Логотип Магариф уку
Цитата:

Зиреклеләр ирекле

Берәрсе ярты көн эчендә бөтенләй таныш булмаган авыл күңел түренә кереп урнашты дисә, «Ай-һай арттыра бу», – дип уйлар идем. Ник дигәндә, һәркемгә үз ягы кадерле, шуңа ул иң яхшысы кебек тоела бит. Яң...

Берәрсе ярты көн эчендә бөтенләй таныш булмаган авыл күңел түренә кереп урнашты дисә, «Ай-һай арттыра бу», – дип уйлар идем. Ник дигәндә, һәркемгә үз ягы кадерле, шуңа ул иң яхшысы кебек тоела бит. Яңа Чишмә районы Зирекле авылына баргач исә фикерем үзгәрде.
Зиреклеләр нидән ирекле соң дисезме? Туган җирендә көн күрүче, балаларына үз динендә, үз телендә белем һәм тәрбия бирүче, тарихи һәм мәдәни тормышта бердәм булып яшәүче халыкны ирекле дими, ни дисең?
Яңа Чишмә районының Зирекле авылында 700 гә якын кеше көн күрә. Ә лицейда 70 бала белем ала. Республикабызда шау-шу тудырган тел мәсьәләсе әлеге уку йортына зур йогынты ясамаган. Чеп-чи татар авылында туып-үскән балалар татар телендә тирән белем алуны, алай гына да түгел, республикада үзләренең алдынгы икәнлекләрен раслауны дәвам итә. Очар кошка галәм киңлекләре кирәк булган кебек, кеше өчен ана телендә аралашу һәм уку офыклары киң булу үзе үк ирек түгелмени?

«Аҗаган» үсмерләр клубы гөрләп эшли авылда. Теләсәң, спорт белән шөгыльлән, телисең икән, Гөлфия Газыймова җитәкчелегендә кул эшләре түгәрәгендә чигү чик, бәйлә, матурлык тудыр. Ә инде иҗатка гашыйк икәнсең, театр түгәрәгенә рәхим ит. Бөтенесе белән берьюлы шөгыльләнсәң дә, сүз әйтүче юк – барысы да бушлай.
– Туксанынчы еллар белән чагыштырып карасаң, хәзер шөкер дип кенә яшисе, – дип, чорга үз бәясен бирә Зирекле лицее директоры Айрат Хәмитвәлиев. – Заманында илкүләм җәелгән эчкечелек чиреннән айныды халык. Монда мәчетнең, Ильяс хәзрәт Сөләймановның хезмәте бәяләп бетергесез. Хәзер өлкәннәр генә түгел, балаларыбыз да, мәктәптә дәресләре тәмамлануга, мәчеткә ашыга. Әхлагы булган баланың белем алуы да, хезмәт итүе дә аерылып тора инде.
2017 елда «Иң яхшы директор» грантына ия була Айрат әфәнде: «Бездәге мөгаллимнәр көчле, алар белән бар эшне җиңеп була», – дип, гел мәктәп коллективына таянуын ассызыклый. Үз укытучыларыңның җитәкчесе булу кыендыр дисезме? Һич юк. «Безнең директорыбыз шәп!» – дия-дия, аркасыннан гына сөеп торалар аның. Җитәкче үзе дә – туган җиренең «Булдырам!» дип йөри торган чын улы. Быел гына мәктәп бинасына ремонт ясаганнар. Чыгымнарга ямау булыр дип, биш бозау алып җибәргәннәр. Аларны үстереп-сатып табыш алып булса, баш санын унга җиткермәкчеләр. «Эх, эшләр уң торса, гөл итәбез лицеебызны», – дип җилкенеп йөргән мәле җитәкченең.
Зирекле лицеена килгән хөрмәтле кунак – шагыйрә Эльмира Шәрифуллина укучылар белән аз гына аралашу вакытында ук: «Карале, балалар нинди белемле биредә!» – дип, үз бәясен биреп өлгерде. Профильле белем бирү дигәндә, төгәл фәннәргә басым ясалса да, укучыларның күбесе медицина, химия, инженерия өлкәсен сайлыйбыз дип торсалар да, балаларның әдәбият белән кызыксынуы көчле. Бу, һичшиксез, биредәге мөгаллимнәрнең үз эшләренең чын остасы булулары, балаларда телебезгә мәхәббәт уята алулары хакында сөйли. Шулай булмаса, араларында Сөмбел, Әлфинә, Таңсылу кебек шигырь язучылар, алай гына да түгел, иҗатларын республика күләмендә бәйгеләрдә күрсәтә белүчеләр булыр идеме икән?

Музейда йөрергә бик яратсам да, әлеге сүз чыгуга, туңып китәм мин. Ник дигәндә, музейда һәрчак салкынча булыр, шылт иткән тавыш та ишетелмәс, экскурсия вакытында талгын генә сөйләшерләр... Ә Зирекле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музеена керсәң, аерылып китә алмыйсың! Татар авылы өенең почмагына сәке корып, милли киемле уенчыклар тезеп куйганнар. Килгән кунаклар күреп соклансын өчен генә түгел, һич юк! Зирекле балалары шунда рәхәтләнеп уйнасыннар өчен ул курчаклы сәке! «Сәке – нәниләр биләмәсе», – дип елмая музей директоры Лидия ханым Лотфуллина. Музей, мәктәп, китапханә, мәдәният йорты – барысы бер уйда булып, кулга-кул тотынып эшли биредә. «Болай эшләү күңелле дә, нәтиҗәле дә», – ди җитәкче. 100 ел элек кулдан тегелгән бала итәкле күлмәк тә, төрле еллардагы костюм-экспонатлар да, сумка, түбәтәй, чигүле сөлге, челтәр кайма коллекцияләре дә тузан җыеп ятмый. Концерт-театр куйганда, төрле чаралар оештырганда, алар авылдагы үзешчәннәр өстендә, сәхнә түрендә җанлана. Мондый ретро кием-салым киеп чыгыш ясау турында профессионаллар да хыял- ланып кына каладыр.
Әлеге музей экспонатлардан гына тормый. Зур зал уртасына ике озын өстәл куйганнар, чөнки музейда төрле чараларны, очрашуларны әнә шулай зур табын корып, мәҗлес җыеп уздыру гадәти хәл икән. Апрель аенда мондагы шигырь бәйрәменә районнан кырык-иллеләп бала җыела! Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан Зирекле мәктәбендә төрле чорларда эшләгән 17 комсомол секретарен бер табын артына җыйганнар. Юк кына йомыш белән сугылсаң да, чәй эчерми җибәрмәсләр Зирекле халкы. Ә музейга йомышы төшүчеләр сукмакта эзне суытмый. Кемдер шәҗәрәсен төзи, кемдер фәнни эш яза, кемдер туган ягын сагынып кайта...

Музей бабай. Мидхәт абый Газыймовка авыл халкы яратып әнә шулай дәшә. «Балалар бер тапкыр әйтүгә, күңелемә ятып калды», – дип, канәгать елмая ул үзе. Әгәр Музей бабай турында аерым язып үтмәсәм, Зирекле авылы турында югарыда сөйләгәннәрнең кыйммәте кимер иде, мөгаен. Мидхәт Газыймов турында аяклы энциклопедия дип әйтү генә аз. 1942 елда шушы авылда дөньяга килеп, 40 ел буе мәктәптә тарих укыта ул, ә 1999 елдан үзен авылның музей эшчәнлегенә багышлый. «Музей дип җан атып йөрүче дә, аның эшчәнлеген оештырып, халыкка кирәкле рухи һәм мәдәни үзәккә әйләндерүче шәхес тә ул», – ди музейның бүгенге директоры Лидия ханым.
Зирекленең метрикә кенәгәсен басма итеп туплый Мидхәт абый. Туган авылына һәм мәктәбенә багышланган «Зиреклем зирекләре», «Мәктәбем син – үскән бишегем», «Сугыш өткән еллар. 1941-1945» китаплары, райондашлары һәм үзе иҗат иткән бәетләр җыентыклары, туган яктагы үзешчән каләм тибрәтүчеләрнең шигырьләре тупланган басмалар... Яңа Чишмә һәм Ямаш районнары авылларыннан фронтка алынып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар турында, Михаил Черепанов белән берлектә мәгълүмат туплап, китап бастыра үзешчән тарихчы. «Онытылмас каһарманнар» («Вернуть долг памяти») дип исемләнгән мондый эчтәлекле китап Татарстанда беренче тапкыр дөнья күрә. Санавы гына җиңел. Тарих, архив документлары белән эш иткәндә, никадәр хезмәт түгелгәнен бу эш белән якыннан таныш кеше генә аңлар.

Мидхәт абый авылдагы һәр кеше турында иң тиз интернеттан да тизрәк һәм төгәл мәгълүмат бирә ала. Мәктәптәге очрашу вакытында да чыгыш ясаган һәр бала белән шыпырт кына исемләп таныштырып утыр-ды. «Монысы – фәлән кеше баласы, 4 сыйныфта укый, ай-яй шук холыклы», «Монысы бик акыллы, әти-әнисе дә гомер буе ипле булдылар»... Һәр авылдашының исемен генә түгел, холык-фигылен, нәсел-нәсәбәсен җентекләп, яратып өйрәнгән милләтпәрвәр шул ул. Мидхәт абый кебек Музей бабайлар тора авыл тарихы сагында. Буыннар арасындагы җепләр нык булсын, тарихи хезмәтләрнең кыйммәтен үсеп килүче буын да тиешенчә саклый белсен иде! Зирекледә ул шулай булыр.

Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ