Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәйдә – печән фестивале!

 Чөнки 29 июль көнендә Зәй районының Кадер авылында Печән бәйрәме узачак. «Сенофест» дип аталган бу чарада яшьләр өчен махсус программа тәкъдим ителә.«Сенофест» чарасының төп максаты – авыл яшьләренең...

 Чөнки 29 июль көнендә Зәй районының Кадер авылында Печән бәйрәме узачак. «Сенофест» дип аталган бу чарада яшьләр өчен махсус программа тәкъдим ителә.


«Сенофест» чарасының төп максаты – авыл яшьләренең ялын төрлеләндерү һәм аларны авыл җирлекләренә җәлеп итү. Оештыручылар әлеге чара ярдәмендә авылда да күңелле итеп яшәп булганлыгын күрсәтәсе килә!


– Бу фестивальне уздыру идеясе кырда, печән җыйганда, барлыкка килде. Минем тормыш иптәшем кырда төшкән фотосында печән кибәннәре Мисырдагы пирамидаларга охшаган иде. Шул вакытта миңа “Ни өчен әле шундый фестиваль уздырмаска?” дигән идея килде, – дип сөйли Аграр яшьләр берлегенең Зәй районы бүлеге рәисе урынбасары Диләрә Шувалова.


Фестивальгә әйләнеп кайтсак, элек-электән төрле милләт вәкилләре печән җыярга төшкән. Бу идеяне бераз заманчалаштырып, төрле милләт, дин кешеләрен берләштерә торган чара ясыйсылары килгән аларның.


Әлбәттә, чара тикмәгә генә Кадер авылында оештырылмый. Бу җирлекнең тарихы да бик бай, урнашу урыны да уңайлы икән. Чараны оештыручылар авылларга яшьләрне дә тартырга тели. Шул сәбәпле, Кадер авылы мисалында Татарстаны авылларының ничек үсеш кичергәнен күрсәтәчәкләр.


«Сенофест» фестивалендә күп төрле ярышлар да көтелә. Анда Зәй районы халкы белән бергә башка районнардан килгән кешеләр дә катнашачак. Фестиваль ярышлары:


– чалгы белән печән чабу бәйгесе;


– экстремаль уеннар (печәннән ясалган лабиринтны узу, печәннән таулар, оялар аша узу – башка районнардан килүче яшьләр өчен);


– Зәй районындагы 21 авыл җирлеге вәкилләренең печәннән 2,5 метрлы арт-объектлар төзү;


– икмәк (каравайлар) конкурсы;


– авыллардагы һөнәрчеләр арасындагы бәйге.


Балалар һәм яшьләр өчен махсус мәйданчыклар да булачак. Татарстанның һәр районында Аграр яшьләр берлеге бүлеге бар. Районнардагы яшьләр «Большие гонки» тибындагы экстремаль уеннарда катнашачак. Командалар башта печәннән ясалган талисман тәкъдим итәргә тиеш. Әгерҗе, Мамадыш, Чистай, Әлмәт, Алабуга, Азнакай, Минзәлә, Тукай районнарыннан инде катнашу өчен гаризаларны да җибәргәннәр. Шулай ук яшьләр өчен кемпинг-зона, концерт программасы да булачак.


Балалар мәйданчыгында сабыйларны төрле халыкларның милли уеннары көтә. Мастер-классларда балалар перәннекләргә бизәкләр төшерәчәк, чабата ясаячак, сыбызгыларны буярга өйрәтәчәкләр.


Сер түгел, мондый фестивальне уздыру өчен шактый печән кирәк. Диләрә әйтүенчә, фестивальне уздыру өчен 200 төк печән таләп ителәчәк. Димәк, 10 тонна печән кирәк булачак. Ярышларда жиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылачак. Шулай ук Зәй районы башлыгыннан да махсус бүләкләр биреләчәк. Чарада Германия, Франциядән дә кунаклар килүе көтелә.


"Ялкын" журналы материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ