Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлил укулары»на старт бирелде

Шигырь укырга, аеруча аларны яттан сөйләргә кайсыбыз гына яратмый икән?! Шулай булмый ни? Татар шигърияте никадәр киң колачлы һәм аһәңле шул. Патриот шагыйребез Муса Җәлилнең үлемсез шигырьләре үзләре...

Шигырь укырга, аеруча аларны яттан сөйләргә кайсыбыз гына яратмый икән?! Шулай булмый ни? Татар шигърияте никадәр киң колачлы һәм аһәңле шул. Патриот шагыйребез Муса Җәлилнең үлемсез шигырьләре үзләре генә ни тора! Яшь буын күңелендә шигъри сүзгә, татар шигъриятенә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү максатында Бөтендөнья татар конгрессы, республикабызның мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары белән берлектә, бу җәһәттән, моннан ике ел элек бик тә күркәм чара – «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе уздыруны башлап җибәргән иде. Үзенчәлекле бу бәйге шигъри җанлы милләттәшләребез тарафыннан киң яклау тапты. Аның беренчесендә илебезнең 11 төбәгеннән 4 меңләп кеше катнашса, узган елгысында 21 төбәктән булган 6 меңнән артык кеше шигъри мәйданда имтихан тотты. Хәзер инде ул халыкара статус алды. Әйтик, узган елгысында Төркия, Азәрбайҗан вәкилләре дә, Казанга килеп, Җәлил шигырьләрен үз телләрендә яңгыратты.
Һәм менә 1 октябрьдән III халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе старт алды. Әлеге бәйгедә катнашучылар бу юлы да җиде номинациядә көч сынашачак. Ул дүрт этапта үтәчәк. Аның 1 нче этабы Татарстан районнары авылларында, илебез төбәкләрендә һәм чит илләрдәге иҗтимагый оешмаларда  быелның 10 ноябренә кадәр үтәчәк. 2 нче этап республикабыз районнарында һәм Россия төбәкләрендә I – III урыннарны алганнар арасында 10 декабрьгә кадәр 15 зонада үтәргә тиеш. Чит төбәктәгеләр Чиләбе, Оренбург, Башкортстан, Ульяновск, Киров, Свердловск, Иваново, Томск зоналарын бүленеп ярышса, Татарстан буенча Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара һәм Казан зоналары оештырылачак. 3 нче этапка узганнар күренекле театр артистыбыз Әзһәр ага Шакиров рәислегендәге мәртәбәле жюри хөкеменә тапшырылачак.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә булып узган матбугат конференциясендә III халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен уздыруга бәйле әнә шушы сорауларга ачыклык кертелде, нинди үзгәрешләр булачагы хакында әйтелде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ