Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» бәйгесенең соңгы этабы

2019 елның төп вакыйгасы - «Авыл укытучысы» бәйгесенең соңгы этабы старт алды. Бүген Казанның  2нче татар гимназиясендә бәйгенең 10 финалисты ачык дәресләр бирә.Бәйге нигезләмәсендә күрсәтелгән таләпл...

2019 елның төп вакыйгасы - «Авыл укытучысы» бәйгесенең соңгы этабы старт алды. Бүген Казанның  2нче татар гимназиясендә бәйгенең 10 финалисты ачык дәресләр бирә.
Бәйге нигезләмәсендә күрсәтелгән таләпләр буенча укытучылар 25 минут эчендә гимназия укучыларына дәрес бирергә тиеш булалар. Әлеге дәресләрне «Авыл укытучысы»ның мәртәбәле жюри әгъзалары күзәтә.
«Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең III этабы катнашучылары:
1. Закирова Асия Шәүкәт кызы, Яшел Үзән районы Татар Танае урта мәктәбенең биология-химия укытучысы.
2. Кәлимуллин Айрат Азат улы, Кайбыч районы Ульянково төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
3. Мөхәммәтова Зилә Рафаел кызы, Мөслим урта мәктәбе инглиз теле укытучысы.
4. Мөхәрләмова Ленуза Гыйльмулла кызы, Мамадыш районы Югары Ушмы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
5. Мусина Ләйсәния Зәки кызы, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
6. Пашина Лариса Владимировна, Спас районы Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
7. Рафикова Рәисә Кәлимулла кызы, Кама Тамагы урта мәктәбенең математика һәм физика укытучысы.
8. Сәмигуллин Таһир Фида улы, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе физика укытучысы.
9. Сәйфуллина Мөнирә Мөнир кызы, Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең математика укытучысы.
10. Хисамова Зөлфия Минзөфәр кызы Лениногорск районы Ормышлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Бу минутларда жюри Мөслим урта мәктәбе инглиз теле укытучысы Зилә Мөхәммәтованың осталыгына бәя бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ