Логотип Магариф уку
Цитата:

Ут-су өчен түләмәүчеләр «права»сыз калырга мөмкин

«Яңа елга кадәр бөтен бурычларыгызны түләп бетерегез дә, аннан соң тынычлап ял итәрсез». Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов республика халкына шундый киң...

«Яңа елга кадәр бөтен бурычларыгызны түләп бетерегез дә, аннан соң тынычлап ял итәрсез». Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов республика халкына шундый киңәш бирде. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясе вакытында Татарстанның баш суд приставы әҗәтен кайтармаучыларны ниләр көтүен дә сөйләде.


 

Тиздән кредит бурычлары, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә әҗәтләре булган кешеләрне дә машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хактагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән инде. Радик Ильясов сүзләренә караганда, мондый чикләүләр суд приставларына бурычларны тизрәк җыярга булыша. Быелның ун аенда әҗәтлеләрнең «права»сын алганнан соң, алар 131 миллион сум бурычларын кайтарган. Бүгенге көнгә 2088 кешенең, вакытлыча, машина йөртү хокукы юк. Аларның күбесе – алимент түләргә теләмәүчеләр. «Права»сыз калу куркынычы янаганнар исә 6 меңнән артып китә икән. Ә менә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны күпләр вакытында түли башлаган ахры. ЮХИДИ суд приставларына быел кимрәк мөрәҗәгать иткән.


«Төрле чикләүләр эшебездә ярдәм итә», – ди Радик Ильясов. Әйтик, бурычлыларны Россиядән читкә чыгармый башлагач, суд приставлары 10 ай эчендә 1,5 миллиард сум акча җыйган. Сүз уңаеннан, быел 43 мең 437 кешенең чит илләргә чыгу хокукы юк. Бу узган елгыдан 14,5 меңгә артык. Шуңа да Яңа ел ялларын диңгез буенда уздырырга теләүчеләргә алдан ук чарасын күрергә киңәш итә суд приставлары. Әҗәтләрегез бәйрәм кәефен боза күрмәсен! Бурычлары турында мәгълүматны теләге булган һәркем суд приставлары федераль хезмәте сайтыннан карый ала: fssprus.ru.


Мәдинә МОРАТОВА



Видео: пресс-конференция по итогам работы УФССП России по Республике Татарстан за 10 месяцев 2016 года

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ