Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай эзләре буйлап…

«Апрель аенда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Бу датаны балаларыбыз да хәтерендә калдырсын дип, шагыйрь йөргән урыннарга гаиләбез белән сәяхәткә чыгарга уйлаган идек. Маршрутны...

«Апрель аенда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Бу датаны балаларыбыз да хәтерендә калдырсын дип, шагыйрь йөргән урыннарга гаиләбез белән сәяхәткә чыгарга уйлаган идек. Маршрутны җайларга булышсагызчы», – дип мөрәҗәгать итте Биектаудан Фидәрис Мортазин. Рәхим итегез!


тукайга


Тукаевлар гаиләсе музей-йорты


Арча районы, Кушлавыч авылы, Тукай урамы, 61 йорт.
Телефон: (84366) 50-4-82


Әлеге музей-йорт Габдулла Тукай дөньяга килгән Мөхәммәтгариф мулла утарында урнашкан. Экспозиция булачак шагыйрь туган йортның эчке күренешләреннән гыйбарәт. Йортның ир-атлар яши торган өлешендә Тукайның әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да муллалар нәселеннән булуына басым ясала. Йортның хатын-кыз ягында – ана дөньясы, традицион татар йорты образы гәүдәләндерелгән. Биредә шагыйрь әнисенең шәхси әйберләре урын алган.


Габдулла Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы


Арча районы, Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам, 4 йорт.
Телефон: (84366) 56-7-16


Габдулла Тукайны бәләкәй вакытында үзенә сыендырган Яңа Кырлай авылы үзе үк ачык һавадагы музей кебек. Кечкенә Тукай биредә үзен асрамага алган Сәгъди абзыйлар гаиләсендә берничә ел яши. Тукай эзләре салынган сукмаклар Кырлайда әле дә саклана. Аларның берсе – Тукай мемориаль комплексына юл ала. Музей Ия елгасы буена урнашкан, кунакларны Тукай һәйкәле каршы ала. Кырлай музеенда Тукайның үзе исән чакта басылган китапларын, аның туганнары һәм дусларының шәхси әйберләрен, Казанның "Болгар" кунакханәсендәге җиһазларны күрергә мөмкин.


Сәгъди абзый йорты


Арча районы, Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам, 4 йорт.


Бу йорт артында үсеп утырган юан, биек нарат агачын Сәгъди абый малайлы булу шатлыгыннан җиде яшьлек Габдулла белән бергә утырткан булырга тиеш, дип фаразлыйлар. Әмма нәни Тукай биредә өч кенә ел яшәп кала…
Сәгъди абзый йорты нәкъ шул еллардагыча итеп торгызылган: капка-койма, келәт, аның эчендәге йорт кирәк-яраклары, кар базы, сиртмәле кое, лапас – барысы да нәкъ кечкенә Тукай яшәгән заманнардагы кебек.


Габдулла Тукай әдәби музее


Казан, Г.Тукай ур., 74. Телефон: (843) 293-17-66, 293-17-50


XIX гасыр азагы – XX гасыр башы архитектура истәлеге булган әлеге бинаны халыкта «Шамил йорты» дип тә йөртәләр. Ул кайчандыр сәүдәгәр Ибраһим Аппаковның шәхси биләмәсе була. 1986 елда ул Г.Тукай музее буларак эшли башлый. Музей экспозициясе дүрт залда урнашкан. Аларда шагыйрьнең шәхси әйберләре белән дә танышырга була: әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт кулы белән язылган Габдулланың тууы турындагы таныклыгы, Тукайның беренче гонорар акчасына сатып алып Газизә апасына бүләк иткән, фаянстан эшләнгән шкатулкасы, кара бәрхеттән тегелгән түбәтәе, «Аң» журналының баш мөхәррире Ә.Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары, «Болгар» кунакханәсенең 40 нчы бүлмәсендә урын алган юл кәрҗине – әнә шундыйлардан.


Тукай музее


Казахстан, Җаек, Тайманов урамы, 57 йорт.


1895 елның кышында 9 яшьлек Габдулланы Кырлай авылында Сәгъди абзый гаиләсендә яшәп яткан җиреннән, Җаекка алып китәләр. Бу шәһәрдә аның әтисенең бертуганы – Газизә апасы яшәгән. Биредәге музей эскпозициясе Тукайның көнкүреше, шагыйрь буларак формалашкан чоры, аның аралашкан даирәсе белән таныштыра. Музей урнашкан урында элек татар бистәсе булган. Тукай бу йортка бик еш килеп йөргән, биредәге китапханәдән файдаланган, Мотыйгулла Төхфәтуллинның улы Камил белән 1905 елда «Фикер» газетасын чыгарган. Әлеге бина XIX гасырның архитектура һәйкәле булып тора.


Татарстанның Милли музее


Казан, Кремль урамы, 2 йорт.


Казанның Татарстан һәм Мәскәү урамнары киселешендә урнашкан «Болгар номерлары» кунакханәсен 2008 елның көзендә сүтеп, аның урынына яңа бина төзеделәр. Татарстанның Милли музеенда «Тукай яшәгән бүлмә» тарихи һәйкәле паспорты» саклана. Паспортта Тукай яшәгән бүлмәнең зурлыгы сантиметрына кадәр күрсәтелгән. Тукай әлеге 40 нчы бүлмәдә 1909-1913 елларда яшәгән, дип язылган. Бүлмәнең зурлыгы: 2х3,28 метр, биеклеге: 2,95 метр, бер тәрәзәсе бар. Бүлмә диварлары – зәңгәрсу төстәге майлы буяуга, идәне сары төскә буялган.


Клячкин сырхауханәсе


Адресы: Казан, Островский урамы, 11/6 йорт.


1913 елда Казанның Островский белән Кави Нәҗми урамнары кисешкән урында урнашкан Клячкин хастаханәсендә Тукай үпкә чиреннән вафат була. Хәзер биредә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан. Бинаны яңадан торгызу, заманча ремонт аны танымаслык иткән. «Бу йортта 1913 елның 15 апрелендә татар халык шагыйре Г.Тукай вафат булды» дигән истәлек тактасы гына әлеге бинаның тарихи әһәмияткә ия булуын раслап тора.


Фоторәсем: art16.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ