Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясе узачак

Фото: tatar-inform.ru

Фото: tatar-inform.ru

Казанда укытучылар һәм укучылар өчен гүренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин исемендәге конференция оештырыла.  Чара татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын, киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Конференциядә 5-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнаша ала. Аларның фәнни-гамәли һәм иҗади эшләре һәр номинациядә яшь категорияләре буенча кабул ителә (5-7 сыйныфлар, 8-9 сыйныфлар, 10-11 сыйныфлар). 

Конференция кысаларында дүрт номинация каралган:

1. Журналистика. «Кызыл тышлы дәфтәрдән»,

 Журналистика. «Җиңелүләр дә җиңүгә илтә ала». 

2. Драматургия. «Театр яктылыкка, нурга илтә!..» Сәхнәләштерү.

3. Фәнни эшләр. «Үзем сайлаган язмыш»,

4. «Утырып уйлар уйладым» (Укытучылар һәм китапханәчеләр номинациясе).

Бөтендөнья татар конгрессы сайтында конференциянең нигезләмәсе урнаштырылган.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *