Логотип Магариф уку
Цитата:

Замана эшмәкәрләренә файдалы китаплар

Бүген Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты вәкилләре журналистларны яңа басылган татар тарихы буенча фәнни монографияләрне презентацияләүгә җыйды.«Бу китапларларның һәрберсе безнең институт э...

Бүген Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты вәкилләре журналистларны яңа басылган татар тарихы буенча фәнни монографияләрне презентацияләүгә җыйды.
«Бу китапларларның һәрберсе безнең институт эшләренең бик әһәмиятле юнәлешләрен чагылдыра. Л.А Мөхәм- мәдиеваның «Татар эшкуарлыгы тарихы битләре: Сәйдәшевләрнең сәүдәгәрләр династиясе (ХХ гасыр башы - XIX гасырның икенче яртысы)» китабы  рухи мирасыбызны гына түгел, эшмәкәрләрнең, сәүдәгәрләрнең тарихын, аларның  мәдәниятебезгә, мәгариф системасына керткән өлешләрен чагылдыра. Сәйдәшевләргә килгәндә, алар абруйлы нәсел булган. Аларны татар губернаторлары да дип тә йөрткәннәр. Киләчәктә дә без татар сәүдәгәрләренең, эшмәкәрләрнең биографияләрен, аларга багышланган хезмәтләрне бастырырга уйлыйбыз. Бу серияне дәвам иттерәчәкбез», - дип сөйләде институтның фәнни эш буенча урынбасары Марат Гыйбатдинов «Татар-информ» матбугат конференциясендә.
Бу чорда безнең татар эшмәкәрләре ничек үскән? Үсеш тарихы бик кызык. Алар үз гаиләсе, үз мәнфәгатьләре турында гына кайгыртмаганнар. Әхмәтҗан Сәйдәшевнең төп мәсләге Россия империясендә мөселман хокукларын яклау булган.
«Бу китаплар - безнең бүгенге эшмәкәрләргә үрнәк булыр иде. Китапта тасвирланган байларның җәмгыятькә кылган хезмәтләре, мәсәлән, пыяла фабрикасын сатып алганда Сәйдәшевләр андагы чиркәүнең ябылуын күрәләр. Озак уйламыйча, чиркәүне тотуга акча бүләләр. Шулай ук ике мәктәп, рус мәктәбе, православие мәктәбе, татарлар өчен мөселман мәктәбе ачалар. Бу инде ул вакыттагы байларның социаль ролен күрсәтә», – диде Марат Гыйбатдинов.
Презентациядә тәкъдим ителгән В.В. Черновскаяның «XV – XVII гасырларда Үзәк Россиядә татарлар тарихы очерклары», «XVI йөз – XX гасыр башында Урта Идел буе халыклары» дип аталган фәнни монографияләр тарих белән кызыксынган кешеләр өчен генә түгел, киң җәмәгатьчелек өчен дә кызык булачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото «Татар-информ» сайтыннан 


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ