V Международная олимпиада по татарскому языку и литературе. Задания для студентов РТ и других регионов РФ

(кроме студентов татарской филологии)

  1. Татар телендә басылып чыккан 10 газета-журнал исемен языгыз (10 балл).

 

  1. Түбәндәге шигъри юлларны кем язган? Авторларның исемен һәм фамилиясен языгыз. (10 балл).

 1) Үрләреңне менгәч, туган ягым,

Рәшәң белән битем юдың сиң,

Һәрвакытта бергә уртаклаштың,

Уртаклаштың барын-югын син.

Җавап: _________________________________________________________________________

2) Эзе калсын керсез намусыңның,

Ни үтсә дә синең кулыңнан.

Көчлегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан.

Җавап: _________________________________________________________________________

  1. Фразеологик әйтелмәләргә багышланган биремнәр. (20 балл)

 

а) Бирелгән фразеологик әйтелмәләрнең фразеологик синонимнарын табып языгыз.

1) Абага чәчәк аткач – ___________________________________________________________

2) Мәдхия уку – ________________________________________________________________

3) Сыбызгы борын –  ____________________________________________________________

4) Үз туксаны туксан –  __________________________________________________________

5) Утсыз төтен чыкмый – _________________________________________________________

б) Бирелгән фразеологик әйтелмәләрнең фразеологик антонимнарын табып языгыз.

1)  Түбәсе күккү тию – ___________________________________________________________

2) Эттән алып эткә салу – ________________________________________________________

3) Елан аягы белән кискән –  ______________________________________________________

4) Үз туксаны туксан –  ___________________________________________________________

5) Утсыз төтен чыкмый – _________________________________________________________

в) Бирелгән фразеологик гыйбарәләрнең татарча фразеологик эквивалентларын языгыз.

1) Втирать очки – ________________________________________________________________

2) Родиться в сорочке – ___________________________________________________________

3) Когда на горе рак свистнет –  ____________________________________________________

4) Скатертью дорожка –  __________________________________________________________

5) Точить лясы – _________________________________________________________________

г) Тотрыклы гыйбарә килеп чыгарлык итеп, сүзләрне  бәйләп һәм мәгънәләрен аңлатып языгыз.

Файдалану өчен сүзләр: салу, авыз, чыккан, каешы, бәясе.

1) Шалкан ______________________________________________________________________

2) Шар__________________________________________________________________________

3) Энәдән-җептән_________________________________________________________________

4) Бал___________________________________________________________________________

5)  Эт___________________________________________________________________________

 

  1. Кроссвордларны чишегез. (20 балл)

а) Бирелгән диалекталь сүзләрнең әдәби телдәге вариантларын  табып языгыз.

  1. Бак –
  2. Пыцак –
  3. Бидрә –
  4. Муел –
  5. Мөеш –
  6. Нәҗәгай –
  7. Чавыллык –
  8. Ихата –
  9. Карагат –
  10. Цепе –

 

а
к
к
т
к
н
к
ы
н
л

 

б)  Гарәп-фарсы алынмаларын рус-европа алынмалары белән алыштырып языгыз.

  1. Иттифак –
  2. Шура –
  3. Мирасханә –
  4. Канун –
  5. Даруханә –
  6. Мөһер –
  7. Сәрмая –
  8. Ватанпәрвәр –
  9. Сәясәт –

10.Тәрәккыят –

 

з
т
в
н
а
ь
л
т
а
с
  1. Сүзләрне сайлап, тиешле формага куеп языгыз. (20 балл)

Моңлы тел

 

Безнең телебез – _______________ тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, ____________ уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да ____________________ бүгенге белән тоташтыра.   Телнең сыгылмалыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше ______________ итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.             Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәркөн куллану кирәк.

Әйе, күңел байлыгы җанга _______________ аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи __________________ үзләштерә алмыйсың. Моңа мисал итеп бик күп акыллы кешеләрнең тел турында әйткән ____________ китерергә булыр иде. Мин биредә бары тик К. Г. Паустовскийның туган тел турында әйткән сүзләрен искә төшерү белән генә _______________. Ә ул болай дигән: “Үз илеңә булган мәхәббәтне үз телеңә булган ______________башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә ______________ кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлылыгы үз халкының үткәненә, һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла”.

Әйе туган телне белмәү – наданлык. Үз телеңне, үз _______________________ белмәү, бүтәнгә табыну, аларны үз мәдәниятеңнән өстен кую кебек зарарлы караш китереп чыгарырга мөмкин. Әйтик, кайбер яшьләр үзләренең рухи сукырлыклары аркасында өсләренә төрле чит телдә язылган киемнәр ________________ йөрергә яраталар. Алар, үз телләрен белмәгән кебек, бу чит телдә язылган язуларны да ___________________________.

Ә аңламаган нәрсә, бигрәк тә чит телдән дә кергәч, билгеле, серле булып тоела. Кайвакыт ачык тәрәзә аша үсмерләрнең урам бетереп шаулап-гөрләп барганнарын ишетергә туры килә. Һәм ирексездән ишетелгән бу сүзләрдән колаклар кызара. Гүя урам буйлап бу ____________________ кешеләрнең йөзләренә пычрак атып йөриләр. Бу нәрсә, минемчә, телгә һәм үз ___________________ булмаудан килеп чыга. Без бит хәтта үзебезнең яраткан күлмәгебезне дә пычратмаска тырышабыз, әз генә керләнсә дә юып киябез. Ә менә үзебез сөйләшә торган телне өстебезгә кия торган күлмәк кадәр дә күрмибез. Аны ____________________ пычратабыз, чүплибез, сындырабыз. Күңелебездәге әшәкелегебезне дөньяга тел аша таратабыз. Ә тел түзә. Кыскасы, халык кечкенә булмаган кебек, кечкенә телләр дә юк. Әгәр без халкыбызның _________________ буе тупланып килгән рухи байлыгын аңларга, үзләштерергә телибез икән, иң беренче туган телебезне белергә тиешбез. Музыканы ярату өчен аны аңлау кирәк, диләр. Телне ярату өчен дә аны _____________, һич югы аңларга тырышу кирәк. Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау – кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы _________________ ешрак кагыйк. Ул туктамасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын.    (Ф.Яруллин)

Сүзләр: битараф, гасырлар, халык, киенергә, мәдәният, фикерләр, чикләнергә, мәхәббәт, кыңгырау, үсмерләр, аңлау, теләсә ничек, байлык, телебез, матур, үткәннәр, бик моңлы, тирән, аңламыйлар.

 

  1. “Яңа гасыр башында милләтемнең киләчәге турында уйлануларым” дигән темага 100 сүздән ким булмаган сочинение языгыз. (20 балл)

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.