Тукай юбилее мөнәсәбәте илә мөгаллим өмидләре

Фәрит Вафин,

Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

фарит вафин интерактив обр

I

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь
Габдулладай;
Ул – караңгы төндә яктырт­кан
матур, ак тулган ай.
Ш.Бабич
Тукай!
Бу исем минем күңелемә мәңгелеккә урнашкан. Бөек шагыйрь исеме гомер буена йөрәк түремдә сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Минем күңелемдә туган якны, туган халыкны, туган илне ярату хисләре Тукай исеме белән бергә туды. Ул хис – шагыйрьне ярату, аның әсәрләренә соклану хисе еллар үтү белән тагын да үсә, көчәя барды. Хәзер дә, «күңелем төшеп, эчем пошса», мин кулыма аның китапларын алам, иң акыллы киңәш һәм җавапларны шуннан табам. Бүгенге көннең кайбер эреле-ваклы әдәбият галимнәре, Тукайның бөеклеген, кыйммәтен киметергә тырышып, нинди генә сүзләр әйтсәләр дә, мин үзем Тукайның бөеклеге, аның даһилыгы – шигырьләрендәге һәр кәлимә сүз, һәр строфасының нәкъ бүгенге көнгә туры килеп заманча яңгыравында дип беләм. Ул, ятимлек ачысын күпме генә татыса да, мескенлеккә төшеп, елак шигырьләр язмаган. Нинди генә кыенлык, җәбер-золымнарга дучар ителсә дә, кайгы-хәсрәткә чумып сыкранмаган. Ул үзе турында түгел, ә халкы турында борчылган; татар милләтен киләчәктә азат, тигез хокуклы бөек милләт итеп күрергә теләгән.

II
Бармыни бездә, гомумән,
чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик,
мескен үлеп аңлатмагач?!
Г.Тукай
Әйдәгез, үзебезгә бер сорау биреп карыйк әле: безнең татар халкы, Тукайның бөеклеген аңлап, аның белән горурлану дәрәҗәсенә күтәрелгән халыкмы соң бүген?
Мин ел саен дип әйтерлек апрель аенда укучыларымны Яңа Кырлайга һәм Кушлавычка алып бара торган идем, чөнки Тукаебызның бөеклегенә төшенү һәм шигырьләренең аһәңен, сәнгатьчә эшләнешен аңлау өчен, шагыйрь туган һәм яшәгән урыннарда кеше үзе булырга, ул эчкән чишмә суларын үзе татып карарга, ул йөргән инеш буйларында үзе йөрергә тиеш. Ләкин Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылганда, шунда юл өстендәге Өчиле авылына кереп булмый, ник дигәндә, монда әлегә кадәр Тукай исеме белән бәйләп балаларга күрсәтерлек әйбер юк. Дөрес, мәктәптә укытучылар тырышлыгы белән шактый гына бай материал тупланган «Туган якны өйрәнү» музее бар. Әмма ул Тукайның Өчиле белән бәйле тормышын бик аз яктырта. Ә бит Өчиле – Тукай биографиясен сөйләгәндә, Кырлай белән бер тигезлектә торырга тиешле авыл. Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүче галимнәр, язучылар бу авылның нәни Габдулланы дүрт тапкыр (!) ач үлем тырнагыннан алып калуы турында ассызыклап үтәргә тиешләр иде. Аннан булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана – Зиннәтулла хәзрәт белән Бибикамилә абыстай кызы – Бибимәмдүдә шушы Өчиле авылы кызы бит әле. Кушлавычта Габдуллаҗан, туып, дүрт кенә ай яшәп кала: әтисе Мөгәммәтгариф вафат була. Ире вафатыннан соң, күрәсең, Мәмдүдә апа белән аның улына биредә урын калмый: шул ук елның декабрь салкынында ул, улы Габдулланы күтәреп, Өчилегә – әтисе Зиннәтулла хәзрәт гаиләсенә кайтып сыена. Габдулланың Өчиле белән беренче очрашуы әнә шулай башлана. Ул монда нәкъ ике ел – 1888 елның декабренә кадәр яши. Тукайның Өчиледә тагын өч тапкыр булуы турында журнал битләрендә тәфсилләп язып тормыйм, искәртеп кенә үтәм. Соңгы тапкыр ул Өчилегә 1911 елның декабрендә Кәбир мулла белән Рәбига абыстай гаиләсенә кайта. Сәбәбе: шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый, һәм аны дәвалаучы докторлар Тукайга авыл һавасында булырга, яңа сауган җылы сөт эчәргә кушалар. Өчиледә Габдулла Тукай җанына, тәненә дәва гына түгел, иҗатына да илһам таба. Бу соңгы кайтуында, ул 13–14 шигырен яза. Кызганычка, Тукай – исеме белән Кушлавычка, Кырлайга караганда да ныграк бәйләнгән Өчиле авылы, әлегә кадәр бөек шагыйребезне искә алганда, һаман да үги бала хәлендә кала. Ә дөньяда шундый халыклар бар: алар, үзләренең атаклы кешеләре кереп сыра эчеп чыккан кабакларны да музейга әйләндереп, бөтен дөньяга күрсәтәләр. Шуның белән шәхесләрен дә, үзләрен дә күккә күтәрәләр. Уфтанасың да: «Әле ярый шул юбилейлар бар», – дип уйлап куясың. Югыйсә атаклы шәхесләребез бөтенләй онытылыр иде.
Без чәчәкләр аша тапшырырга
Тиеш тә бит сиңа сәламне…
Ел буена тик бер генә тапкыр
Күрәсең син, Тукай, аларны, –
дип, ша­гыйрь Х.Туфан юкка өзгәләнмәгән инде. Әллә артык күп инде алар бездә, шуңа кыйммәтләрен белеп бетермибезме?!
Арча районында булган кадәрле музейлар, белмим, тагын кайда бар икән? Ләкин истәлекле урыннарның артыгы булмый. Шуның һәр бөртеген күз карасыдай саклаган халыкның гына кадере һәм киләчәге бар. Дөньяга Тукайны биргән төбәк буларак, аның халкында да шагыйрь белән горурлану хисе, аның мирасын саклау омтылышы көчлерәк балкырга тиештер. Өчиле авылы халкының да Габдулланы үз улы итеп санарга тулы хакы бар. Бабасы Зиннәтулланың йорт урынында Тукайга һәйкәл-обелиск кую бик муафыйк эш булыр иде. Илебезнең төрле почмакларыннан халык сөекле улының туган ягына килә, аның исеме белән бәйле һәр нәрсәне үз күзе белән күрә, колагы белән ишетә, ул йөргән эзләрдән йөри. Арчага ша­гыйрь эзләре буйлап сәяхәт кылырга килгән кунаклар, Өчилегә дә тукталып, ул яшәгән нигезгә чәчәкләр куйсалар, дәрәҗәбез һәм хөрмәтебез артыр гына иде.
Кырлай–Өчиле–Кушлавыч өчпочмагын берләштереп, Тукайның бердәм тарихи-ядкарь комплексын булдырырга күптән вакыт. Бу юл халык шагыйренең туган ягына килгән кешеләрнең туристлык юлы булырга тиеш. Юкса, бернинди алга китеш юк. Кырлайдагы музей да, 10–20 ел нинди хәлдә булган булса, хәзер дә, тагын да тузып баруын исәпкә алмасаң, шул килеш тора бирә.
Университетның соңгы курсында укыганда, без, казах һәм кыргыз мәдәнияте һәм әдәбияты белән танышу өчен, Алма-­Ата белән Фрунзе шәһәрләренә бардык. Мин алардагы Абай һәм Фрунзе музейларын күреп шаклар каттым. Андагы затлылык, андагы бөеклеккә исләр китәрлек иде. Музей экскурсоводының һәр әйберне үз әнисен иркәләгән шикелле кадерләп сыйпап торуы мәңгегә истә калды. Халыкның яраткан шагыйренә мәхәббәте ничек булырга тиешлеген мин беренче кат менә шунда күреп кайттым.
Тукай музеен якын киләчәктә читтәге кешеләр күбрәк Кыш бабай резеденциясе буларак кына беләчәк. Ул акча эшләүче шомагурлар кулына эләкте. Бер авыз татарча сүз белмәгән рус Кыш бабае Тукай геройлары, Тукай исеме белән кыш буе акча эшли. Рухи кыйммәтләрнең юкка чыга баруына ап-ачык бер мисал бу.

III
Укып мантыйк, булдык палач,
Чәйнәп сагызлар лач та лоч:
Ни он түгел, камыр түгел, –
Булдык без пешмәгән калач.
Г.Тукай
Гомеремнең дистә елдан артыгын рус мәктәбендә татар телен укытуга багышладым. Еллар үтеп, кайсы да булса берәр укучым белән очрашсам, аның: «Спасибо, Фарит абый, ты меня научил разговаривать по-татарски», – дип әйтәчәгенә мин ышанмыйм. Чөнки татар телен өйрәтүдә бер адым алга атланса, ике адым артка чигелә. Мин үзем укыган чордагы (узган гасырның 60–70 нче еллары) русчаны белүебез белән бүгенге рус баласының татарча белүен чагыштырып карыйм. Җир белән күк арасы! Без, урта мәктәпне тәмамлаганда, «Война и мир» буенча сочинение язып чыктык. Университетка рус теленнән изложение язып кердек. Рус классикларының тулы исем, фами­лияләрен, аталарының исемен, әсәрләрен гомер буе онытылмаслык итеп безнең башыбызга сеңдергәннәр. Ә бүген хәтта татар мәктәбен тәмамлаучы укучылар да Җәлил белән Тукай шигырьләрен аермыйлар. Рус баласына исә Тукай шигырьләренең эчтәлеген, идея-эстетик кыйммәтен төшендерү матур хыял гына булып кала.
Мин рус теле һәм әдәбияты дәреслек­ләренә кызыгып яшим. Ялтырап торган калын тышлы, эчләре матур төсле рәсемнәр белән бизәлгән «Литература» китаплары ел саен дип әйтерлек кайтып тора. Ә минем тегеннән-моннан юнәткән дәреслекләрем тузып, төссезләнеп беткән. Ярдәмлекләр, кулланма әсбаплар турында әйтеп тә торасы юк. Рус сыйныфларында татар телен укытучылар төрле авторларның төрле сис­тема буенча төзелгән дәреслекләре белән эшләп иза чигә. Әлеге дәреслекләрдә Тукайга аз урын бирелүе шулай ук кәефне төшерә. Дәреслекләрдә шагыйрьнең матур рәсеме дә юк. Заманында әдип – балалар өчен үзе уку әсбаплары төзергә керешкән кеше. Аның безгә мәгълүм шигырьләре белән беррәттән балалар өчен махсус язылган бик күп чәчмә әсәре дә бар. Алар, әлегә кадәр балалар күңеленә барып җитмичә, хәтта киң катлау укучыларга да билгесез булып кала бирә. Һәр сыйныфта шагыйрьнең һич югы 4–5 шигырен укып, ике-өчесен ятламаган килеш Тукай кадәр Тукайны ничек өйрәтмәк кирәк?!
Баланы мәктәптә уку чорында Тукайдан һич аерырга ярамый. Мәктәпне тәмамлап чыкканда, аның күңелендә сөек­ле шагыйребезгә зур бер ихтирам тамыр җибәрергә, хәтерендә аның дистәләгән шигыре сакланырга тиеш. Коры сүз һәм дәреслек белән генә моны эшләве бик кыен. Мәктәптә бала Тукай белән бергә үссен, бергә уйлансын. Татар дөньясында ша­гыйрьнең бөеклеген аңлаган аерым шәхесләр көче белән генә аны Мәскәүләргә күрсәтеп булмый шул. «Мәскәүләр якаңнан алмаслык» итеп, Тукайның даһи шагыйрь икәнлеген исбатларга, дәлилләргә, күрсәтә белергә кирәк! Әдип үз халкына һәрвакыт ышанган. «Халык зур ул, көчле ул…», – дигән. Үләренә унсигез көн кала язган бер мәкаләсендә: «Сабыр кирәк, килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дип әйтеп калдырган. Соңлап булса да, хәзер әнә шул Тукай әйткән заман килде. Бөек шагыйрьнең халкына биргән бәясен кадерләп сакларга кирәк.
Татар баласы Пушкин белән Лермонтовны ничек белсә, рус баласы да Тукай белән Җәлилне шулай белергә тиеш. Татар теле дәүләт теле булгач, аны рус балаларына укыту эше дә дәүләт югарылыгында хәл ителергә тиештер. Кызык, әгәр: «Татар теле дәүләт теле булды, ул хәзер рус теле белән тигез хокукта», –
дип сөйләнгәннәребезне Тукай ишетсә, нишләр иде икән? Мөгаен, үтергеч сатирасы белән җавап бирер иде.
Вакыт бара. Гавәм көтә, һаман нәрсәгәдер өметләнә. Мин фәкыйрегез дә Җәлилнең 100, 110 еллыгы уңае белән мәктәпләргә яңа альбомнар, шагыйрьнең яңа китаплары, аудио-, видеофильмнар кайтыр, дип өметләнгән идем. Юкка көткәнмен. Көч-хәл белән ТНВ каналыннан әллә кайчангы концерт һәм берничә иске фильм-спектакльне яздырып, укучыларга күрсәтә алдым. Ә Мәскәүнең ике төп каналы 15 нче февраль көнне Муса Җәлил турында бер тапшыру да күрсәтмәде. Күңел әрнеде…
Тукайның һәр юбилее алдыннан бөек шагыйребезне бөтен ил белән тыңлауларын күрәсе килә. Һаман үз казаныбызда кайнап яшәргә димәгән бит инде.
Тукайның үзе язган «Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул» дигән сүзләрен тузан капламасын иде. Олуг юбилее көннәрендә генә булса да, Тукай Россия күгендәге сүнмәс йолдыз рәвешендә балкып алсын иде.

IV
…Баш очыңда ясин чыга
Урыс башлы татарларың.
Л.Лерон
Апрель – Тукай ае, татар ае, һәм ул татар мәдәниятен, сәнгатен данлау ае буларак уза. Әлеге айда Тукай бүләге ияләре билгеләнә. Бу – татар сәнгате, мәдәнияте, язу­чылары, шагыйрьләре бер кубарылып ала торган вакыт. Әмма татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнне – 26 апрельдә үткәрелә торган Шигырь бәйрәме елдан-ел тоныклана, сүлпәнәя бара. Мин инде аның шәһәр халкыннан качып, кеше йөрми торган аулак бер почмакта үткәрелүенә тукталып тормыйм, чөнки «Татар булгач, шулай булырга тиештер» дигән фикер инде башыбызга сеңдерелгән. Бу бәйрәмгә (әгәр шулай дип әйтергә яраса) килүчеләр елдан-ел азая, сөйләүчеләр һаман да бер үк кала бирә. Башка вакытта милләт, татар дип шар ярып йөрүчеләр дә әлеге чарада никтер катнашмыйлар. Язучылар берлегендә исәптә торучы 300дән артык кеше, бердәм булып, шушы истәлекле көндә Тукай һәйкәленә килсә генә дә, мәйдан ул кадәр шыксыз, ялангач булмас иде.
Бу Шигырь бәйрәме, мин университетта укып йөргән узган гасырның җитмешенче еллар азагында ничек узса, хәзер дә нәкъ шулай үтә. Мәктәптә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин ел саен «Тукай атналыгы» уздырам. Ләкин үткән уку елында булган кичәләрне, тамашаларны, концертларны без бу уку елында кабатламыйбыз, яңаларын уйлап табабыз. Шулай булмаса, балалар аның белән кызыксынмаячак, чараларда катнашмаячак. Шуның кадәр язучы арасыннан Шигырь бәйрәмен күңелле, кешене җәлеп итәрлек, истә ка­лырлык итеп үткәрерлек сценарий яза алучы бер генә кеше дә юк микәнни инде?! Карап торган бер Тукаебыз бар, аны да башкалабыз Казанда туган көнендә тиешенчә хөрмәт белән зурлап искә ал­мауларына күңел әрни.
Бу көнне Казан шаулап-гөрләп торыр­га тиеш. Иң яхшы бию коллективлары, затлы җырчылар, сәхнә түренә күтәрелеп, Тукайның бөеклегенә мәдхия җырласын. Тукай шигырьләре яңгырасын. Анда берничә елак шагыйрьнең көйли-көйли үз шигырьләрен укып торуыннан ни мәслихәт?! Үткәр шушы көнне сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе. Артистлар сөйләсен, студентлар, мәктәп балалары сөйләсен. Халык, могҗиза күрергә дип, үзе агылып килә торган тамаша булсын ул. Халык бу көнне үзенең Тукайлы булуы белән горурлансын, шатлансын, хозурлансын. Татарлыкны, коймак белән чәй эчеп, мәйданда чүлмәк ватып кына күрсәтеп булмый. Тукай җанлы булуны шагыйрьнең туган көнендә бөтен халык күрерлек итеп раслый белергә кирәк. Үз улын хөрмәтләмәгән халыкның үзен дә башкалар ихтирам итмәс.
Казан мәктәпләрендә йөзләгән татар теле укытучысы бар. Тукайга мәхәббәтне парта арасында гына түгел, әнә шундый мәйданнарга алып чыгып та тәрбияләргә кирәк. Ни кызганыч, әлегә моңа өметләнергә генә кала.

Добавить комментарий