Зур гауга: мәктәп бетерүче кыз сыйныфташын ялган юл белән медаль алуда гаепләде

Россиядә быел урта мәктәп тәмамлаган яшьләрне олы тормыш юлына озату кичәләре барган көннәрдә бөтен илгә яңгыраган вакыйга булды. Адыгеядә алтын медаль ияләрен сәхнәдә бүләкләү тантанасы барганда, Рузанна Туко атлы бер чая кыз үзе белән бергә бүләк алучы яшьтәшен гаепләп чыкты: аны әнисе район мәгариф бүлеге җитәкчесе булганга күрә генә пьедесталга менүдә гаепләде.

Рузаннаның чыгышы язылган видео YouTube-ка­налга эленде, язманы хәзер бөтен ил карый. Йөрәккә тия торган бу уңайсыз кү­ренеш төрле яктан тикше­релә. Кем­нәрдер кыю адымга барган кызны гаепли, “ип­тәшенең тормышын җи­мерде” дип әйтәселәре ки­лә. Икенчеләр (бәхеткә, андыйлар күп­че­лек) блат яр­дәмендә карьера баскычына үрмәләгән кызның тормышын аның әнисе җи­мер­де дип, Рузаннаны яклыйлар. Гадәттә “башсызлык” дип бәяләнә торган мондый адым Рузаннага, билгеле, җиңел бирел­мәгән. Үз гамәленең мо­тивларын ул Instagram­дагы битендә: “Бе­ләсезме, син гомер буе сө­рәсең, укыйсың, төннәрен йок­ламыйсың, чөнки бер дә­рес­тә дә җавап бирми ка­лыр­га хакың юк, ә ел буена бер генә тапкыр да җавап бирмәгән кеше синең белән бер сәх­нәдә тора һәм укудагы уңыш­лары өчен нәкъ синеке төсле үк медаль ала”, – дип язып куйган, фаш итүне гаделлек хакына, барлык  ме­даль алган иптәш­лә­ре өчен үч алу хакына булды дип аңлаткан. Кыю кызның бу чая адымын мин үзем хуп­лыйм.

Яшьлек максимализмы дип аталган нәрсә бар. Тормышта яшәп килгән кыеш тәртипләргә каршы җанда туа торган протест буларак кабына торган җәмгыять тарафыннан әле бозылып бет­мәгән 15-20  яшьлекләргә хас бер күренеш ул. Олыгайган саен кеше ул позициядән чигенә, компромиссларга барырга өйрәнә, күз йомып яшәргә, хәтта үз файдасына бөгештерергә, башкалар хакына керергә кү­негә башлый. Үткән га­сыр­ның җит­мешенче-сиксә­нен­че еллары татар макси­малист-яшь­ләренең йөрә­ге­нә тәлинкә тотып яшәүче­ләрне сөймәү хисе Равил Фәйзуллинның “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…” дигән шигыре белән кереп урнашты һәм ул ши­гырьнең тәэсире канда әле һаман да үзен сиздерә. Максимализм йөге белән тормыш юлыннан атлау җиңел түгел, шуңа күрә аны азлап-азлап ташлап кал­дырасың, тормыш сындыра һәм бөгә бераз. Әмма гаделсезлек күр­­гәндә, шаулап башка ме­нә торган кайнар канның бер өлеше саклана барыбер. Хәзер инде чәчләр агарып, гомер үтеп барганда, “кан алыштырып” мәшә­кать­ләнәсе дә килми, чөнки намус белән авыр бәхәс алып бару бер дә рәхәт түгел бит. Шуңа күрә үземдә Рузанна белән күп­медер кү­ләмдә рухи кар­дәш­лек тоям. Ни өчен соң әле гомер буе меңнәргә аяк сөртеп яшәргә яратучы “бер”­ләргә түзеп яшәргә ди? Адыгей кызына бу адым арзанга төшмәгән, билгеле, ул хастаханәгә кереп, система астына яткан, чиновниклар когортасы аңа басым ясарга тырышып, медален шик астына алып тикшереп караганнар, уңышка ирешә алмаганнар.

Сәхнәдә фаш ителгән кыз да кызганыч, билгеле. Яшьлектә бер генә тапкыр була торган тантаналы миз­гелдә бар кеше алдында йөзеңә чалтыратсалар, кү­ңелле түгел. Тик бу лаек бул­ган, “эшләп алган” күңел­сезлек. Рузаннаны түрә кызына яла ягуда гаепләргә тырышып карадылар. Тик тик­шерү күрсәтте: ялган медаль иясе дөрес гаепләнгән. Без­дә медаль бирү тәртибе бик кызык бит. Синең мәктәп журналыңдагы билгелә­рең­нең һәрберсе мөһим, ә менә БДИ билгесе медальгә берничек тә тәэсир итми. Гаеп­ләнгән кыз БДИны бик әллә нәрсә мактанырлык тапшырмаган: математикадан – 33 балл, җәмгыять белемен­нән – 56ны, рус теленнән 69- ны җыйган. Аттестат алырга мөмкинлек бирсә дә, “алтын” бүләктән ерак тора бу бәяләр. Җитмәсә, кызның әнисе, җитәкче булуыннан файдаланып, канунны тупас бозып, кызы имтихан бир­гәндә, имтихан алу урынына кергән. Кызына булыша алмаган алуын, видеокамера булу комачаулаган. Хәзер инде түрә кызы медален үз ирке белән кире тапшырды, әнисе эшеннән алынды. Конфликт хәл ителде дип санарга була. Аерым бер очрак булган бу хәл вакыт белән онытылыр. Башка конфликтлар тавы астында күмелер.

Тик соңгы айларда Рос­сиядә бара торган хәлләр вәзгыятьтә үзгәрешләр баш­лануы турында хәбәр итә­ләр. Торган саен күбрәк яшь­ләр – мәктәп һәм вуз партасы артында утырган егетләр һәм кызлар системага ачыктан-ачык протест белдерәләр: рөхсәт ителмә­гән митингларга чыгалар, директорлар һәм завучлар каршына “келәмгә чакы­рыл­гач” бер дә курыкмый бәхәс­ләшәләр, үз позиция­ләрен кыю яклыйлар. Ре­прессия­ләр һәм башка полиция кү­сәге төшү дә куркытмый аларны. Яшьләр кү­рәләр: касталарга бүленгән илдә “тө­шерелгән”нәр (опущеный) булып яшәү перс­пективасы көтә аларны. Кал­җалы урыннарга сәләте бармы-юкмы түрә балалары үрмәли, вузга кереп аны уңышлы гына тәмамлый ал­саң да сине йә эшсезлек, йә түбән хезмәт хакына яшәү көтә, түбән катлауны то­р­мыш кыршавы кыскан саен кыса. Җитмәсә, система про­тест потенциалына каршы шөрепләрне борып көрәшергә азаплана: хәбәр­дарлык чикләнә, кыю адым ясаганнар кыйнала һәм эзәр­лекләнә. Кулына гайка ачкычы тотып караган һәр­кем белә: катырак кыс­тың­мы – өзелә, бер урында бушка әйләнеп тору башлана. Хәзерге репрессия си­сте­масыныңда шөребендә кайбер сырлар өзелә башлады. Көннән-көн ишәя барган яшьләр фетнәсе шуны күр­сәтә. Хәтта югары урыннарны биләгән кайбер россияле түрәләрнең дә кай­бер­ләре моны күрә хәзер, протест мәйданына чыгучыларны каһәрләмәскә, алар бе­лән диалог алып барырга чакыручылар бар. Гыйсъянчы яшьләрнең энергиясен дөрес юнәлеш­кә бормасак, озакка сузылган фаҗига көтә илне. Моны исә берәү дә теләми дип беләм.+

Матбугат.ру сайтыннан алынды.

Добавить комментарий