Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшмәкәрләр дә укый икән

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган «Кече һәм урта эшмәкәрлек» өстенлекле проект кысаларында Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә багышланган брифингта сүз шул хакта бард...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган «Кече һәм урта эшмәкәрлек» өстенлекле проект кысаларында Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә багышланган брифингта сүз шул хакта барды. Бүгенге көндә Татарстан буенча 37 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Ел азагына кадәр әлеге сан 60 меңгә җитәр дип планлаштырыла.
Республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев агымдагы елның 9 ае эчендә Татарстан эшмәкәрләренең «Мой бизнес» үзәгендә 13,5 меңнән артык хезмәт алуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта министр үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр өчен төрле белем бирү программалары барлыгын ассызыклады. Аерым алганда, ул «Фабрика предпринимательства» «Деловая среда» бизнес-сервислары, «Бизнес класс» программасы кысаларында үзмәшгульләр өчен махсус курслар, электрон сәүдә мәйданчыклары аша үз продукцияңне сату буенча уку-укыту чаралары оештырылуын әйтеп узды.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ