Укытучыларның да була төрлесе…

Рабит БАТУЛЛА,

Татарстанның халык язучысы

Зәй районының Бишавыл мәктәбенә бик күп матур укытучылар килгән иде без укый башлаганда. Дания апа Насретдинова, Сәгъдия Лотфиевна, Ләлә Хәкимовна, Мәрвәрия Җиһаншина, соңрак, Рина Гатуповна…

Алар яшьлекләре белән генә охшаш иде. Төсләре-фигыльләре белән бер-берсеннән бик нык аерылып тора иде.

Дания апа гүзәл, кара чәчле, зәңгәр күзле, мөлаем… Әмма ул һавалы булмады. Йомшак холыклы кеше була белде. Югары сыйныфларда инде сугыштан кайткан ир-егетләр дә укый. Әйтик, минем агам Исхак Батуллин 1927 елгы булса да, тугызынчыга йөри, мин – сигезенчегә. Аттестат алганчы укырга акчасы булмаганлыктан, унынчыда укучы егет Мисбах Зиннәтуллин мәктәпне ташлар хәлгә җиткәч, Дания апа аның өчен түләп, егетне укытып чыгарды.

Сыйныф җитәкчебез, аннан аермалы буларак, куе җирән чәчле, сипкелгә бай, түгәрәк чырайлы, кырыс, усал гына бер математика укытучысы иде. Укучылар аннан шүрли иде. Авылдан-авылга балаларның өйләренә, ата-аналар янына еш йөри иде ул. Дәресеңне белмәсәң, тәртип бозсаң, «арт сабагыңны укытырга» да күп сорап тормый иде. Шуклыгым аркасында укытучымнан миңа да эләккәли иде. Соңрак ул Чаллыга китте.

… Бишенчедә укыганда тарих укытучысы Мәрьям апаның күзлеге югалганы хәтеремдә. Әйткәнемчә, мин тиктормас идем, шуның аркасында, миннән шикләнделәр. Дәрестән соң алып калып, сыйныф җитәкчем миннән бик каты сорашты. Елыйм, мин алмадым, дим…

Дәвамы.

Добавить комментарий