Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзәндә «Күренекле татарлар» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

Яшел Үзән шәһәрендәге 3 нче гимназиядә күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗат...

Яшел Үзән шәһәрендәге 3 нче гимназиядә күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә «Күренекле татарлар» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Анда Чуваш, Мордва республикаларыннан, Саратов һәм Ульян өлкәләреннән, Татарстанның күп кенә районнарыннан килгән белемле, талантлы, кызыксынучан балалар катнашты.


Укучылар мәдәният, әдәбият, фән, спорт һ.б. өлкәләрдә зур казанышларга ирешкән күренекле татарларга багышланган фәнни-тикшеренү эшләре белән таныштырдылар, шулай ук үзләре иҗат иткән әсәрләр белән чыгыш ясадылар.


Оештырылган конференциянең төп бер мөһим миссиясе итеп, балаларда толерантлык тәрбияләүне билгеләргә кирәктер, безнеңчә. Татар халкының данлыклы шәхесләре турында укучылар, үзләре кайсы милләт вәкиле булуларына кармастан, горурланып сөйләделәр.


Гимназиядә 2010 елдан эшләп килгән «Күренекле татарлар» дигән мәктәп музее белән танышу да күңелләрдә милләтебез өчен горурлык һәм шул ук вакытта аның хезмәткәрләренә карата ихтирам хисләре уятты.


IMG_0011 обр IMG_0109 обр IMG_9970 обр


IMG_0169 обр


Мөнирә ӘНВӘРОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ