Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда җылы һәм юеш була

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә һава торышы җылы булыр дип көтелә, юеш кар явар, бозлавык булыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстанның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын...

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә һава торышы җылы булыр дип көтелә, юеш кар явар, бозлавык булыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстанның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров сөйләде.


 

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә Хөкүмәт йортында барган утырыш республика муниципалитетлары вәкилләре белән видеоконференция режимында оештырылган. Анда Премьер-министр Илдар Халиков, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре дә катнаша.


Декабрь татарстанлыларны температураның җитди тирбәнеше, ягъни үзгәреп торуы белән гаҗәпләндерде. Ләкин хәзерге вакытта һәм якындагы берничә көндә нормадан авышкан җылылык була. «Яңа ел каршылар алдыннан, шулай ук 1 һәм 2 гыйнварда һава температурасы минус 6дан плюс 1 градуска кадәр була, юеш кар, пыскак явым-төшемнәр, буран, бозлавык булуы бар», - дип фаразлады Сергей Захаров. Ул коммуналь хезмәтләрне түбәләрнең торышына аеруча игътибарлы булырга өнди. Һава торышының җылы булуы кар шуып төшүгә китерергә мөмкин.



«Татар-информ» МА материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ