Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар Алабугада Мирза Мәхмүтов укуларында катнаша

Казан университетының Алабугадагы филиалында VII Мирза Мәхмүтов укулары ачылды.  Ике көнлек чарада галимнәр, мәгариф идарәләре җитәкчеләре, методистлар һәм мәктәп укытучылары катнаша. Оештыручылар эчт...

Казан университетының Алабугадагы филиалында VII Мирза Мәхмүтов укулары ачылды.  Ике көнлек чарада галимнәр, мәгариф идарәләре җитәкчеләре, методистлар һәм мәктәп укытучылары катнаша. Оештыручылар эчтәлекле мастер-класслар, төрле секцияләрдә эшчәнлек вәгъдә итә.


Фото: mon.tatarstan.ru Фото: mon.tatarstan.ru

Мирза Мәхмүтов — көнчыгышны өйрәнү  белгече, СССРның педагогика фәннәре академиясе академигы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, педагогика фәннәре докторы, профессор. Көнчыгыш телләр лексикологиясе өлкәсендәге хезмәтләре белән танылган, гомуми белем һәм профессиональ мәктәптә проблемалы укыту теориясен һәм практикасын эшкәртүче галим. Ул у кытучыларның һәм укучыларның белемен күтәрү өчен дә күп эшләр башкара.


Академик җитәкчелегендә «Русча-татарча мәктәп сүзлеге», «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге», «Рус булмаган укучылар өчен рус теленең аңлатмалы сүзлеге» дөнья күрде. Сүзлекләрнең кайберләре икенче басма белән басылган иде.


VII Мирза Мәхмүтов укулары 6 апрельдә дәвам итәчәк. Иртәгә «Мәгариф традицияләре һәм инновация: теория һәм практика» дигән темага семинар көтелә.


Укуларның программасы белән биредә танышып була.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ