Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларга ничә яшьтән үкчәле аяк киеме кияргә ярый?

Әлеге сорау күпчелек әниләрне борчыйдыр, мөгаен. Чөнки кыз балалар үсә төшкән саен үзләренең тышкы кыяфәтләренә, киенүләренә аеруча игътибар бирә башлый. Аларның тагын да матуррак, нәфисрәк булып күре...

Әлеге сорау күпчелек әниләрне борчыйдыр, мөгаен. Чөнки кыз балалар үсә төшкән саен үзләренең тышкы кыяфәтләренә, киенүләренә аеруча игътибар бирә башлый. Аларның тагын да матуррак, нәфисрәк булып күренәселәре килә. Шуңа да күпчелек кызлар яшүсмер чактан ук хатын-кыз гардеробының аерылгысыз элементы булган биек үкчәле аяк киеме киеп йөрү тәҗрибәсен үзләштерә башлый. Әмма дәими рәвештә мондый аяк киеменнән йөрү яшь организм өчен аеруча зыянлы булганын һәркем белә. Ә аның зыяны нидә соң? Үкчәле аяк киеменнән бөтенләй баш тартыргамы? Бу хакта тулырак белү өчен без Казанның “Алан Клиник” неврология һәм ортопедия үзәге”нең ортопедия бүлеге мөдире, табиб ортопед-травматолог  Алексей Долгополовка мөрәҗәгать иттек.


- Алексей Сергеевич, биек үкчәле аяк киеменең зыянлы булуы һәркемгә мәгълүм. Әмма шул ук вакытта, балалар аяк киеме бөтенләй үкчәсез булмаска тиеш, диләр. Бу шулаймы?


- Әйе, аяк киемендә зур булмаган үкчә булырга тиеш. Әмма аның биеклеге 2 см дан да артырга тиеш түгел. Шулай ук аяк киемендәге үкчә артының уртача катылыкта булуы һәм аяк үкчәсен бер торышта тотып тора алуы мөһим.


- Әмма кайбер укучы кызлар кечкенә генә үкчәгә риза булмый. Кыз баланың яшенә карап, нинди биеклектәге үкчәле аяк киеме кияргә ярый?


- Балаларга үкчәсенең биеклеге 2 см дан да арткан аяк киеме кию киңәш ителми. Әгәр мондый ихтыяҗ туа икән (мәсәлән, кыз бала бию белән шөгыльләнә, сәхнәдә чыгыш ясый һ.б.), буын һәм умырткалык авырулары булмаган очракта, 10-12 яшьтән кызларга үкчә биеклеге 5 см дан да артмаган аяк киеме кию рөхсәт ителә. Әмма аны киеп йөрү вакытын чикләргә кирәк, ягъни көне буе андый аяк киеменнән йөрергә ярамый. Әгәр балада буыннар яки умырткалык авырулары бар икән, бу сорау буенча баланың дәвалаучы табиб-ортопеды белән киңәшләшү кирәк.


- Даими рәвештә биек үкчәле аяк киеменнән йөрү сәламәтлеккә нинди зыян китерә?


- Гел андый аяк киеменнән йөрү сәбәпле, үсә төшкәч төрле авырулар килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, умырка баганасы кәкрәю (сколиоз, кифоз, кифосколиоз, лордоз), яссытабанлылык, умырткалыкның хроник авырулары (остеохондроз, умыртка-ара диск протрузиясе, умыртка-ара диск бүсере), аяк буыннары авырулары (артрит, артроз, үкчә шпорасы).



Әлеге исемлекне укыгач, куркыныч булып китте, әйеме? “Матурлык чыннан да корбаннар таләп итә икән”, дип уйлап куясың. Әмма матурлык биек үкчәдә генәме соң? Юк, әлбәттә! Иң мөһиме – сәламәтлек. Ә сәламәт кеше һәрчак матур була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ