икеләнмә», – дигән киңәшенә колак салдым да белем йортына киттем. Укырга кабул иттеләр. Практиканы, Мәскәүгә барып, махсус тренажерларда уздык». Очкычны җиргә яки суга (анысы өчен махсус бассейн бар) эвакуацияләү вакытында пассажирларга ярдәм итү, авария вакытында коткару, янгын сүндерү җиһазларын куллану, беренче ярдәм күрсәтү ысулларын тренажерлардә үтәү сәламәтлеге, белеме буенча әзерлекле Гөлия өчен дә бик җиңелләрдән булмый. Стюардессалар әзерләү мәктәбендә самолет конструкциясе, аларда эшләп карау, инглиз телен камил белү, очкыч бортында хезмәт күрсәтү һәм тагын бик күп махсус белемнәр бирелә. «Анда уку, катлаулы булса да, бик кызыклы иде. Бортпроводник универсаль кеше бит: ул – медицина хезмәткәре дә, пешекче дә, психолог та. Тәмле итеп сыйлыйбыз да, ярдәм дә итәбез, хәтта, кирәк булса, бәби дә таптыра беләбез! Ләкин төп эшебез – куркынычсызлык шартларын кайгырту, – дип, яңа һөнәрен һәрьяклап сурәтләп чыга да Гөлия стюардесса булып очкан беренче рейсын көлә-көлә искә төшерә. – Укып бетергәч, башта үзеңне Россия киңлекләрендә оча торган рейсларда сынап карыйсың. Беренче очыш инструктор ярдәмендә уза. Без Оренбургка юл тоттык. Гомердә дә онытасым юк! Кул калтырау, пассажирларга коткару җиһазларын күрсәткәндә буталулар... Кире Мәскәүгә кайтып, самолеттан чыкканда, үземне Берлинны алган кешедәй хис иттем. Беренче очыш! Эйфория! Бик бәхетле идем. Хәзер инде тынычландым, барысын да көндәлек эш итеп кабул итәм. Хезмәттәшләрем әйбәт булгач, эшкә барасы гына килеп тора!»
Стюардесса булу өчен белем генә җитми. Бу хезмәт ияләре сабырлык, тәвәккәллек, мөлаемлык һәм батырлык кебек асыл сыйфатларга да ия булырга тиеш. Эшеңне ярату, кешеләрне кайгырта белү дә бик мөһим. Стюардессаның кәефе пассажирларга тәэсир иткәнлеген онытмаска кирәк. Рейсның тоткарлануы, көтелмәгән хәлләр – ни генә булмас!
«Шөкер, куркыныч хәлләргә тарыганыбыз юк, пилотларыбыз тәҗрибәле. Тик кайчакта күңелне борчый торган бер уңайсызлык килеп чыга: ерак чит илләрдән ял итеп кайтучы кешеләрне кайнар ризык белән сыйлаганда, салонның уртасына җитәрәк, ит ризыгы бетеп китәргә мөмкин. Безнең халык ит ярата бит. Менә шул чакта, уйнап-көлеп, башка төр ризыкка ризалата алсаң, зур куаныч. Беркемнең дә күңелен төшерәсе килми, алар безнең кунаклар бит! – ди Гөлия, йөзендәге мөлаем елмаюын сүндермичә. Төрле хәлдә югалып калмый торган, һөнәренә үлеп гашыйк кыз белән аралашу җиңел дә, рәхәт тә. Гыйшык дигәннән, шуны белдем: бу һөнәр ияләренә гаилә кору авырга туры килә икән. Кайсы ир хатынының әледән-әле атна-ун көннәр буе командировкада йөрүенә түзеп торсын. Үзе бортпроводник яки очучы булса гына инде. – Бейджиктан исемемне укыгач, татарча эндәшүчеләр очрый. Әле Доминиканага очканда, бер татар гаиләсе белән аралаштык. Казаннан Санкт-Петербургка яңа туган оныгын күрергә баручы әби белән дә үз телебездә сөйләшеп алдык. Эшемдә күбрәк русча яки чит телләрдә аралашырга туры килә, шуңа туган телемне белгән һәр кеше белән күрешү – үзе бер рәхәт».
Чартер авиакомпаниясендә эшләгәч, командировкалар 10-13 көнгә сузыла. Беренче мәлдә очышлар бик арыта кызны. Ул ял итү ягын караса, тәҗрибәле хезмәттәшләре аны экскурсияләргә, дөнья күрергә чакыра. «Хәзер инде яңа оча башлаган хезмәттәшләрне истәлекле урыннар белән танышырга үзем кыстыйм. Төрле илләрдән әти-әнигә, туганнарга, дусларыма бүләкләр алып кайтырга тырышам. Магнитиклар белән әниләрнең суыткыч ишеге тулды бугай инде».
Стюардессаларның ничек шулай һәрвакыт зифа калуларының серен беләсегез киләдер. Аларның махсус формасы аерым бер үлчәм буенча тегелә икән. Диета тотасыңмы, башкача ябыгасыңмы – шул формага сыярга тиешсең! Гөлия кечкенәдән спорт гимнастикасы белән шөгыльләнгән, университетта укыганда йөзүгә йөргән. Хәзер бию белән мәшгуль. Шуңа күрә ул идеаль формада. Стюардессаларның спорт киемнәре командировкада да үзләре белән.
Яллары шәп ичмасам! Хезмәт кагыйдәсе буенча аларга 72 көн отпуск каралган. Шуны ел буена бүлгәләп алалар. Океан кичеп очарга туры килсә, ике тәүлек бирелә, рейслар арасында да буш көннәре була. Очышка кадәр һәм очыштан соң да яллар каралган. Монысы мәҗбүри, хәтта шалтыратып тикшерергә дә мөмкиннәр. Чартер рейсларында эшләгәч, диңгездә еш була алар. Шуңа да Гөлия ял вакытында Европага барып кайтырга, музейлар, истәлекле урыннар белән танышырга тырыша. Әле күптән түгел генә Германиядә булган.
Стюардесса һөнәрен сайларга теләгән кызларга инглиз телен яхшылап өйрәнергә киңәш итә Гөлия. «Инглиз һәм башка телләрне белү тормышта яңа киңлекләр ача. Тагын бер теләк – кызлар сәламәтлекләрен сакласыннар һәм кайгыртсыннар. Күктә армый хезмәт итү өчен, спорт белән шөгыльләнү бик мөһим. Физик әзерлеге булган кешеләр биоритмнар үзгәрешен, очыш вакытындагы төрле авырлыкларны җиңелрәк кичерә».
Бу – кызык
Казанда самолет бортында хезмәт күрсәтүчеләрне әзерли торган Бортпроводниклар мәктәбендәге уку тәртипләре белән уку йортының клиентлар белән эшләүче хезмәткәре Марина Одинцова таныштырды:
– Бортпроводниклар әзерләү курсы һәр ай саен оештырыла. Укуга 18 яшьтән кабул итәбез. Укырга килүченең урта гомуми белем бирүче уку йортын тәмамлавы турында таныклыгы һәм очучыларның табиблык эксперт комиссиясен (ВЛЭК) узган булуы мөһим. Россия Федерациясе яки Белорусь республикасы гражданнарын кабул итәбез. Уку өч ай дәвам итә.
Мәктәпне тәмамлаучыларга эшкә урнашырга да булышабыз. Кемгәдер бортпроводниклар туплый торган авиакомпанияләр турында мәгълүмат бирелсә, икенче берәүләргә резюме язарга ярдәм итәбез. Бүгенге көндә стюардессаларга ихтыяҗ шактый зур. Самолет бортында эшләргә кызлар да, егетләр дә каршы түгел, андыйлар арасында студентлар да очрый, югары уку йортларын тәмамлаучылар да бар.

Раилә Хәялиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ