Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр сайлау участогында – Иҗтимагый палатадан икешәр күзәтүче

Һәр сайлау кампаниясенең гадел һәм закон кысаларында үтүе мөһим. 1 июльдә Россия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр уңаеннан уздырылган тавыш бирү вакытында Татарстан Иҗтимагый палатасы республикабы...

Һәр сайлау кампаниясенең гадел һәм закон кысаларында үтүе мөһим. 1 июльдә Россия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр уңаеннан уздырылган тавыш бирү вакытында Татарстан Иҗтимагый палатасы республикабыздагы сайлау участокларында 16 мең кешене күзәтче җибәргән булган. бүген үтә торган сайлауда исә республикабыздагы һәр сайлау участогында бары тик ике генә кеше күзәтүче буларак катнаш. Барысы 5614 күзәтүче. Тик шулай беркадәр запас күзәтүләре дә бар. Аларын да кушып санасак: барысы 5698 кеше. Аларның 62 проценты 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге егет һәм кызлар. Күзәтүчеләрнең 40 проценты – ир-ат затыннан, калган 60 проценты – гүзәл затларыбыз. Күзәтүчеләрнең саны азрак булса, санның сыйфатка күчүе күзәтелә. Ник дисәгез, ике көн ярым эчендә Иҗтимагый палатага сайлау барышына кагылышлы 18 генә мөрәҗәгать алынган. Алары да әле – техник проблемалар гына.
Бу хакта бүген Бердәм мәгълүмат үзәгендә булып үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ