ЙӨЗЬЯШӘР МӘКТӘП

Буа шәһәрендәге бөтен тау ягының бай, шанлы тарихка ия уку йортларының берсе булган Мулланур Вахитов исемендәге гимназия тагын ике елдан үзенең 100 еллыгын каршыларга әзерләнә. Гомер-гомергә татар мохите хөкем сөргән, көчле педагогик составы, үзенчәлекле традицияләре белән танылган, шәһәрдәге башка мәктәпләрдән аермалы буларак, әле дә милләтебезнең йөзен, рухын балалар йөрәгендә саклап тоткан белем учагы ул.

ЛАЛӘ – УЯНУ БИЛГЕСЕ

Гимназия – буш урында юктан барлыкка килгән уку йорты түгел. Зөя буеның башкаласы саналган Буа борын-борынгыдан ил-көнгә көчле мәдрәсәләре, укымышлы имам-мөдәррисләре, галим-голямалары белән танылган. Шуңа да бу уку йорты – милләт мәнфәгатьләрен һәрвакыт беренче урынга куйган олуг шәхес, ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Кашшаф Мохтаров эшләгән чорда (1921 – 1924 еллар), 1922 елның 24 июлендә ачылган тәүге татар мәктәпләрнең берсе. Халык Комиссарлары Советының 1921 елның 25 июнендә кабул иткән беренче Декреты да татар теленә, рус теле белән беррәттән, дәүләт статусы бирү турында була. Нәкъ менә шушы елларда татар мәктәпләре челтәре төзелә. Мәктәпләрдә беренче булып татар теле укыту кертелә, элмә такталар ике телдә языла, рәсми документлар татар телендә басыла башлый. Гомумән, татар мәгарифен үстерүгә нык игътибар бирелә. Татар телендә югары белем алу мөмкинлеге барлыкка килә. Вузларда татар бүлекләре ачыла, хәзерге ТР Фәннәр академиясенең нигезе – Академик үзәк оештырыла.

Гимназиягә менә шундый уйлар белән аяк бастым. Эчкә узгач та, дивардагы лалә чәчәге формасында ясалган гербыннан да мин аның хәзер дә әнә шул миссияне – туган телебезне һәм милли традицияләрне саклау һәм дәвам иттерүен күрдем.

Гимназия белән инде 6 ел аның бәләкәй генә уңышына да сабый баладай мәмнүн булып, аңа үзенең күңел җылысын биреп, коллективны иҗат бәйгеләренә әйдәп хезмәт куючы фидакарь зат, Татарстанның атказанган мөгаллиме Линар Зиннәтуллин җитәкчелек итә. Ленар Бәдретдин улы – «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналларының да күптәнге якын дусты, укытучыларны, балаларны журналлар чыгаруда кызыклы язмалар белән актив катнашырга эндәүчеләрнең берсе. География укытучысы һәм,

гомумән, газиз җиренең яраткан улы буларак, туган ягына багышлап язган «Гасыр кичкән Исәк мәктәбе» (2011), «Буа муниципаль районы географиясе» дәреслек ярдәмлеге (2015), «Буа районында география белеме бирү тарихы: үткәне һәм киләчәге» (2019) исемле китаплар авторы да ул әле. Инде менә сөекле гимназиясенең 100 еллыгына багышланган чираттагы хезмәтен әзерләп ятуын әйтте.

– Кулъязмамны шактый тулыландырасым бар. Моның өчен Казанга барып, архивларда тир түгәргә кирәк әле, – диде ул басылачак китабы турында. Аннан кыскача гына мәктәп тормышы белән таныштырып узды. – Әйтергә генә ансат, йөз еллык тарихны колачлау җиңел түгел. Әмма гимназия үзе дә – сулап торган бер тере организм, үзе сабыйлар хыялыннан торган бер дөнья. Анда барлыгы 360 бала укый. Алар белән янәшә сыйныфларда мөмкинлекләре чикләнгән 42 сабыебыз белем ала. Һәркайсы – шәхес. Укучыларның барысы да шәһәр һәм якын-тирә авыллардан тупланган. Бер балабыз 50 чакрым ераклыктагы авылдан килеп укый хәтта. Алар белән 37 кешелек укытучылар коллективы эшли. Мин аларны бер генә минутка да калдырып китә алмыйм. Мәктәп тыштан тыныч күренсә дә, эчтән кайнап тора. Яңа китабыма өстәмә документлар туплау өчен, ничек тә чираттагы ялымнан файдаланырга һәм кышкы кичләрдә өйдә утырып язарга кирәк, башкача мөмкин түгел.

Гимназиядә Татарстан һәм төбәк тарихын, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүгә игътибар зур. Сыйныфлар арасында туган якка багышланган иң талантлы, иң укылышлы иҗат ителгән шигырь- хикәяләргә, рәсемнәргә, композицияләргә конкурслар игълан ителгән, шуңа күрә дә аның йөз еллык бәйрәмен һәр сабый, һәр укытучы – һәммәбез түземсезләнеп көтә. Аны лаеклы каршылау өчен һәр сыйныф җитәкчесенең, һәр сыйныфның алдына җитди бурычлар куелган. Туган җиренең үткәнен белгән бала туган ягын, ана телен дә ярата, халкы белән дә горурланып яши. Алар баланың шәхес булып үсүе өчен, Тукай әйтмешли, «бик тә кирәкле шәйдер».

МӘКТӘП МУЗЕЕНДА МИЛЛИ МӘГАРИФ ТАРИХЫ

Шуңа күрә дә, без дә бер гасырлык тарихы булган уку йорты белән танышу өчен, иң элек аның «Туган якны өйрәнү» музеена юнәлдек. Мәктәпнең иркен, озын, якты коридорларыннан атлаганда, сине ике яклап төрле тарихи вакыйгаларны яктырткан стендлар озата баруына игътибар иттем. «Кара, әгәр теләсәң, таш диварларны да сөйләшергә өйрәтергә

мөмкин икән», – дип уйладым эчтән генә. Менә ТАССРның төзелүенә 100 ел тулуга багышланганнары, алар белән янәшәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел, гимназиянең – 100, Буа шәһәрененең 240 еллыгын яктырткан стендлар тезелеп киткән. Мәктәп тормышына багышланганнарының исәбе-хисабы юк шикелле. Берсенә генә күз салсаң да, тарихның гыйбрәтле сәхифәләре, сине кулларыңнан җитәкләп, үз дөньясына алып кереп китәр төсле.

Музейда безне IX сыйныф укучысы, музей советы әгъзасы Гөлия Хисамова белән тарих, хезмәт укытучысы Рифгать ага Галәтдинов каршы алдылар. Гөлия, бөтен сәләтен салып, иң элек яраткан гимназиясенең 100 еллык тарихы белән таныштырды.

– Уку йортыбыз тарихы 1922 елда ачылган ике баскычлы мөселман мәктәбеннән башлана, – дип сөйләп китте ул. – Оештыру эшләре татар зыялысы Мостафа Насыйровка тапшырыла. Ачылган шәпкә мәктәптә укырга 10 бала килсә, алдагы елда укучылар саны 100 дән арта. Мос- тафа Галим улы мәктәп белән 1926 елга кадәр җитәкчелек итә. Аннары, 1927 елда мәктәпләрнең гарәп имлясыннан латинга күчәчәге мәгълүм булгач, күп кенә укымышлы милләттәшләребез кебек, Үзбәкстан якларына китеп бара. Мәктәпләрдә үзбәк балаларын укырга-язарга өйрәтә. Озак еллар мәктәп директоры булып эшли. «Үзбәкстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Мәктәбебез хәзергә кадәр Мостафа ага Насыйровның Ташкентта яшәүче оныклары белән элемтәдә тора.

Гөлия Хисамова сөйләгәннәрдән без гимназия турында үзебез өчен бик күп кызыклы мәгълүматлар тупладык. 1927 елның сентябреннән мәктәп директоры булып Ләбиб Гайсин (30 нчы елларда Арча педагогик көллиятен җитәкли) эшли башлагач, уку йорты тугызъеллык итеп үзгәртелә. Мәктәп латин имлясына күчә, башка фәннәр белән рәтеннән, педагогика белән психология фәне керә башлый. Ул чорда укытучы кадрлар җитми. Озакламый чыгарылыш сыйныф укучыларын башлангыч белем бирүче мәктәпләргә укытучылар итеп җибәрә башлыйлар.

ХХ гасырның 30 нчы еллары СССР халык мәгарифе системасында зур үзгәрешләр алып килә. Илдә мәҗбүри башлангыч белем бирү кертелә. Моңа кадәр бер хәреф танымаган 14 яшькә кадәрге балалар да мәҗбүри рәвештә укырга-язарга өйрәнергә тиеш була. Мәктәпләрдә балалар саны бермә-бер арта. Укыту предметларына нигезләнгән сыйныф системасы кайтарыла. Балада укуы өчен җаваплылык хисе барлыкка килә.

КЕМ СИН, МУЛЛАНУР ВАХИТОВ?

Гөлия әнә шулай гимназия тарихы белән таныштыруын дәвам итте. Әмма ул: «1934 елда унъеллык урта белем бирү статусы алгач, мәктәпкә Мулланур Вахитов исеме бирелә», – диюгә, әзерлеген сынап карау өчен, аңа юри бер сорау бирәсем килде.

– Аның исемен ни өчен сезнең мәктәпкә биргәннәр соң? Мулланур Вахитов Буада революцион эш алып бармагандыр бит? – дидем, хәйләкәр генә елмаеп.

Каршыбыздагы Вахитовка багышланган стендта минем сорауның җавабы юк иде, әмма кыз югалып калмады.

– Безнең музейда андый мәгълүматлар юк, – диде ул. – Әмма, белүемчә, Мулланур Вахитов – татар халыкның хәтерендә мәңгегә сеңеп калган каһарман. Аның үлгәннән соңгы язмышы башка һәлак булган көрәштәшләренекенә караганда бик «бәхетле». Татарстанда 1920–1930 елларда төрле «уклончылыкта» гаепләнеп репрессияләнгән уннарча мең танылган сәяси эшлеклеләр арасында яла ягылмый калган берничә генә «изге» исем бар. Шуларның берсе – Мулланур Вахитов. Әгәр дә ул 1918 елның августында Казанны яклаганда исән калса, Сталин палачлары аны да, Мирсәет Солтангалиевне, Кашшаф Мохтаровны харап иткән кебек, һичшиксез, юкка чыгарырлар иде. Мулланур Вахитов революция «аталары» кулыннан түгел, аның дошманнары кулыннан һәлак булды. Ул озак еллар татар халкының совет чоры тарихындагы иң популяр сәяси эшлеклесе, Татарстан өчен гомерен биргән каһарман булып саналды.

Гөлиянең шундый ялкынлы нотыгыннан соң, укучы баланың Россия һәм Татарстан тарихын тирәнтен белүенә сокланып куйдым. Әмма ул моңа исе китми генә, сүзен дәвам иттерде:

– Гимназия гомер-гомергә әлеге исемне югары йөртте. Аның укучылары, кайда укыйсың дип сорасалар, башларын чөеп: «Вахитовта!» –дип кенә җавап бирерләр.

… Шул еллардан алып, база мәктәбе булганга, бирегә Буа төбәгендәге генә түгел, Апас, Тәтеш, Чынлы, Тархан районнары, Ульян өлкәсе авылларындагы җидееллык татар мәктәпләрен тәмамлаган балалар да килә башлый. Укыту системасы да бераз үзгәрешләр кичерә. Балалар белемнәрне I – VII сыйныфларда – татарча, VIII – IX сыйныфларда татар һәм рус телләрендә үзләштерергә керешә.

1939 елда «татар һәм рус халыкларының культурасын якынайту өчен» дигән сәбәп белән, мәктәпләрдә латин хәрефләреннән кириллицага күчү турында карар чыкса да, тулысынча хәзерге кирилица хәрефләре нигезендә уку һәм язу 1941 елда гына башлана. Вахитов мәктәбендә җәен – башлангыч, хәтта җидееллык мәктәп укытучылары өчен аерым фәннәр буенча махсус курслар оештырыла. Ул чорда Казан педагогия училищесы һәм институты да читтән торып укучы студентлар өчен керү имтиханнарын Вахитов мәктәбендә үткәрә башлый. Методик киңәшмәләрнең байтагына Вахитов мәктәбе укытучылары җитәкчелек итә.

УКЫТУЧЫ, УКУЧЫ КАҺАРМАННАР

Гимназиянең Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган стенды янына җиткәч, тарих укытучысы, моннан 25 ел элек әлеге музейны оештыруда үзе катнашкан хезмәт ветераны Рифгать ага Галәтдиновның йөрәге түзмәде: сүз дилбегәсен үз кулына алып, болай дип сөйләп китте.

– Сугышның беренче көннәреннән үк Һади Ильясов, Хөснулла Гыйльмуллин, Гали Мифтахов, Салих Сайкин, Кәшифә Сабирова кебек бер төркем укытучылар фронтка китә һәм ватан азатлыгы өчен башларын сала. 1941 елда урта мәктәпне тәмамлаган Гата Галиуллин, Фарук Идрисов, Әбрар Измайлов, Гәрәй Зарипов һәм башка күп кенә укучыларыбыз да сугыш кырында һәлак була. Ә менә Котып Гыйззәтуллин, башта – бригада, аннары дивизия командиры буларак зур батырлыклар күрсәтеп, дәүләтебезнең күп кенә сугышчан бүләкләренә лаек була.

1941 елдан иң авыр чорда мәктәпне Галимҗан абый Салихов җитәкли. 1 сентябрьдән уку бары 1-4 нче сыйныфларда гына дәвам иттерелә. РСФСР Мәгариф халык комиссариаты карары нигезендә, урта һәм өлкән сыйныф укучылары укытучылар белән бергә көзге уңышны җыеп алуга җибәрелә. Буа шәһәрендәге күп кенә биналарда эвакуацияләнгән оешмалар, предприятиеләр урнаша, мәктәпнең ике уку корпусы да Буа шәһәр советы карамагына бирелә. Укулар бары бер генә корпуста алып барыла һәм ике сменалы итеп оештырыла. Мәктәптә һәр предмет оборона белән бәйләп укытыла башлый. Сугыш алдыннан мәктәп практикасында булган социалистик ярыш сугыш чорында тагын да зур масштаб белән дәвам итә. Мәктәптә фронттагыларга җылы киемнәр алу өчен 1356 сум акча җыела,

шуларның 889 сумын укучылар, 467 сумын укытучылар бирә. Тәрбия эше немец-фашист илбасарларына карата нәфрәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә. Архив материалларына караганда, сугыш чорында мәктәптә барлыгы 357 бала укыган, аларга 16 укытучы белем биргән. Уку шартлары гаять кыен. Укучылар дәреслекләргә, дәфтәрләргә кытлык кичерә. 13 сыйныфка 7 бүлмә туры килгәнлектән, ике сменалы уку дәвам итә, кышын мичкә ягарга утын, бүлмәләргә яктылык җитми. Балалар салкыннан күшегә, әмма дәресләр өзелми. Мәктәпнең 3 гектар мәйдандагы җирендә солы, бодай, тары чәчелә, мәктәп ишегалдына 25 сотый бәрәңге утыртыла. Тормышлары авыр булган 60 балага ашханәдә ашау өчен талон, 18 пар киез итек, Америка Кушма Штатлары җибәргән ярдәмнән 24 бүләк һәм 500 сум акчалата ярдәм таратыла.

СТЕНДТАГЫ ТАНЫШЛАРЫМ

Үзенең кечкенә генә бүлмәсенә гасыр кадәр гасырны колачларлык тарихи мирас туплаган музейга исем китеп, тын гына ветеран укытучыны тыңлыйм. Үзем һаман уйда. Еллар уза тора. Мулланур Вахитов исемендәге гимназия бүген инде башка мәнфәгатьләр белән яши. Замана ихтыяҗын искә алып, 1970 елдан автодело дәресләре керә башлап, 2000 нән артык укучы машина йөртү таныклыгы алган. 1992 елда гимназия каршында сәнгать мәктәбе ачылган. Анда шөгыльләнүче балаларның хәзер республика күләмендә уздырылган конкурсларда алдынгы урыннар яулый, андагы «ШкиВ» театр студиясенә йөргән балалар Буа шәһәр драма театры артистлары булып үскәннәр.

Заман укыту-тәрбиягә үз йогынтысын ясамый калмый. Хәзерге шартларда сабыйлар күңелленә кечкенәдән миһербанлылык, шәфкатьлелек шытымнарын салу өчен Белем, Гимназия, Өлкәннәр, Укытучылар көннәре кебек, матур чаралар уздыру гадәткә кергән. Милли гореф-гадәтләребезне искә төшерү һәм саклау йөзеннән, монда Нәүрүз, Карга боткасы, Җыен кебек борынгы бәйрәмнәрне искә төшергәннәр. Ата-аналар, дәү әниләр, дәү әтиләр көтеп торучы. 8 Март, 23 февраль, 9 Май бәйрәмнәре дә зурлап бәйрәм ителә.

1937 елдан алып 2020 елга кадәр гимназияне 5000 бала тәмамлаган, шуларның 62се – алтын, 107се көмеш медаль белән бүләкләнгән. Гимназиядә белем алган укучыларының күбесе ел саен югары уку йортларына укырга керә, төрле җаваплы тармакларында нәтиҗәле эш алып бара. Татарстанга танылган һәм үзем дә күреп-ишетеп белгән

галимнәрнең, сәнгать әһелләре, тармак җитәкчеләре, күренекле шәхесләрнең заманында шушы гимназиядә укуларын белгәч, күңелдә әлеге уку йортына соклану артканнан арта барды. Мин аларның кайберләрен генә булса да әйтми кала алмыйм. Менә алар: Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рафаэль Әбүзәров, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, «Татагропромстрой» АҖнең генераль директоры, «Буа якташлыгы» җәмгыяте президенты Ирек Закиров, профессор, икътисад фәннәре докторы Сәгыйть Хисаметдинов, «Татнефть» ААҖнең Лениногорский филиалы башлыгы, Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Ринат Хәсәнов. Саный китсәң, бик күп алар.

Кайчандыр газета-журнал редакцияләрендә кул биреп күрешкән, шигырьләрен тантаналы кичәләрдә, шигырь бәйрәмнәрендә тыңлаган, пьесаларын Г.Камал, К.Тинчурин театры сәхнәләрендә тамаша кылган язучы-шагыйрьләрдән, драматурглардан Шәриф Хөсәенов, Барлас Камалов, Әхмәт Рәшит, Данис Хәбибуллин, Равил Рахман, Фирдәвес Дәүбашларның иҗатларын, тормыш юлларын колачлаган стендны күрү күңелдә сөенү хисләре көчәйтеп җибәрде. Баксаң, алар барысы да олы юлга кайчандыр шушы уку йорты бусагасын атлап чыкканнар икән бит. Гимназия хәзер дә җәмгыятьтә әнә шундый алдынгы карашлы, тирән фикер йөртә белүче олуг шәхесләр тәрбияләүне үзенең төп бурычларының берсе дип саный. Заман һаман хәрәкәттә булуыбызны таләп итә.

Ирек НИГЪМӘТИ

Фотолар мәктәп архивыннан

Добавить комментарий