Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар үз сайтларын төзергә өйрәнде

Бүген Арчадагы 1 нче урта мәктәп базасында 40 лап мөгаллим “Мәгариф” журналы хезмәткәрләре белән очрашты. “Мәгариф”, “Мәгариф. Татар теле”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары алдында торган бурычлар, язылу...

Бүген Арчадагы 1 нче урта мәктәп базасында 40 лап мөгаллим “Мәгариф” журналы хезмәткәрләре белән очрашты. “Мәгариф”, “Мәгариф. Татар теле”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары алдында торган бурычлар, язылу шартлары турында тулы мәгълүмат алдылар. Аннары алар катнашында “Интернет – укытучыларга” дигән мастер класс үткәрелде.


Анда “Интернетта мәгълүмат табу”, “Эшне җиңеләйтү чаралары”, “Фото белән эшләү”, “Сайтны кызыклы итеп алып бару”, “Социаль челтәрләр” кебек темалар өйрәнелде. Укытучыларны бигрәк тә үз сайтыңны төзү юллары кызыксындырды. 4–5 сәгатькә сузылган әлеге дәресләрне “Мәгариф” журналының сайтын төзүче һәм техник яктан алып баручы, “Матбугат ру” сайты җитәкчесе, “Виртуаль дөнья” китабы авторы Данил Сәфәров үткәрде. Соңыннан ул укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Киләчәктә “Мәгариф” журналы редакциясе “Интернет – укытучыларга” дигән мастер-класс дәресләрен республикабызның башка район укытучылары белән үткәрүне планлаштыра.


Мастер-класс эксперимент рәвешендә уздырылса да, Арча укытучыларында матур тәэсирләр калдырды. Бу аларның түбәндәге уй-фикерләрендә чагылды.


Резеда Хәкимҗанова, Ташкичү төп мәктәбенең тарих укытучысы.


Татарча кино, театрны карау һәм дәресләрдә куллану юлларын өйрәтсеннәр иде. Укытучыларны аерым төркемнәргә бүлеп, дәресләрдә интернет мәгълүматларын куллану ысулларын аңлатсыннар иде.


Дәреснең саф татар телендә алып барылуы бик ошады.


Әнисә Җәләева, Арчадагы 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Татарча презентацияләр, видеоклиплар, мультфильмнар, спектакльләр төшерергә өйрәтсеннәр иде.


Мастер-классның татар телендә оештырылуы ошады. Данил Сәфәров барысын да аңлаешлы, гади телдә аңлатты.


Гөлназ Котдусова, Пөшәңгер башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы укытучысы.


Компьютер технологияләре буенча өстәмә мәгълүматлар алдым. Сайт төзергә өйрәнү мөһим иде.


Укытучылар сайтларын тулыландыру, яңа ИКТлар куллану юлларын өйрәнү кызыклы булыр иде. Мондый мастер-классларны даими үткәрсәгез иде.


 Гөлчәчәк Гыйләҗиева, Иске Кырлай төп мәктәбенең биология укытучысы.


Мастер-класс гади телдә алып барылды, фәнни терминнар гади сүзләр белән алыштырылды.


Дәресләрдә төрле предмет укытучылары катнаша. Шуңа күрә, предметка кагылышлы сорауларга тукталсагыз начар булмас иде. 1 көндә генә бөтен информацияне кабул итеп бетереп булмый. Шушы мәгълүматны берничә көнгә бүлеп өйрәтсәгез яхшы булыр иде.


dsc_1770
dsc_1803
 
dsc_1822
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ