Логотип Магариф уку
Цитата:

Юбилеегыз котлы булсын, Лидия ханым!

Авторлар – 107 еллык тарихы булган «Мәгариф» журналының иң зур байлыгы, ныклы терәге. Чөнки алардан, алар ярдәменнән башка редакция коллективындагы бер дистә тирәсе кеше белән белән генә ай саен 96 би...

Авторлар – 107 еллык тарихы булган «Мәгариф» журналының иң зур байлыгы, ныклы терәге. Чөнки алардан, алар ярдәменнән башка редакция коллективындагы бер дистә тирәсе кеше белән белән генә ай саен 96 битлек «Мәгариф»  журналын әзерләп чыгаруны күз алдына китерүе дә кыен.  Мәгариф»ебезнең һәр санында 35 – 40 авторның язмасы – дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чара үрнәкләре урын ала.  Шундый иң актив авторларыбызның берсе – Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лидия Семен кызы Константинова. Бүген аның өчен икеләтә бәйрәм. Беренчедән, ул бүген үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Икенчедән, ул бүген Казанда «Мәгариф» журналы оештырган конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаша. Чөнки Лидия ханым журналыбыз оештырган «Яшел бишек» конкурсында «Үсәлием – чишмәләр иле» язмасы белән катнашып, җиңүче булды.
Юбилярыбыз – тумышы белән үк чын мәгънәсендә педагог, тәрбияче. Андыйлар хакында, яратып, ут борчагы, диләр. Педагогик стажы гына 31 ел. Педагоглар нәселеннән ул. Киңкырлы шәхес. Кирәк икән җырлый да, биергә дә өйрәтә, бәйрәмгә дип киемнәрен дә тегә, районның йөзек кашы саналган мәктәп театр түгәрәгендә дә укучылары белән мәш килә... (Шулай булмыйча?! Ул бит заманында комсомол мәктәбендә чыныгу алган кыз бит!) Укучылары алышына тора. Тик Лидия апалары һәркайсының иң яраткан укытучысы, икенче әниләре булып кала.Лидия ханым Константиновнаны республикабызның барча укытучылары исеменнән олуг юбилее белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә бар эшегез дә бүгенгедәй ике «5»лелек белән – 55 лек дип бәяләрлек булсын? Шәхси тормышыгыз, фидакарь хезмәт үрнәгегез белән озак еллар әле бик күпләргә якты маяк булып балкып яшәргә насыйп булсын? Юбилеегыз белән Сезне, Лидия Семеновна!  
 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ