Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елында II нче сыйныф өчен «Әйләнә-тирә дөнья» уку әсбабының үзенчәлеге

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторыЯңа уку елында, “Переспектива” программасы буенча А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая, Җ.А.Хөсәенов авторлыгында, 2 нче сыйныф өчен татар телендә гому...

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ


КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы


img093


Яңа уку елында, “Переспектива” программасы буенча А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая, Җ.А.Хөсәенов авторлыгында, 2 нче сыйныф өчен татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен  яңа “Әйләнә-тирә дөнья” уку әсбабы нәшер ителде. Әлеге уку әсбабында күпмәдәниятле белем бирү концепциясеннән чыгып, милли төбәк компонентлары киң урын алды.


Татар халкының туган телгә, милли мәдәнияткә, аның тарихына игътибары елдан-ел арта бара. Моның нигезе гаиләдә салынса, эш-гамәлләре исә башлангыч сыйныфлардан башлана. Шуңа күрә “Әйләнә-тирә дөнья” уку әсбабында балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, авыз иҗаты белән таныштыруга әһәмият бирелде. Бу исә, үз чиратында, төбәктәге милләтләр арасында дуслыкны тагын да үстерү һәм ныгытуга булышачак.


Уку әсбабының төп максаты –укучы баланың танып белү, социаль-коммуникатив һәм шәхси үсеше өчен киңрәк мөмкинлекләр ачу, аның рухи-әхлакый һәм экологик культуралы булып үсүендә гомумкешелек тәрбиясенең төп компонентларын куллану, бүгенге җәмгыятьтә яшәргә әзерлек тора. “Әйләнә-тирә дөнья” уку әсбабының эчтәлеген үзләштерү барышында моңа зур әһәмият бирелә.


Уку әсбабында халык авыз иҗаты җәүһәрләре – мәкальләр, әйтемнәр, санамышлар, табышмаклар шактый зур урын алды. Төбәктә яшәүче рус, татар һәм чуваш һәм башка халыкларның милли үзенчәлекләрен күрсәтүче авыз иҗаты мисаллары шактый күп китерелде.


Төп бурычлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:



  1. Балаларга Татарстанда яшәүче халыкларның, башлыча татар халкының, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, авыз иҗаты белән киң рәвештә таныштыру һәм аларны үзләштерү мөмкинчелеген тудыру.

  2. Балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, уку һәм уен төрләрен киң куллану, табигатьне һәм аны саклау чаралары белән таныштыруны дәвам итү.

  3. Тәрбия һәм белем бирү процессын интеграцияләү; танып белү, уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, төбәктәге төрле милләт вәкилләре белән үзара дус һәм тату яшәргә әзерләнү; шул нигездә Ватаныбыз – Россия төшенчәсен формалаштыру, андагы халыкларның үзара дустанә һәм бер-берләрен аңлап яшәүләрен күрсәтү.

  4. Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, авыз иҗаты, уеннары аша укучыларда экологик культура формалаштыруны дәвам итү; гомумкешелек культурасының төп компонентларын тормышка ашыру (күзаллау, белем һәм тәрбия алу, бер-береңә карата ярдәмләшү һәм шәфкатьле булу, хезмәт кешесенә хөрмәт белән карау).


Төп үзенчәлеге һәм актуальлеге – аның комплекслы булуында. Белемнәрне үзләштерү белән бер үк вакытта әхлакый тәрбия мәсьәләләре дә алга куелды. Шул ук вакытта балаларның сәләтен үстерүгә дә әһәмият бирелде.


Белем һәм тәрбия бирү процессы, танып белү эшчәнлегендә төп чара булып кала, әйләнә-тирә мохит белән, башлыча табигатькә якын һәм табигать кочагында үзләштерелә. Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда балалар белән эшләүнең күп төрле алымнары һәм ысуллары тормышка ашырыла.


Башлангыч сыйныфларда укучы баланың танып белү мөмкинлеге үсә бара, ул анализлый белә, табигый һәм социаль күренешләрне гомумиләштерә, аларга бәя бирә, аның уй-фикер сәләте үсә бара, акыл эшчәнлеге алга китә. Бала укытучы сөйләме, күрсәтмәләре, мәгълүмати технологияләре аша һәм табигать кочагында булган вакытта әйләнә-тирә дөньяны тагын да киң итеп танып белә һәм аның күзаллавы да киңәя.


Укытучының төп хезмәте – балага табигать һәм кешелек җәмгыяте турында башлангыч белем бирү. Шушы аспекттан чыгып, әлеге уку әсбабында татар халкының һәм аның белән янәшә яшәүче халыклар: рус, чуваш, мари, башкорт һ.б халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, аларның авыз иҗаты – мәкальләре, әйтем, табышмаклары һәм сынамышлары да урын алды.


Татарстан күпмилләтле төбәк. Татарлар һәм руслар күпчелекне тәшкил итә. Алар белән беррәттән чувашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, башкортлар, үзбәкләр, әрмәннәр һәм башка халыклар яши. Халыклар гасырлар дәвамында дус һәм тату гомер итәләр. Төрле милләт вәкилләре һәм төрле диндәге кешеләр бер-берләренә хөрмәт белән карыйлар. Татарстан – тынычлык, дуслык, татулык Республикасы. Без моның белән горурланабыз һәм киләчәктә дә безнең төбәктәге барлык халыкларның дус, бер-берләрен аңлап яшәүләрен телибез.


 Татарстанда яшәүче һәр халыкка үз халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре якын. Шулай булгач, балалар белән татар милләтенә һәм аның белән бергә яшәүче милләтләргә хас булмаган Хеллоуин, Изге Валентин шикелле бәйрәмнәр оештыруның һич тә кирәге юк. Алар урынына ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын үз эченә алган “Нәүрүз”, “Боз озату”, “Карга боткасы”, “Зәррә”, “Сабан туе”, “Орлык чыгару”, “Сөмбелә”, “Аулак өй”, “Каз өмәсе”, “Орчык өмәсе” һ.б. бәйрәмнәр үткәрүне отышлы дип саныйбыз. Чөнки бу бәйрәмнәр татар халкы һәм аның белән янәшә яшәүче халыкларның тарихи мирасы булып тора. Аларны яңарту һәм укыту-тәрбия процессында киң куллану, балаларга әхлакый һәм экологик тәрбия бирүгә нык булышачак.


Уку әсбабы балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып һәм Федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, күпмәдәниятле күпмәдәниятле белем бирү концепциясеннән чыгып тәрбия һәм белем бирүне алга сөрә. Балаларны әйләнә-тирә дөнья белән таныштырып, ата-бабаларыбызның мирасы нигезендә башлангыч сыйныфлардан ук инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү күнекмәләрен эзлекле рәвештә өйрәтү төп юнәлеш булып тора.



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ