Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

Якутиядә уздырылган «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Гран-прига Татарстан вәкиле ия булды, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.Нәтиҗәләр интерактив тавыш бирү...

Якутиядә уздырылган «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Гран-прига Татарстан вәкиле ия булды, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.


1 (1)


Нәтиҗәләр интерактив тавыш бирү юлы белән хәл ителгән. Бу – жюри нәтиҗәсе. СМС-тавыш бирү буенча баллар артык югары түгел: әйтик, Якутия вәкиле, 6000 тавыш җыеп, “Тамашачы мәхәббәте” призыка лаек булган. “Мин күбрәк жюри өчен эшләдем”, - ди Айдар Сөләйманов.


Конкурс шартлары буенча, барлык җырлар туган телдә башкарылган. Айдар Сөләйманов халкыбызның 2 җырын һәм композитор әсәрләрен сайлаган. Болар – “Илче Бага” һәм “Рәйхан” халык җырлары; Ренат Харис белән Резеда Әхиярованың “Зәңгәр томан”, Ренат Харис белән Эльмир Низамовның “Атлар чаба” җырлары.
“Атлар чаба” – “Төрквидениедә” икенче урын алган җыр, “Илче бага” – “Үзгәреш җиле – 2016”да тәкъдим ителгән иде.


«Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла. Конкурста Россиянең 11 төбәге – Алтай Республикасы, Башкортстан, Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Кырым Республикасы, Чукотка, Тыва, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Саха (Якутия) Республикасыннан 11 җырчы катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ