Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел, мандарин исе, язылучыларыбызга – бүләкләр!

Сездә ничектер, ә «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясенә Кыш бабай бүләкләр алып килде инде. «Яңа елга бүләк белән» бәйгесе кысаларында уйнатылачак көнкүреш техникасы яңа хуҗаларына...

WhatsApp Image 2017-12-27 at 13.04.50Сездә ничектер, ә «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясенә Кыш бабай бүләкләр алып килде инде. «Яңа елга бүләк белән» бәйгесе кысаларында уйнатылачак көнкүреш техникасы яңа хуҗаларына вакытында барып ирешсен дип тырышкан ул.


Дуслар, әлеге акциядә катнашырга сез дә өлгерәсез әле! Моның өчен 27-28 декабрьдә «Гаилә һәм мәктәп» журналына 2018 елның беренче яртыеллыгына язылырга һәм «Яңа елга бүләк белән» тамгасы белән gaila-mektep@mail.ruадресы аша безгә шул квитанцияне генә юлларга кирәк.


Исегезгә төшерәбез: журналга һәр почта бүлекчәсендә яисә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru/russian-post/subscribe) язылырга мөмкин. Шулай ук, http://magarif-uku.ru/subscription сылтамасы буенча теркәлү узу һәм журналны электрон рәвештә алдыру мөмкинлеге булдырылган.


Бәяләр үзгәрмәде: почта аша басма вариантка ярты елга язылу бәясе – 585 сум, электрон язылу – 450 сум.


Бүләк уйнату 15 гыйнварда сәгать көндезге 12 дә узачак.


Яңа елда да бергә булыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ