«Z буынын» акбур, такта һәм дәреслек кызыксындырмый»

Башкалабыздагы иң затлы иҗтимагый залларның берсе – Казан Ратушасында «Ел укытучысы» бәйгесенең шәһәр этабында җиңеп чыккан педагогларны бүләкләделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 18 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Наил кызы Яруллина «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» дип табылды. Аңа Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин сертификат һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Тугыз ел дәвамында балаларга, буыннан-буынга әманәт буларак күчкән ана телебезне укытып, шуның аша аларга татарның рухи-мәдәни, әхлакый кодын тапшыручы Альбина ханым өчен туган тел дәресе 45 минутлык сабак укыту гына түгел. «Туган телем – ул әниемнең назлы тавышы аша үтеп кергән мәхәббәт теле, әтием яратып уйнаган гармун теле, дәү әниемнең үгет-нәсихәтле әкиятләре теле, Бөек Җиңүне Берлинда каршылаган дәү әтиемнең теле», – ди ул.

– Альбина Наилевна, мәктәптә гомер буе эшләгән абруйлы укытучылар да кайчак мондый бәйгеләрдә катнашырга җөрьәт итмичә торалар. Сездә, шәхсән, икеләнү булдымы? Җиңүегезне коллективта ничек кабул иттеләр?

– Рәсмирәк яңгыраса да, әйтим: мин үзем бу җиңүне шәхси уңышым дип түгел, ә коллективның уртак тырышлыгы буларак кабул иттем. Әзерлекне тулы бер команда алып барды. Мин эшне тәкъдим итүче генә идем. Тагын шунысы да бар: миннән сез бәйгедә катнашырга телисезме, юкмы дип, беркем дә сорамады. Бу минем шәхси карарым иде. Мәктәп директоры Рина Бәдриева янына кереп, теләгемне белдергәч, ул аны хуплап, күтәреп алды. Безнең мәктәптә татар теленә, татар теле укытучыларына электән аерым бер мөнәсәбәт булды. 35 ел буе мәктәбебез директоры булып эшләгән Наҗия Мәзгүтовна Шевелевадан ук килә бу. Ул да, ана телен укытуның мөһимлеген аңлап, безгә һәрвакыт ярдәм итеп торды. Инглиз телен өйрәтүгә күп вакыт һәм тырышлык салынган уку йортында, ана теленә бирелгән сәгатьләр саны кимүгә карап, укытучыларның да, балаларның да бу фән белән кызыксынуы кимемәде. Бездә ана телен минем белән бергә дүрт укытучы укыта. Коллегаларым Чулпан Галәвиева, Светлана Садыйкова, Лениона Билалова белән үзара киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлибез.

– Беркемгә дә сер түгел: ана теленә карата вазгыять үзгәрү аркасында барыбыз да авыр хәлдә калдык. Холык ягыннан оптимист булгангамы, аек фикернең җиңүенә өметләнгәнгәме, мин «безнең тел киселгән» дип әйтергә яратмыйм. Кайвакыт уйлап та куям: әгәр икътисади белемем булса, мөгаен, миннән кризис-менеджер ясарлар иде. Чөнки шундый чорларда миндә концентрация-ныклык аеруча көчәя. Һич икеләнмичә әйтәм: шәһәр мәктәпләренең татар теле укытучылары бүгенге көндә иң нык әзерлекле педагогларга әйләнделәр. Күбесенең икешәр белеме бар. Алар теләсә нинди үзгәрешләргә әзер, шуңа күрә аларны хәзер чыгырдан чыгарып булмый. Күпләр, кабат әзерлек үтеп, яңа методикалар белән таныштылар һәм һөнәри үсешкә ирештеләр, үстеләр. Инде ул белемнәрен эштә кулланалар. Татар теле белән бәйле шаукым булып алган чорда балаларның кайберләре «родной русский язык»ка күчкән иде. Әмма алар, бер ай эчендә әлеге уйларыннан кайтып, элеккегечә татар теле дәресләренә йөрүләрен дәвам итте. Заман таләпләренә туры килер өчен, укытучыларга да үсәргә, үзгәрергә туры килә. Тел кризисы безгә шуны төшендерде. Бу уңайдан инглиз язучысы Льюис Кэрроллның фикере хәтердә яңара: «Бер урында калу өчен, кушаяклап чабарга, ә каядыр эләгү өчен, ким дигәндә, ике тапкыр тизрәк йөгерергә кирәк». Киләчәк мәктәбендә үз урыннарын гына түгел, ана телебезнең дәрәҗәсен саклап калырга омтылган мөгаллимнәр өчен бу аеруча мөһим дип уйлыйм.

– Киләчәк укытучысы дигәндә, Сез нәрсәне күздә тотасыз? Бу уңайдан ХХ гасыр башында Риза Фәхреддин язып калдырган сүзләр белән килешәсезме: «Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр», – дигән атаклы мәгърифәтчебез.

– Риза Фәхреддин – хәзерге чор күзлегеннән караганда, тарихчы, мәгърифәтче генә түгел, бөек фәлсәфәче һәм психолог та. Һәр яңа заман укытучы алдына яңа бурычлар куя, яңа сынаулар җибәрә. Киләчәк укытучысы, шул сынаулардан сынмыйча-сыгылмыйча, намусын югалтмыйча, авырлыкларны җиңеп чыгарга тиеш. Бөек милләттәшебез әйткәнчә, яңа заман укучысы белән очрашуыбызны белеп, аны алдагы заманнар өчен әзерләргә кирәклеген аңлап эш иткәндә генә, без укучыларыбыз өчен үрнәк һәм файдалы зат була алачакбыз. Шул очракта гына балалар Укытучы һөнәренең бөек һөнәр булуына инаначаклар дип уйлыйм. Тел кризисы моны бик ачык күрсәтте.

А.Яруллинаның шәхси архивыннан 

Иң мөһиме: балаларны яратырга кирәк. Алар белән бер телдә сөйләшү, көчле психолог булу зарур. Замана балаларының кызыксыну даирәсен белми торып, алар белән «бер дулкында» булуың шикле. Мин шул максатны күздә тотып,  интернетка еш мөрәҗәгать итәм. YouTube каналы, социаль челтәрләрдән яңа буын турында күп мәгълүмат алып була. Рэперлар, аларның җырлары, яңа чыккан китаплар, фильмнар – боларның барысын да туган тел һәм әдәбият дәресендә фикер алышу өчен телгә алу мөһим. Педагогның заманча технологияләрне яхшы белүе, гаджетлар белән иркен эш итүе – яшь буынның хөрмәтенә ирешү өчен шулай ук зарури күрсәткеч. «Z буынын» акбур, такта һәм дәреслек күптәннән кызыксындырмый. Клиплы фикер йөртүләре аркасында, алар бары тик кыска, баштан ук кызыксыну уята торган сурәтле мәгълүматны генә кабул итә һәм истә калдыра. IТ-технологияләр – киләчәк заман укытучысының төп коралы.

– Сезнең өчен «Ел укытучысы»нда иң кыены нәрсә булды?

– Район этабында да, шәһәр этабында да иң кыены дулкынлану–психологик киеренкелекне җиңү булгандыр. Оятка калмасам ярар иде дигән нәрсә бар. Дәрес бирү этабы да зур җаваплылык таләп итә, монда нәтиҗә синнән генә тормый, чөнки бер белмәгән башка мәктәп укучылары белән эшлисең. Алар белән контакт, уртак тел табып, элемтә урнаштыра алырсыңмы, юкмы – моны алдан әйтүе кыен. Әмма үземнең өлешкә тигән сыйныфлар – 155 нче мәктәпнең VIII классы һәм 165 нче мәктәпнең VI классы белән эшләү миңа бик ошады. Бар да бик мөһим. Аерым басым ясап, шуны әйтәсем килә: хәзерге вакытта татар теле укытучыларыннан дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә яңа укыту алымнары көтәләр. Безнең мәктәптә инглиз теле тирәнтен өйрәтелгәч, балаларыбыз аны бик яхшы белә. Шуңа күрә дә без татар теле дәресләрендә инглиз телен укыту методикасын куллануны хуп күрәбез. Инглизчәне дә бераз кушып җибәрәбез. Интегральлек бар. Аннан үземнең дә икенче югары белемем инглиз теле булгач, бу миңа бик кулай. Ә инде туган тел укытучылары алдында килеп туган проблемаларны зар елап кына хәл итеп булмый. Моның өчен күп көч куярга, әйткәнемчә, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Миңа калса, бәйгедә катнашучы үз өстенә нинди йөк алуын баштарак аңлап та бетерми. Инде мондый карарга килгәнсең икән, синең бөтен өлкәдә дә профессионал булуың кирәк. Шәхсән үзем дә, әйтик, анда ниләр кирәген һичьюгы ярты ел алдан белгән булсам, мин аларны алдан әзерләп куйган булыр идем. Мәсәлән, шәхси сайт булдыру – зур эш. Аны бер атна эчендә кемнеңдер ярдәменнән башка гына эшләп булмый. Гомумән, дәрес эшкәртмәсе төзегәндә, яңа идеяләр яки методик ярдәм кирәкме яки бәйгедә чагында дәресләрне укытып тору мәсьәләсен хәл итүме – барысында да коллективка таянасың.

– Сайлау алдында калу, ике юл чатында калгандагы кебек үк, кешедән тәвәккәллек таләп итә. Шәхсән менә үзегез ни өчен татар теле укытучысы белгечлеге сайларга булдыгыз?

– Безнең гаиләдә укытучылар юк. Укытучылык эшен беренче укытучым  һәм югары классларда да мәктәптә сыйныф җитәкчебез булган Индира Сафиуллина йогынтысында сайлаганмындыр. Ул безне 11 нче сыйныфка кадәр алып барды һәм татар теленең бөек тел булуын һәм иң кирәкле фәннәрнең берсе икәнлеген күңелебезгә салды. Аның ничек итеп дәрес алып баруы, сөйләм культурасы, үз фәнен белү дәрәҗәсе, класс белән эшләү алымнары тел-теш тидерә торган түгел иде. Ул хәзерге көнгәчә минем өчен идеаль укытучы булып кала бирә. Үземә дә таләпләрем тышкы кыяфәттән үк башлана. Хәтта университетларда да киенү, сөйләм манерасы, макияж кебек нәрсәләрне эченә алган кечкенә генә булса да курслар булырга тиеш дип саныйм. Киеменә карап каршы алуны әле берәүнең дә инкарь иткәне юк.

– Мәктәптә тел, әдәбият белән бәйле ниндидер өстәмә эш алып барасызмы?

– Безнең театр проектыбыз бар. Тулы спектакль булмаса да, елга берничә өзек әзерлибез. Кайбер класслар белән костюмнар, декорацияләр өстендә эшлибез. Ә VI, IX – XI сыйныф укучылары белән быел, әйтик, «Хуҗа Насретдин» һәм узган ел «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакльләреннән өзекләр куйдык. Аларны мәктәптә елның-елында уза торган «Шаян-шоу» программасы кысаларында тәкъдим итәбез. Быел безгә бу эштә Г.Камал исемендәге театр артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев ярдәм итә. Профессионал буларак, куелышны ул бөтенләй башкача күрә. Кайчак, нишләп соң әле моны без алданрак күрмәдек дип аптырап та куябыз. Илтөзәр әфәнденең кечкенә кызы Зилә – безнең укучыбыз. Олы кызлары да безнең мәктәпне тәмамлаган иде. Директорыбызның алга таба аның ярдәме белән театр студиясе ачу планы бар.

– Үзегез дә артист булып китмәгәегез әле… (көлешеп алабыз)

– Ни гаҗәп, кечкенәдән балерина булырга хыялланган кеше мин үзем. Ижау шәһәрендә туып, Апас районының Югары Ындырчы авылында үскән балага кайдан шундый уй килгәндер – әйтә алмыйм. Хәтта төшләремдә дә балет дип хыяллана идем. Балетта биемәсәм дә, университетта укыганда, факультетның «Яшьлек» бию ансамбеле белән фестивальләрдә, концертларда катнашырга, Казанның барлык зур сәхнәләрендә – «Уникс» концертлар залы, Г.Камал, К.Тинчурин, А.Качалов театрлары сәхнәләрендә чыгыш ясарга туры килде. Бию укытучылык һөнәремдә дә чагылыш таба дип уйлыйм. Үз уемча, әдәбият дәресләрем тангодагы сыман салмак, ләкин хис-кичерешләргә, каршылыкларга бай; татар теле чечётка кебек төгәл, максатчан. Ата-аналар белән эшне мин төркемдәге халык биюе белән чагыштырыр идем: хәрәкәтләр төгәл, бертөрле булсалар, бар да әйбәт. Әгәр дә инде һәркем үз дигәнчә генә хәрәкәтләнсә, хаос – ыгы-зыгы килеп чыгуын көт тә тор. Дәрестән тыш эш дигәндә, күз алдыма брейк-данс, хип-хоп, электро-дэнс кебек заманча бию килә. Укытучы тәрбия эшендә заманча технологияләр, гаджетларны никадәр күбрәк кулланса, дәрестән тыш чараң шулкадәр уңышлы үтәчәк бит.

Әле үсә төшкәч, полиция хезмәткәре булу теләгем уяну да эзсез үтмәде кебек. Хәзерге акылым белән  уйлыйм да, бер яктан – иҗатка, икенче яктан тәртипкә омтылуым нәкъ менә укытучылык һөнәренә китергәндер дип нәтиҗә ясыйм. Уй-хыялларым миңа күп вакыт проблемалар белән көрәшергә ярдәм итә. Шул хыяллар туган тел һәм әдәбият дәресен коры информация дәресе итеп түгел, ә иҗат процессы итеп алып барырга булыша. Ә иҗатка кушылганда, балаларның телгә карата булган кызыксынулары тагын да арта, лексик, грамматик берәмлекләр җиңелрәк истә кала һәм иң мөһиме: укучыларны татар телен өйрәнүгә этәрә.

Совет академигы, физик-теоретик Лев Ландауның сүзләре миңа зур оптимизм бирә: «…авыр замана турындагы зарлар – үз гамьсезлегеңне, ялкаулыкны һәм төрле күңелсезлекләрне аклау өчен хәйләле ысул. Эшләргә кирәк, ә аннан, бәлки, заманалар да үзгәреп куяр», – дигән ул галим.

Интервью «Мәгариф»нең май ае санында санында басылып чыкты
Тышлыктагы фото авторы: Юлия Калинина 
Расиха ФАИЗОВА

Добавить комментарий