Логотип Магариф уку
Цитата:

UEN TV каналы балаларны татарчага өйрәтерме?

Россия Федерациясе төбәкләренең милли мәгариф кураторлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашындагы семинар-киңәшмәнең пленар утырышында  UEN TV балалар каналының контенты хакында да сүз алып...

Россия Федерациясе төбәкләренең милли мәгариф кураторлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашындагы семинар-киңәшмәнең пленар утырышында  UEN TV балалар каналының контенты хакында да сүз алып барылды. Әлеге проектны 4 июль көнне Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә  Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең директоры Леонид Толчинский тәкъдим итте.


ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев тә әлеге каналның татар балалары өчен мөһимлеге хакында әйтеп үтте. “Кечкенә оныгым мультфильм караганда: «Нишләп алар татарча сөйләшмиләр?” – дип сорады. Югалып калдым. Кечкенә балага моны ничек аңлатырга соң? UEN TV каналы сабыйларга телебезне өйрәтүдә зур ярдәм күрсәтер дип өметләнәм”, - диде ул.


Үз заманында “Татарстан” телеканалының “Хәбәрләр” редакциясендә 10 ел эшләгән хезмәттәшебез Таһир Сабирҗанов бу нисбәттән үзенең фикерләрен җиткерде:


“Иң күңелгә тигәне “Татарстан – Яңа гасыр” каналында бара торган “Күчтәнәч” балалар тапшыруында бернинди милли рух булмаган, яшь үзенчәлекләрен искә алмаган чит ил мультфильмнарын тәрҗемәдә күрсәтәләр. Сыйфат ягыннан да начар алар. Тәрҗемәсе белән беррәттән оригинал телдәге сүзләр дә яңгырап тора. Элекке вакытта нинди дә булса фильмны яки мультфильмны тәрҗемә иткәндә артикуляциягә зур игътибар бирәләр иде.


Безгә бу яктан башкорт телеканалларыннан үрнәк алырга кирәк. “Балачак”ның исеменнән үк балалар мәнфәгате өчен хезмәт иткәне күренеп тора. Ә бездә телеканалга “Уен”  дип исем биргәннәр. Балаларга телне уен рәвешендә пропагандалау нәтиҗәле булса да, тапшырулар уенга гына кайтып калмасын, азрак аналитика, фикер йөртү дә булсын иде.


Татар рухы белән сугарылган, балаларча уйлый, фикерли торган тәрбияви мультфильмнар кирәк. Шул очракта гына UEN TV каналы балаларны татарча өйрәтүдә нинди дә булса роль уйнаячак. Юкса, бу акча туздыруга гына кайтып калачак”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ