Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары уку йортына – конкурстан тыш

Бүген республикабызның 25 мәктәп укучысы Сочида узучы экология буенча россиякүләм олимпиадада Татарстан данын яклый.Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган экологик белем көненә баг...

Бүген республикабызның 25 мәктәп укучысы Сочида узучы экология буенча россиякүләм олимпиадада Татарстан данын яклый.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган экологик белем көненә багышланган конференциядә ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директор урынбасары, Татарстаннның атказанган экологы Дмитрий Иванов хәбәр итте. “Экология буенча олимпиада башка фәннәрнекеннән аерылып тора. Балалар фәнни-тикшеренү эше буенча күнекмә алып кына калмый, аны тормышта да кулланырга өйрәнә. Өйрәнү өчен сайлап алынган темалар нигездә баланың яшәгән җиренә кагыла бит. Өстәвенә, экология буенча россиякүләм олимпиадаларда җиңүче укучылары югары уку йортларына конкурстан тыш кабул ителә”, – диде ул.
Мәгълүм булганча, экология мәктәпләрдә фән буларак укытылмый. Шуңа күрә инициативалы мөгаллимнәргә аеруча рәхмәтле экологлар. 1 сентябрьгә махсуслашкан методик кулланма әсбапларны бастырып, укытучыларга тапшырырга уйлыйлар.
Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин республикабызда экологик мәгариф буенча активлык зур дип белдерде. Иң зур игътибар чүпне аерып җыюга һәм аны икенчел эшкәртүгә бирелә икән. “Шул рәвешле кулланылган батарейкаларны җыю өчен генә дә белем бирү оешмаларына 3000 савыт таратылды”, - диде ул. Моннан тыш макулатура һәм пластик та аерым җыела. 2019 елның февраль аенда гына утилизация өчен 175 кг пластмасса җыелган.
Исегезгә төшерәбез: экологик ике айлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта “Гаилә һәм мәктәп” журналының март санында язган идек инде.
Балалар бакчасыннан алып 30 яшькәчә табигатькә битараф булмаган татарстанлылар өчен күпсанлы конкурста катнашып җиңүчеләр өчен менә дигән бүләкләр каралган. Табигать саклаган өчен бүләк алырга ашыгыгыз!
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ