Юрий Вяземский: “Мәгариф”кә генә бер серне ачасым килә”

Казанда быел беренче тапкыр “Умники и умницы” бөтенроссия телеуенының төбәк өлеше финалы узды. Анда әлеге телеолимпиаданың авторы, язучы, фәлсәфәче, профессор, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) халыкара журналистика факультетының дөнья әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Юрий Павлович Вяземский да катнашып, республиканың яшь егет-кызларының белемнәрен сынады. “Умники и умницы” телепроектында татарстанлыларның ни өчен җиңүен, БДИның сәләтле балаларга нинди йогынты ясавы турындагы фикерләрен ул “Мәгариф” журналына да җиткерде.  

— Юрий Павлович, сезнең тапшыруда Татарстан укучылары күп катнашамы? Сез аларның потенциалын ничек бәялисез?

— Минем тапшыруда Татарстаннан укучылар күп катнашты. Казаннан гына түгел, республиканың башка шәһәрләренән, шул исәптән зур булмаган бистәләреннән дә. Гадәттә, Татарстаннан килгән балалар телеуенда җиңеп чыга иде. Һәм шундый бер вакыт җитте: Татарстаннан балаларның саны азая башлады. Хәзер исә вәзгыять үзгәрер дип уйлыйм. Чөнки Татарстан бер ел элек 7 төбәк башлыгы катнашында ачкан хәрәкәткә кушылды. Ул “Бөтенроссия “Умники и умницы” интеллектуаль хәрәкәте” дип атала. Татарстан Президенты әлеге хәрәкәткә кушылырга теләкләре барлыгын белдерде һәм мин, әлбәттә, каршы килмәдем.

умники и умницы вяземский обр

— Бу, димәк, яңару юнәлешендә алып барган эшнең бер өлеше булып тора?

— Эш менә нәрсәдә: төбәк финалында өч җиңүче билгеләнә, алар Мәскәүгә тапшыруга чакырыла. Аларның, күп дигәндә, бер яки икесе МГИМОга яки башка уку йортларына укырга керә, чөнки урыннар чикләнгән. Безнең бурыч федерация субъектларында һәм Татарстан Республикасында да талантлы балаларга игътибарны арттыру һәм аларга мөмкин кадәр ярдәм итүдән гыйбарәт. Миңа Татарстаннан башка бик күңелсез. Биредә исә потенциал бик югары, Татарстан балалары, чыннан да, сәләтле. Башта моның сәбәбен һич аңлый алмаган идем. Шуннан белдем: Татарстанда, башка күп төбәкләрдән аермалы буларак, белем бирүнең традицияләре саклана. Хәзерге ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзенең элекке эш тәҗрибәсеннән дә яхшы белә: хәтта үсемлек белән дә көч кулланып эш итеп булмый. Бодайның яки башка культураның “нәрсә теләгәнен” исәпкә алырга, аңа үсәргә ярдәм итәргә генә кирәк. Күрәсең, балалар белән эшләгәндә дә бу карашлар үз нәтиҗәсен бирәдер: укучылар мөстәкыйль, хезмәт сөючән, кызыксынучан, белемле, акыллы була.

— Провинциаль шәһәрчекләрдән сезнең тапшыруга эләгү һәм җиңү мөмкин хәлме?

— Без провинциаль шәһәрчекләргә генә түгел, бистәләргә, авылларга, башкалаларга да зур игътибар бирәбез. Тапшыруларда катнашучылар бик төрле. Барысы да яшь кешенең теләгеннән тора. Менә син зур булмаган бистәдә яшисең, ярдәм итүчеләр артык күренеп тормый. Күбрәк үз көчеңә һәм китапларга ышанырга туры килә. Шуңа күрә кечкенә авыл-шәһәрләрдән, башкала балаларына караганда, күпкә әзерлеклерәк яшьләр килә. Бу балалар укый, өйрәнә һәм уенда җиңеп тә чыга.

— Китаплар, дигәннән, сез олимпиадага әзерләнү өчен махсус әсбаплар да чыгарасыз бит әле…

— Миңа моны МГИМО ректоры тәкъдим итте. Ул тапшыру барган 22 ел дәвамында бирелгән сораулардан торган тулы бер китапханәне тәшкил итә. Сезнең басмага генә бер серне ачасым килә: уенда бирелгән сорауларның дүрттән бере кабатлана. Әлеге китапханә белән “коралланган” укучыларның уенда җиңеп чыгу мөмкинлеге бермә-бер арта. Бу елның ахырына андый әсбапларның саны унбергә җитәчәк.

— Ничек уйлыйсыз, хәзер бик акыллы, киң эрудицияле балаларның саны арта барамы?

— Нәкъ менә хәзер азая бара да инде. Чөнки бердәм дәүләт имтиханы үз нәтиҗәләрен бирә. Үзегез дә аңлыйсыздыр: БДИ – ул уртача гына бер имтихан. Уртача гына фикерләүчеләр өчен. БДИ интеллектуаль потенциалны ачыкларга, барларга мөмкинлек бирми.

 —  БДИ безнең балаларны фикерләүдән бөтенләй мәхрүм итмәсме?

Фикерләргә теләмәүчеләрне мәхрүм иткәндер дә. Әмма хәзер вәзгыять үзгәрә, бу эшкә Президент үзе катышты. Сынауның әлеге формасын күпмедер дәрәҗәдә сакларга кирәк. Мин БДИны уртакул вузларга керү өчен калдырырга тәкъдим итәм. Көчле, иҗади эшләүче (мәсәлән, Мәскәү һәм Казан университетлары) югары уку йортларына күбрәк ирек бирергә кирәк. Аларга бердәм дәүләт имтиханы белән укырга кертү – ахмаклык.

 — Татарстаннан килгән балалар саны кимүнең сәбәбе нидә икән?

Аерым алганда, мин монда бердәм дәүләт имтиханының өлеше дә бар дип уйлыйм. Чөнки БДИ балаларның бик күп вакытын ала. Аңа әзерләнү плацта марш атлау белән бер. Ә олимпиадаларга вакыт калмый. Әлбәттә, бу минем диагноз. Бәлки, мин дөрес тә әйтмимдер.

—  Юрий Павлович, сәләтле балаларны барлау белән шөгыльләнүче һәм сәләтле балалар белән эшләүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?

— Татарстаннан үрнәк алсыннар.

— Ә төгәлрәк итеп әйтсәк? Менә сез ничек эшлисез?

— Иң мөһиме – балаларны ярату, һәр баланың аерым, кабатланмас бер дөнья икәнлеген аңлау, әлеге дөньяга үтеп керергә һәм аны ныгытырга омтылу зарур. Менә үсемлек кебек инде, аңлыйсызмы? Сәләтен ачыклап, бу кешегә үсәргә ярдәм итү мөһим. Әмма аннан интеллектуаль солдат ясарга кирәк түгел. Ул солдат түгел, һәр бала – патша яки патшабикә!

Әңгәмәдәш – Римма ГАТИНА.

One thought on “Юрий Вяземский: “Мәгариф”кә генә бер серне ачасым килә”

  1. «Энгель Фәттахов … белә: хәтта үсемлек белән дә көч кулланып эш итеп булмый» әмма чынлыкта көч кулланыла, кешеләр эшкә урнашыр өчен вузда укыга мәҗбүр … ә Энгель Фәттахов моны үзгәртә алмый …

    «БДИ интеллектуаль потенциалны ачыкларга, барларга мөмкинлек бирми … Көчле, иҗади эшләүче (мәсәлән, Мәскәү һәм Казан университетлары) югары уку йортларына күбрәк ирек бирергә кирәк. Аларга бердәм дәүләт имтиханы белән укырга кертү – ахмаклык»
    аны шул ук БДИ системасының тикшерә ала торган белемнәр киңлеген зурайтып , анда авыррак сораулар да өстәп, шул авыр сорауларга җавап бирергә тәкъдим итеп, иң югары баллның мәгънәсе үзгәртеп, уртача балнны киметеп тә эшләп буладыр ич инде?! читтән карап торганда , гомумән, миңа БДИ ышанычлырак тоела.

Добавить комментарий