Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай энциклопедиясе Өчилегә... десант төшерде

Тукай һәм Арчаның Өчиле авылы. Бу ике төшенчәнең берсен икенчесеннән һич кенә дә аерып булмый. Тик, нигәдер, моңарчы Өчиле Тукай эзләренә бәйле буларак игътибардан читтә калыбрак  килде, аңа үгисетебр...

Тукай һәм Арчаның Өчиле авылы. Бу ике төшенчәнең берсен икенчесеннән һич кенә дә аерып булмый. Тик, нигәдер, моңарчы Өчиле Тукай эзләренә бәйле буларак игътибардан читтә калыбрак  килде, аңа үгисетебрәк карау әле дә сизелә: хәтта авылның сөекле шагыйре исемен йөрткән төп урамы да язын-көзен әле дә батып йөрмәле.


Бу җәһәттән, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм снгать институты галимнәре Тукаебыз исеме белән бәйле Өчилегә карата бик тә хәерхаклы изге гамәл кылды: үзләренең фидакарь тырышлыклары белән булдырган  Тукай энциклопедиясен республикабыз авыллары буйлап халыкка тәкъдим итүне нәкъ менә Өчиле авылыннан башлады. Шунысын да искәртик: әлеге уникаль хезмәтне тәкъдир итү чарасы моңарчы Казанда һәм Уфада гына булган иде әле, ә менә иртәгә, 26 апрельдә – Тукай туган көнне – ул Мәскәүдә узарга тиеш. Чынлыкта,  Өчиле Казан, Мәскәү дәрәҗәсендә олылауга, зурлауга бик тә лаек. Чөнки Өчиле ул  – сөекле шагыйребезнең газиз әнисе Бибимәмдүдә апаны бу якты дөньяга биргән авыл. Өчиле ул – нәни Габдуллаҗанны  берничә тапкыр ач-үлемнән алып калган авыл. Һәм, ниһаять, бөек шагыйрь булып җитешкән Тукаебыз гомеренең соңгы айларын  Өчиледә үткәрә. Алай гынамы соң: соңгы шигырьләрен дә Тукай нәкъ менә Өчиледә иҗат итә. Тагын шунысын да әйтик: Тукайга шигъри осталык, җыр-моңга, әдәби сүзгә мәхәббәт әнисеннән – шигъри җанлы Бибимәмдүдә ападан күчкән. Ә әниләр алар – изге җаннар! Шуңа шагыйрь улының тормыш юлын һәм язма мирасын яктырткан энциклопедияне Тукаебызның әнисе туган Өчиледә халыкка күрсәтү – изге гамәл.IMG_20180424_105236IMG_20180424_093047


Энциклопедияне тәкъдим итү кичәсенә Казаннан аңа «җан өрүдә» турыдан-туры катнашкан күренекле галимнәр – энциклопедиянең баш мөхәррире, әдәбият галиме, филология фәннәре доктор Зөфәр ага Рәмиев, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров, филология фәннәре кандидатлары Марсель Ибраһимов, Эльмира Галимҗанова,  өлкән фәнни хезмәткәрләр, текстологлар Фәния Фәйзуллина, Гөлчирә Ханнановалар кунак булып килгән иде. Очрашуда катнашкан Тукайның әтисе ягыннан бишенче буын туганы – Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия ханым Фатыйхова, ветеран укытучы, Өчиленең, русча әйтсәк, Тукаеведы Фәргать ага Зыятовлар да Тукаебыз биографиясенә, иҗатына бәйле берсеннән-берсе кызыклырак мәгълүмат җиткерделәр. Шәхсән, үзем өчен дә галимнәребез ирештергән «Мәгариф»ебезнең чишмә башы булган «Мәктәп» журналы белән Тукаебызга бәйле күпме яңалык-мәгълүматны тәүге ишетүем иде. Юкса, инде болар Тукай энциклопедиясендә урын алган. Әйтик, Тукайның Клячкин хастаханәсендә авырып ятканда шагыйрь үзе исән чакта фотограф И.Якобсонны чакыртып, соңгы тапкыр фотога төшерүне оештыручы кеше «Мәктәп» журналының беренче редакторы Шиһап ага Әхмәров була.
IMG_20180424_130820


Кыскасы, Өчиле авылы, аның халкы, барыннан да элек, укучы балалары Тукай рухы, Тукай иҗаты белән яши. Кичә барышында да Тукай шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларын үтә сәнгатьле башкарып, күңелләргә  мәңге сүрелмәс моң-аһәң өстәделәр. Тукай иҗатына багышлап, үзләрендә рәсемнәр, кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә оештырганнар. Мәктәпләрендә бик тә затлы, шактый бай Тукай музее да булдырганнар.IMG_20180424_094209 IMG_20180424_093850 IMG_20180424_093810 IMG_20180424_093626


Кыскасы, Тукаебыз мең мәртәбә бәхетле. Туган төбәгендә аның иҗатын кадерләп саклаучы дәвамчылары – Тукай оныклары һәм дә шагыйребез мирасын бөртекләп җыеп, Тукай энциклопедиясе рәвешендә халыкка җиткерүче мөхтәрәм галимнәребез бар!


Венера ГАРИПОВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ