Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы әниләрнең балага вакыты каламы?

«Мәгариф» архивыннанУкытучы – иң авыр һөнәрләрнең берсе. Әлеге һөнәр иясенә көненә дистәләгән төрле характердагы укучылар белән эш итәргә туры килә. Һәр баланың күңеленә юл табу бик зур осталык һәм к...

«Мәгариф» архивыннан «Мәгариф» архивыннан


Укытучы – иң авыр һөнәрләрнең берсе. Әлеге һөнәр иясенә көненә дистәләгән төрле характердагы укучылар белән эш итәргә туры килә. Һәр баланың күңеленә юл табу бик зур осталык һәм көч таләп итә. Димәк, әлеге һөнәре икеләтә, өчләтә... катлаулы. Бер яктан, мөгаллим укучыларга белем бирә, ә икенче яктан, балаларның һәрберсе белән яхшы, ышанычлы мөнәсәбәтләрне сакларга тырыша.


Көне буе балалар белән эшләп кайткач, үз балаларына игътибар күрсәтергә, алар белән аралашырга көче һәм вакыты каламы икән? Мәктәптән кайттың да «эш бетте» дигән сүз түгел бит әле. Өйгә шулай ук тикшерәсе дәфтәрләре, төрле эш кәгазьләре дә кайта, йорт эшләрен дә башкарырга кирәк. Бу сорауга җавап бирү өчен без укытучы әниләргә мөрәҗәгать иттек.


Гөлчәчәк Бариева, Уфа:


– Мин район мәктәбендә ике сменада эшлим. Эштән кичке җидедә генә кайтып керәм. Мәктәптә укучы ике балам белән кич белән генә күрешәбез, бергә үткәргән вакытыбыз да дәрес хәзерләүгә генә кайтып кала. Бары тик якшәмбе көнне генә гаилә белән бергә җыелабыз. Балаларга игътибар җитмәвен сизәм, үзләре дә бу турыда искә төшереп тора. Тик нишләтәсең? Өстәмә вакыт булдыру өчен я эштән китәргә, я эш сәгатьләрен киметергә генә кала инде.


Гөлшат Гомәрова, Казан:


– Минем өч балам бар. Аларның һәрберсенә игътибар кирәк. Вакыт беркайчан да җитми инде ул. Мәктәптә эшләп бетерә алмаганны өйгә дә алып кайтырга туры килә. Тик ничек кенә булмасын балаларыма вакыт табарга тырышам. 1 нче сыйныфта укучы улым белән һәр көнне бергә утырып дәрес хәзерлибез. Кечкенә 2 яшьлек улым да үзенә зур игътибар таләп итә. Аның бит хәзер дөньяны танып белә, өйрәнә торган вакыты. Шуңа күрә үземнең эшем булса да, аны ахырга калдырырга туры килә, төнлә утырып булса да эшлим.


Рүзилә Вәлиуллина, Балык Бистәсе:


– Әлбәттә, балаңа вакытыңны җиткерергә тырышасың инде. Ул бит – синең йөрәк парәң. Мәктәптә әни кеше укытучы булса да, ул бит өйдә әни булып кала. Һәркөнне баласын иркәләп-назлап уяту, кайнар чәй эчереп мәктәпкә озату – әни кешенең бурычы. Балаңның хәлләрен сораштыру, сорауларына җавап бирү аның кәефен күтәрә. Ә баланың кәефе яхшы булса, әни дә бәхетле.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ