Логотип Магариф уку
Цитата:

1 июньдә Казанда Балаларны яклау көненә багышланган чаралар узачак

Балаларны яклау көнендә Казанда киң күңел ачу программасы каралган. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар шәһәр театрларына бара алачак. Бәйрәм программасы турында бүген эшлекле дүшәмбедә Балалар...


Балаларны яклау көнендә Казанда киң күңел ачу программасы каралган. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар шәһәр театрларына бара алачак. Бәйрәм программасы турында бүген эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.


Әлеге вакыйганы казанлылар шәһәр паркларында, китапханәләрдә, музейларда, гомуми белем бирү, мәдәни һәм спорт учреждениеләрендә билгеләп үтә алачаклар. Бәйрәм итү 9.00 сәгатьтә “Мега” сәүдә үзәге мәйданчыгында башлана. Биредә балалар велоузышы оештырыла.
11.00 сәгатьтән Казан кремлендә “Нурлы шәһәр тылсымчылары” бәйрәме башлана. Ул үз эченә балалар иҗаты күргәзмәләрен, интерактив уеннарны, мастер-классларны ала. Бәйрәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Бәйрәм программасы кечкенә казанлылар өчен шәһәрнең барлык паркларында һәм скверларында әзерләнгән. Мәсәлән, Горький ис. паркта 11.00-14.00 сәгатьтә “Балачак чемпионаты” үтәчәк, анда һәркем катнаша ала. Программада – спорт уеннары, бию буенча мастер-класслар һ.б.
А.Фәизов сөйләгәнчә, шәһәрдә тематик чаралар да узачак – мәсәлән, “Гарри Поттер” турында фильмнар һәм романнарны яратучылар өчен 15.00 сәгатьтә “Крылья советов” паркында әлеге фильм мотивлары буенча күңел ачу программасы башлана, аның Гайдар ис. яшьләр үзәге әзерләгән.
16.00 сәгатьтә Урицкий паркында Казанның Балалар клубы катнашучылары судно модельләштерү, авиамодельләштерү һәм автомодельләштерү буенча үзләренең белемнәрен күрсәтәчәк.
А.Фәизов сүзләре буенча, аерым игътибар аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга биреләчәк. Алар Г.Камал ис. театрга һәм Яшь тамашачы театрына бара алачак. Моннан тыш, шәһәр паркларында һәм скверларында гаилә фестивальләре һәм спектакльләре, шулай ук сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм социаль яктан якланмаган балалар өчен хәйрия акцияләре үтәчәк.
“Күп санлы чаралар ярдәмендә балаларга бәйрәм ошар, дип уйлыйбыз”, - диде А.Фәизов.
“Балалар – безнең иң кадерле әйберебез, алар өчен яшибез, алар өчен эшлибез. Һәр чорның үз куркынычы барлыгын онытырга ярамый. Без чәчәк, су чәчәге һәм башка шундый авыруларны җиңдек. Ләкин бүгенге балаларга социаль-технологик характердагы куркыныч яный, - дип саный И.Метшин. – Виртуаль дөнья, компьютерлар – баш миен үстерә, ләкин сәламәтлек өчен бик үк файдалы түгел. Безнең бурычыбыз – физик һәм рухи яктан сәламәт буын үстерергә. Балаларны яклау көне алдыннан әлеге куркынычка каршы тору ысуллары турында уйларга кирәк”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Билгеләп үтәргә кирәк, 1 июньдә генә түгел, ә атна дәвамында Казанда яшүсмерләр клубларында, китапханәләрдә, мәктәп каршындагы лагерьларда, паркларда һәм мәдәни үзәкләрдә күп төрле тематик чаралар узачак.


 http://sahne.ru/сайтыннан алынды


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ