Ябыгыйм дисәң, брокколи аша 

Брокколи кәбестәсеннән аш
Кирәкле әйберләр:
1 стакан ит шулпасы
200 г брокколи кәбестәсе
2 аш кашыгы атланмай
1 суган
1 стакан сөт өсте (сливки)
100 г гауда сыры
2 аш кашыгы он
тоз, борыч

Кәбестәне юып, йомшарганчы парда пешерәбез. Суынгач, блендерда боламык ясыйбыз. Атланмай эретәбез. Башта вак итеп туралган суганны, аннары өстенә он салып болгата-болгата кыздырабыз. Сөт өсте һәм шулпа өстәп куерганчы кайнатабыз, брокколидан әзерләнгән боламык һәм вак угычтан уылган сыр кушабыз. Тоз, борыч сибеп, сыр эреп беткәнче болгатып торабыз.

«Гаилә һәм мәктәп» журналыннан.

Добавить комментарий