Логотип Магариф уку
Цитата:

Күренекле татар педагогы Васил ага Гайфуллин 23 мартта үзенең 80 яшьлеген билгеләп үтә

Мөгаллим, җитәкче һәм галим. Башлангыч сыйныф, җидееллык һәм урта мәктәп укытучысы, уку-укыту бүлеге мөдире, 27 яшендә мәктәп директоры, район мәгариф бүлеге мөдире, Казан дәүләт педагогия институтынд...

Мөгаллим, җитәкче һәм галим. Башлангыч сыйныф, җидееллык һәм урта мәктәп укытучысы, уку-укыту бүлеге мөдире, 27 яшендә мәктәп директоры, район мәгариф бүлеге мөдире, Казан дәүләт педагогия институтында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, кафедра мөдире, декан, физика факультеты деканы, мәктәп җитәкчеләренең белемен күтәрү факультетын оештыручы, республикабызның суверенлык юлында тәүге адымнарын ясаган тарихи чорда җиде ел буена Татарстан мәгариф министры, Татар дәүләт гуманитар институты ректоры. Классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимов язганча, «түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән», тулаем 60 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган олпат зат. Педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, халык мәгарифе отличнигы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты.IMG_2194


Милли мәгарифебез үсешенә, физика укыту методикасы мәсьәләләренә багышланган кырыклап китап һәм дәреслек, 400 гә якын фәнни хезмәт, үзенең бай тормыш юлын яктырткан «Язмыш борылышлары» һәм «Гомер мизгелләре» дигән документаль повестьлар авторы. «Мәгариф» журналының иң якын дусты, киңәшчесе һәм иң актив авторы (чөнки 1965 елдан башлап, журналыбызда аның сиксәнгә якын мәкаләсе генә басылып чыккан). Әле шулар өстенә, оста җырчы һәм әйбәт музыкант (чөнки ул гармунда, скрипкада, мандолинада, пианинода уйный белә). Шундый могтәбәр, милләтпәрвәр МӨГАЛЛИМ кем ул дисезме? Әлбәттә, бик күпләрегез сүзебезнең кем турында барганын, шәт, чамалагандыр. Әйе, сез ялгышмадыгыз. Ул – тумышы белән Мөслим районының Югары Табын авылыннан булган ИЛ АГАСЫ Васил Габдулла улы Гайфуллин.SDC13936 (2)


Милли мәгарифебез АКСАКАЛЫ бу көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Күңеле белән һаман да 18дә әле ул, чордашлары, дәвамчылары уңышларына сөенеп, һәр нәрсәне күңеле аша үткәзеп, актив тормыш позициясе белән яши. Республикабыз мөгаллимнәренең һәркайсы күңелендә Васил ага хакында олы ихтирам хисләре, якты хатирәләр генә. Әле юбилее алдыннан Балык бистәсе районы мөгаллимнәре аны үзләренә кунакка дәшкән иде. Васил ага очрашу үтәсе залга килеп керүгә, залдагыларның аны агүрә басып, алкышлап каршылавы ук күп нәрсә хакында сөйли. Юбилярның чыгышын да йотылып тыңладылар, үгет-нәсихәтләрен дә тормыш кыйбласы итеп алганнардыр. Балык бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйковлар, барча райондашлары исеменнән Васил аганы олуг юбилее белән котлап, аңа районның һәм мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырдылар, аның әле озын-озак еллар милләтебезгә тугры хезмәт итүен теләделәр. «Мәгариф» журналының күпсанлы укучылары исеменнән без дә бу изге теләкләргә ихлас кушылабыз. Юбилеегыз мөбарәк, табыннарыгыз түгәрәк булсын, Васил ага!SDC13933 (4)


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ